Accessibility links

Европа Шурасының Парламент ассамблеясе (ПАСЕ) оешмага керүче барлык 47 ил катнашында Европа Шурасының дүртенче саммитын уздырырга тәкъдим итә.

Страсбургта Парламент ассамблеясенең пленар сессиясендә кабул ителгән резолюциядә язылганча, Европада һәм аның тирәсендәге сәяси үзгәрешләр континеттагы илләрнең бербөтенлегенә яный, диелә. Терактлар куркынычы, евроскептицизм, милләтчелек, популизм, ксенофобоия кебек күренешләрнең артуы, ачык һәм ябык низаглар, аннексия һәм оккупация фактлары - болар барысы да кыйтганың иминлегенә яный, диелә.

Әлеге күренешләрнең исәпкә алып, ПАСЕ югары даирәләр катнашында киң форум җыярга кирәк, дип саный.

Саммитның төп темалары буларак кеше хокукларын, демократия нигезләрен яклау системын ныгыту, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең йогынтысын көчәйтү, аның карарларын илләр тарафыннан үтәлешен тәэмин итү тәкъдим ителә.

Соңгы җыен Варшауда 2005 елда буган иде.

Европа Шурасына 1949 елда нигез салынган һәм ул Европада иң "өлкән" халыкара оешма булып тора. Аның иң зур уңышы дип Кеше хокуклары һәм төп ирекләрне яклау Европа конвенциясенең кабул ителүе санала.

2014 елда Кырымны аннексияләгән һәм Украинаның көнчыгышында сепартистларга ярдәм иткәне өчен Русиядән ПАСЕда тавыш бирү хокукы алынды. Русия парламентарийлары ассамблея утырышларында катнашу, чыгыш ясау һәм комитетларда эшләү хокукына гына ия.

Әлеге очрактан соң Мәскәү каршылык йөзеннән Европа Шурасының Парламент ассамблеясе сессияләрендә катнашудан баш тартты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG