Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватан" радиосы телне башкорт җырлары белән якларга тели


"Ватан" радиосы телне башкорт җырлары белән якламакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:26 0:00

Башкорт телендә эшли башлаган "Ватан" радиосы 20 октябрь үзенең исем туен уздыра. Радио җитәкчелеге башкорт теленә янаган куркынычка милли җырлар белән җавап бирергә тели.

Вильдан Галин җитәкчелегендәге бер төркем яшьләр республика мәгарифендә соңгы айларда башкорт теленә янаган куркынычка башкорт телендә җырланган меңнәрчә җыр белән җавап бирергә дигән карарга килгән.

Моңарчы без башкорт теле бар һәм ул гел укытылачак дип уйлаган булсак, хәзер инде аны сакларга кирәклеген аңладык

"Республикада башкорт теленә, аны укытуга бәйле аңлашылмаучанлыклар безгә бу радионы ачарга этәргеч бирде. Нәкъ менә шушы хәл бездә телгә тагын да кадерлерәк, игътибарлырак караш уятты. Моңарчы без башкорт теле бар һәм ул һичшиксез укытылачак дип уйлаган булсак, хәзер инде, башкорт телеме ул, татар телеме, чуаш телеме, аны сакларга, үстерергә һәм заман белән бергә камилләштетергә кирәклеген аңладык" диде Азатлыкка Галин.

"Ватан" радиосы, башкорт телен дөньяга таныту гына түгел, ә бар дөньяга сибелгән башкортларны берләштерү максатын да куя. Галин әйтүенчә, һәр башкорт үз эш урынында телне саклауга һәм үстерүгә аз гына булса да өлеш кертсә, башкорт телен куллану даирәсе күпкә киңәер иде.

Интернет радио 20 октябрь исем туе уздырып рәсми рәвештә эшли башлавын белдерә.

Эфир тик башкорт җырлары белән генә тутырылачак. Бу эш белән моңарчы башкорт яшьләре өчен дискотекалар оештыручы булган Фатих Муллахмәтов шөгыльләнә.

"Яңа гына эшли башласак та, безне кичә 449 кеше тыңлаган. Безне Уфа, Казан, Самар, Екатеринбурда тыңлыйлар. Хәтта АКШ, Төркия, Украина һәм Согуд Гарәбстанында да тыңлаучыларыбыз бар" ди Муллахмәтов.

"Ватан" радиосының Уфадагы иң зур күңел ачу үзәкләренең берсендә узачак исем туена республиканың барлык танылган башкорт сәхнә йолдызлары чакырылган.

Сентябрьдә тәүлек буе кырымтатар телендә сөйләүче CANLI Radio (Җанлы радио) эшли башлаган иде. Аны кырымтатар журналисты Наҗия Феми оештырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG