Мәхкәмә фикеренчә, референдум "Конституциянең өстенлеге, дәүләт суверенитеты һәм испан халкының аерылгысыз бердәмлегенә" каршы килә. Бу хакта El Pais хәбәр итә.
11 октябрьдә Каталония башлыгы Карлес Пучдемон төбәкнең бәйсезлеге турында декларация имзалады. Документта Каталония "бәйсез республика" була, диелә, ләкин Испаниядән аерылып чыгуны игълан итү турында декларациядә әйтелми. Пучдемон бәйсезлек игълан итүнең төгәл көнен әлегә атый алмавын белдерде һәм Испания хөкүмәтенә әлеге темага ике айлык сөйләшүләр уздыруны тәкъдим итте.
1 октябрьдә Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Төбәк җитәкчелеге белдерүләренә караганда, анда катнашкан сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш биргән. Испания патшасы Филипп VI һәм Испания премьер-министры референдум нәтиҗәләрен танымады һәм аны канунсыз дип атады.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.