Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада торак алуда алданучылар штаб төземәкче


Каршылык чарасы
Каршылык чарасы

6 октябрь Уфа коммунистлары торак алуда алданучылар мәнфәгатен кайгыртып үткәргән чарада алда торган сайлаулар мәсьәләсен күтәрде.

Чара башкаланың Дим бистәсендә узды. Кулларда “Социаль гаделлек өчен!”, “Лаеклы тормыш өчен!”, “Хакимияттәге караклар, торакларыбызны бирегез!”, ”Русия – алданган торак алучылар иле”, “Минем фатирым кая?” кебек шигарләрне күрергә була иде.

Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

Каршылык чарасында төп чыгышны республика коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин ясады. “Алданган торак алучыларны хакимият тә, прокуратура да, мәхкәмәләр дә якламый. Ил буенча 33 субьектта 215, Башкортстанда 30 туңдырылган йорт исәпләнә. Хакимият гади халыкны якламый, алар түрәләр һәм олигархлар мәнфәгатенә эшли. Соңгы ярты елда илдәге 28 олигарх байлыкларын 17 миллиард долларга арттырган. Илдәге ун кешенең тугызы фәкыйрьлек дәрәҗәсенә төшкән. Торак алуда алдану социаль проблема гына түгел, бу - сәяси проблема”, диде Котлыгуҗин ​һәм хакимиятне алыштырырга кирәклеген белдерде. Ул шулай ук 24 ел элек Русия Югары шурасының утка тотылуын искә төшереп, “ул көннәрдә социализмның соңгы утравы юкка чыкты”, диде.

Юрий Беляков
Юрий Беляков

Республика коммунистлары бюросының хокук буенча сәркатибе Юрий Беляков: “Ил буенча алданучыларның күрелгән зыяны миллиардлар белән исәпләнә. Башкортстанда торак алуда алданучылар саны 3500 кеше. Бу бик күп. Республика җитәкчелеге аларга сүздә генә ярдәм күрсәтә. Без алданучыларның штабын төзергә, интернетта сәхифәләрен булдырырга тиеш. Оешырга һәм көрәшергә кирәк”, диде.

Вадим Садыйков
Вадим Садыйков

Республика коммунистлары бюросы әгъзасы Вадим Садыйков: “Дәүләт торак алуда алданучыларның хәленә керми. Ул гына да түгел, төзелеш мәсьәләләрендә качып калырга җыена. Яңа кануннар буенча дәүләт төзелештә катнашмый, бары тик күзәтеп, контрольдә тотып, җир бүлеп кенә торачак. Дәүләт булдыксызга әйләнеп бара. Хакимият халыкка хезмәт итми”, дип чыгыш ясады.

Ян Двинский
Ян Двинский

Республика комсомолы оешмасының беренче сәркатибе Ян Двинский: “Илдә аеруча яшьләрнең хәле авыр. Алар ипотека ала алмый, чөнки хезмәт хаклары җитми. Бер өлеше төзелешләргә акча салып алдана. Мин үзем дә алдана язып калдым”, дип чыгыш ясады.

Ольга Шымко
Ольга Шымко

Чара ахырында торак алуда алданучылар сүз алды. Ольга Шымко: “Мин 10 ел буе мәхкәмәләшеп, җиңүгә ирештем. Ләкин акчаларымны кайтаручы юк. Дәүләт ул төзелеш кампанияләренә җир биргән, рөхсәт иткән, ничек итеп ул безнең мәсьәләләрне чишә алмый соң? Моны берничек тә аңлап булмый”, диде.

Халидә Гомәрова
Халидә Гомәрова

Чарада катнашучы Халидә Гомәрова: “Мин бер бүлмәле фатир алу өчен 1 миллион 570 мең сум акчамны салган идем. Акча да юк, фатир да юк. Ә бит телевизордагы тапшыруларга караганда, халык оҗмахта яши. Без бирешмәскә, берләшергә һәм көрәшергә тиеш. Шунсыз бу хакимияткә аңлатып булмый”, диде.

Шигарләр
Шигарләр

Алданучылардан тагы берничә кеше чыгыш ясады. Алар арасында үзләренең хокукларын яклаучы коммунистлар фиркасенә рәхмәт әйтеп, сайлауларда катнашырга чакыручылар да булды.

Фирка әгъзасы булырга чакыру
Фирка әгъзасы булырга чакыру

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Башкортстан җитәкчесе, шулай ук Стәрлетамак, Нефтекама һәм башка шәһәр башлыкларыннан гаеплеләрне җаваплылыкка тарттырырга, халыкка күрелгән зыянны кайтарырга таләп ителгән. Резолюциядә шулай ук илдә торак төзүдә алдашулар булмасын өчен канун кабул итәргә дә таләп ителгән.

Шигар артына качып
Шигар артына качып

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG