Accessibility links

Төркем Собчактан милли мәсьәләне үзенең сайлау алды програмына кертүне сорый һәм Русия халыкларының хокукларын “титуллы яки титулсыз”га бүлмичә бертигез якларга әзер торучы президентлыкка намзәт булачагына өметләнә.

Вконтакте сайтында "Татарлар Собчак өчен" дип аталган инициатив төркем оешты. Ул Русия президентлыгына үз намзәтен күрсәтергә җыенучы журналист, җәмәгать эшлеклесе Ксения Собчакка ачык хат юллады.

Мөрәҗәгатьтә бүгенге көндә мәктәпләрдә ана телләрен ихтыяри укытуны прокуратура тикшерүен искә төшерелә, 2800 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшчез калырга мөмкин дигән борчылу белдерелә. “Конституция гаранты” булган Русия президентының моңа этәргеч биргән сүзләре Русия Конституциясенә, кайбер федераль кануннарга һәм республика Конституцияләренә каршы килә, диелә хатта.

Мөрәҗәгать авторлары билгеләп узуынча, милли телләр мәктәпләрдә 25 ел дәвамында укытылып килде һәм бу моңарчы беркемгә дә комачауламады. Шул ук вакытта хатта урыс теленең дә арткы планда калмавына игътибар бирелә. Урыс теленнән Татарстандагы БДИ нәтиҗәләре хәтта Петербур нәтиҗәләренә караганда да, яхшырак, диелә.

Авторлар язуынча, Татарстан мәгариф системының илдә иң яхшыларыннан булуын федераль түрәләр дә таный, ләкин аларның максаты – милли мәгариф системнарын сындыру, тиз араларда республикаларны сүтү (демонтировать) һәм мәдәни, милли, менталь, сәяси яки телләргә бәйле "башка төрлелекне" бастыру.

Error rendering VK.

"Асылда сан ягыннан Русиядә икенче торган татарлар милли мәгариф системысыз калды: баштарак бездән мили югары ук йортларын булдыру хокукын алдылар, ә хәзер милли мәктәп калдыкларын да бетерергә телиләр. Башка халыкларның хәле тагын да авыррак. Илнең бар халкының да диярлек фундаменталь хокуклары бозылган. Мәскәү урыс булмаган халыкларны бастыруның империячел мантыйгын кабат тормышка ашыра. Без моны бер үттек инде, ил өчен яхшылык белән тәмамланмады", диелә хатта.

"Сезнең әтиегез яңа Русиянең беренче демократ-сәясәтчеләренең берсе булды. Ул илдә чын демократик һәм федератив принципларның булдырылуы өчен хезмәт куйды. Сез дә аның авыр эшен – ирек һәм намус, канунилык һәм хокук өчен көрәшне лаеклы дәвам итә алырсез, дип өметләнәбез," дип яза мөрәҗәгать авторлары.

Хатта шулай ук Татарстанның алдынгы төбәк булуы, республикада урыслар һәм татарларның, мөселманнар һәм христианнарның тыныч яшәүләре турында әйтелә. Инициатив төркем Ксения Собчактан милли мәсьәләне үзенең сайлау алды програмына кертүне сорый һәм Русия халыкларының хокукларын “титуллы яки титулсыз”га бүлмичә бертигез якларга әзер булучы президентлыкка намзәт булачагына өметләнә.

20 июль Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Путин урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту ярамаган хәл булуын әйткән иде.

Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты. Октябрьдә мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре башланды.

Башкорт һәм татар җәмәгатьчелеге моңа каршы булуларын белдереп чыгышлар ясый. Башкорт теле укытучылары, Башкорт Корылтае, Татар яшьләре форумы, татар ата-аналары, татар язучылары, Татар голәмә шурасы төрле даирәләргә мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар юллады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG