Accessibility links

Татар теле һаман да читкә тибәрелә


Татар теле дәресе, архив фотосы
Татар теле дәресе, архив фотосы

Республика мәктәпләрендә дәүләт телләрен укыту мәсьәләсе тирәсендә бәхәс кискенләшкән саен җәмгыятьтәге татар теленә каршы хәрәкәтнең халык эченнән түгел, ә читтән идарә ителүе ачыкланып килә.

Хәтерегездә булса, "ут белән уйнау" махсус ясалган видеороликтан, Алеша исемле малайның рус телендә үзен татар дип атавыннан башланып киткән иде. Ә филтә янында ут белән йөрүне без Йошкар-Олада узган мәгълүм утырыштан күреп калдык. Инде менә "ут капты" дисәк тә була.

"Факультатив буын" татар кешеләренең күпчелеге хәзер үз балалары белән ана телендә сөйләшә алмый

Татарстан республикасында мәктәп укучылары рус телен камил белү ягыннан Русиядә Мәскәүдән кала икенче урында булса да, җәмгыятьтә ясалма рәвештә рус телен укыту сәгатьләре җитмәү шигаре яңгыратыла. Тик асыл максат рус телен белү дәрәҗәсен күтәрү түгел, ә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен киметә бару һәм факультативка калдыру икәнлеге рәсми игълан әйтелми. Ә факультативның нәрсә икәнен без яхшы беләбез – 1990нчы елларга кадәр шәһәр җирендә шул булды. “Факультатив буын” татар кешеләренең күпчелеге хәзер үз балалары белән ана телендә сөйләшә алмый.

Дәүләт телләре канунын иң элек үзе хакимият үтәми

1992 елда Татарстан Дәүләт шурасы республикада татар һәм рус телләрен тигез хокуклы дәүләт телләре дип канун кабул иткән иде. Шуны да билгеләп үтик, әлеге әһәмиятле канун депутатларның шәхси башлангычы белән яки үзләре теләгәнгә түгел, ә халык гозере шундый булганга күрә кабул ителде. Ягъни, татар телен дәүләт теле, мәҗбүри тел итү - ул халык теләге.

Канун булгач, аның үтәлеше өчен җаваплылык иң элек дәүләттә һәм аның структураларында булырга тиеш. Тормышта исә без шуның нәкъ киресен күрәбез: хөкүмәт аппараты оешмалары булсынмы ул, җирле хакимиятләрме – барысы да әлеге канунны әйләнеп узу җаен алдан уйлап тапканнар булып чыкты.

Дәүләт телләре турындагы канун кабул ителгәннән бирле, ягъни чирек гасыр буена Татарстан хакимияте үзе аны үтәүдән баш тартып килә

Татар телендә хат яки мөрәҗәгать белән республиканың нинди дә булса хакимият оешмасына мөрәҗәгать итсәк, безгә җавап хаты, канун кушканча, кайберләре татар телендә дә килергә мөмкин. Татарча сорадыгызмы – канәгать булыгыз – менә сезгә татарча җавап, янәсе. Тик шуны беләбез, әлеге җавап хаты башта рус телендә язылып, аннары аны берәр нинди тәрҗемәче Мингаян ханым татар теленә “аударып”, безгә шул тәрҗемәне җибәрәләр. Димәк, Дәүләт телләре турындагы канун кабул ителгәннән бирле, ягъни чирек гасыр буена Татарстан хакимияте үзе аны үтәүдән баш тартып килә.

Татарстан рәсми хакимияте егерме биш ел эчендә ничә хезмәткәрен татар телле белгеч итеп яңадан әзерләде икән? Берне дә әзерләмәгәндер.

Миллениум галәмәтләре

Яңа гасыр башланыр алдыннан Русиянең төрле глоба-футурологлары миллениумның зур үзгәрешләр китерәчәген фаразлаган иде. Күрдек –себерүчесе дә, себеркесе дә алышынды дигәндәй.

Һәм шулчак меңъеллык галәмәтләренең тәэсире сизелде – Татарстанда ата-аналар балаларын мәктәптә татар телендә укытуга каршы чыга дигән сәер сүз таралды. Татарстан шәһәр һәм район үзәкләре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын гына калдыру хәрәкәте башланды, башка фәннәр – рус телендә укытуга күчерелде.

Әлеге команда Казанга килгәнче татарча укытып яткан Чаллы мәктәпләрендә укыту процессын урыслаштырып өлгергән иде

Шул чорда Татарстанда мәгариф министрлыгын Фарис Харисов җитәкләде. Ә 2004 елда аңа алмашка Чаллыдан Рәис Шәйхелисламов җитәкчелегендәге команда килде. Әлеге командага кергән кайбер педагоглар Казанга министрлыкка килгәнче татарча укытып яткан Чаллы мәктәпләрендә укыту процессын урыслаштырып өлгергән иде. Моны алар мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары һәм укытучылар кулы белән эшләде.

Аннары әлеге “новатор”ларның татар теле һәм әдәбиятыннан тыш башка фәннәрне рус телендә укытуга күчерү тәҗрибәсе республика күләмендә җәелдерелде.

Республика мәгариф идарәләре һәм мәгариф министрлыгы озак еллар, бездә илле проценттан артык укучы татар телендә белем ала дип ялганга корылган хисаплар биреп ятты. Гәрчә барлык фәннәрдән татар телендә белем алу белән аерым “татар теле” фәнен укуны бер үк нәрсә түгел икәнен мәгариф структураларында яхшы белсәләр дә.

Татарстанда татар балаларына фәннәрне татар телендә массакүләм укыту мәсьәләсе әлегәчә хәл ителми кала бирә. Барлык фәннәрдән татар телендә белем алу хокукы - татар баласының тумыштан бирелгән хокукы ул. Нинди статуслы мәктәптә укыса да: гимназия, лицей, урта яки катнаш мәктәпме ул – татар баласы татар телендә укырга хокуклы.

Республикада татар кешесенә дә, башка милләт кешесенә дә бер үк белем алу шарты куеп булмый, әлбәттә. Әгәр татар укучысы тулысы белән ана телендә белем алып, ә башка милләт укучылары мәктәптә татар теле фәннәрен өйрәнсә, җәмгыятьтә хәзерге ише каршылыклар булмас иде.

Дамир Шәйхетдин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG