Accessibility links

26 октябрь Азатлыкның җанлы эфирын кесә телефоны аша караганда күзләремнән яшь тамды. Бер төркем хатын-кыз һәм ир-ат Дәүләт шурасы бинасы алдында җыелып "Туган телне" җырлап торды. Башымнан уй йөгереп узды – безнең җитәкчеләр шушы Тукай шигырен милли маршка әверелдерергә курыктылар. Алар "Мәскәү ни әйтер" дип руслар уйламас борын ук алар урынына уйлыйлар. 1992 елда Дөнья татар кoнгресында катнашканда татар радиосы җитәкчесенең "Миңа русчамы, татарчамы - барыбер" дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый. Ул чакта мин бу - манкорт дип уйлаган идем. Ләкин ул совет заманында тәрбияләнгән татар кешесе икән. Аларның күбесе әле дә хакимияттә утыра. Инде алардан татар телен саклауны ничек көтәргә?

Без ерак диаспорада яшәүче татарлар анда-санда безгә хәтле килеп җиткән татарча җырлар (мисалга, Финляндиягә килгән Илһам Шакир һәм башкалар), китап яки журналар сәбәпле Татарстанда гөрләтеп татарча сөйләшәләр дип уйлый идек. Беренче мәртәбә Казанга кайтып урамга чыккач, нәкъ Русиянең йөрәгенә килеп төшкән сыман булдык.

Надир Дәүләт
Надир Дәүләт

Мин һәр чыгышымда "татар теленә функция бирергә!" дигәндә бу фанатик ахмак ни әйтә диючеләр байтак булгандыр. Бу фанатизм анам белән атам лагерьларда яткач һәм сөргеннәргә җибәрелеп аларны белмичә, күрмичә үскәч, тагын да көчәйгән булырга тиеш. Быел дөнья күргән "Ерак диаспорага чәчелгән татарлар" исемле китабымда аңлатырга тырыштым кебек, без татар телен, әдәбиятын, рухын, гореф-гадәтләрен яшәтергә тырыштык. Дөрес, өченче буында инде бу югалды дип әйтә алам. Ләкин татарның кыйбласы Казанда бу югалмаска тиеш иде. Төрекләр әйтмешли "битараф булган бәртараф (юк) була". Бүген депутатларыбыз туган телгә колак салмады. Җылы урыннарынан торып үз халкы белән кочаклашмадылар. Аларны бит шушы халык сайлаган иде.

Татарстан президенты төрле илләргә сәфәр йөри. Моның кемгә файдасы булды?

Татарстан президенты төрле илләргә сәфәргә йөри. Аның кебек күп ил гизгән бер генә автономияле илнең җитәкчесе дә юктыр. Моның кемгә файдасы булды? Татар газет-журналларынын санын һәм сыйфатын күтәрергәме? Татар киң күләм мәгълүмат чараларын: телевидение, радио, интернет битләрен дөньякүләм дәрәҗәгә чыгаругамы? Татар сәнгатен һәм сәнгатькәрләрен үстерергәме? Дөрес, татар телен белмәгәннәр өчен боларга акча түгүнең кирәге дә юк. Аның урнына бер коттедж салсак, ичмасам мәңгегә калыр дип уйлыйлар. Мин чит илдән торып сезләргә үгет-нәсихәт бирә алмый. Һәрдаим ишеткән бер тәнкыйть исемә төште: "син бездәге хәлләрне белмисең" диләр. Дуслар, чынбарлык ямьсез һәм куркыныч һәм аны читтән дә күреп була дип әйтәм.

"Мәскәүләр тотса якаң" дигән 465 еллык курку бар. Шулай да бу информация чорында бернинди ил дә башкаларга ишеттермәслек итеп явызлыклар ясый алмый. Шуның өчен безне бер-беребезгә кырдыралар. "Татарча булмаса да рәхәтләнеп яшибез бит!" дигәннәр шуны оныталар, аларны һич бер вакытта да "безнең урысыбыз" дип кабул итмәячәкләр. Теләсәләр дә, теләмәсәләр дә алар өстендә дөньяда террорчы саналган мөселманлык тамгасы бар. Бу юлларны минем өчен матур, мәгънәле, сөйкемле, әнинең җырлары янгыраган ана телемне юк итәргә тырышучыларга күпергән ачуым яздыра.

Бу юлларны ана телемне юк итәргә тырышучыларга күпергән ачуым яздыра

Чынбарлык шул: Русиядә 5,5 миллион, якын һәм ерак диаспораларда бер миллион чамасы халыкның ана теле тиз генә юк булмас. Татар халкы Мәскәү әзерләгән статистикалардан күбрәк булырга тиеш. Мәгълүм ки, җанисәп белән алар татар халкын да бүләргә маташкан иде. Хәзер дә тырышалар.

Байтак кына аз санлы төрки халыкның һәм башка вак халыкларның телләре якын киләчәктә юкка чыгачак. Чөнки күбесе совет чорында торгызылган, кайберләре ясалма рәвештә әдәби тел дәрәҗәсенә күтәрелгән иде. Аларның тарихи тамыры, нигезе юк. Әнә шуңа күрә дәүләт ярдәме тукталу сәбәпле юкка чыгалар. Татар теле өчен әлегә андый куркыныч юк. Ләкин патша вакытында Ильминскийлар, совет чорында совет кешесе тудырырга тырышкан идеологлар, хәзер исә тик акча артыннан гына йөгергән түрәләр сәбәпле "руслашу" процессы дәвам итә. Һәрбер оешмада күз буяу өчен генә булса да имеш башында татарлар утыра, аларның кайберләре татарча да белми яки кулланырга ояла.

Түрәләр халыкны милли байлыклардан ераклаштыру өчен дингә ябыштылар. Сабантуйлар белән күз буяу дәвам итә. Имеш ул – татарның иң зур бәйрәме. Алайса татар бик мескен хәлдә, авылыннан чыгалмаган. Кайда аның Алмас бийе, Чыңгыз, Бату ханнары, кайда Алтын Урда? Нигә болар белән горурлана алмыйбыз? Асылда мәсьәлә ана телендә генә түгел. Проблема бик тирәндә ята. Без, читтәгеләр, илдәге хәлләрне кайгы белән күзәтеп барабыз. Ләкин өметебезне югалтмыйбыз һәм югалтмаячакбыз.

Надир Дәүләт
Төркия

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG