Accessibility links

Уфада Сәяси золым корбаннарын искә алу чарасы булып үтте. Анда шәхес шөһрәтеннән газап күргәннәрнең варислары, шулай ук хакимият вәкилләре дә килгән иде.

Хәтер чарасы, гадәттәгечә, Уфа үзәгендәге Октябрьнең 50 еллыгы паркында үтте. Анда сәяси золым корбаннары истәлегенә һәйкәл куелган. Чарага Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Газизов һәм башка рәсми кешеләр дә килде.

Элекке елларда йөздән артык кеше килгән булса, быел катнашучылар нибары утызлап кына. Алар арасында үзләре сөрген михнәтләре кичергәннәр дә, репрессиягә эләгүчеләрнең балалары да бар.

Зөһрә Фәтхуллина
Зөһрә Фәтхуллина

Башкортстандагы Сәяси золым корбаннары берләшмәсен бу оешманы 1991 елда төзегән, берничә ел элек вафат булган репрессия корбаны Маһинур Үтәбаеваның кызы Зөһрә Фәтхуллина җитәкли. Бу көн уңаеннан ул Азатлыкка: "Безнең илдә миллионнарча гаепсез кешене юк иткән Сталин режимы кабәхәтлекләрен онытырга хакыбыз юк. Бүгенге көндә кайберәүләр шул чорны сагына башлады, Сталинга һәйкәлләр куела. Бу бик тә шомлы хәлләр. Бер гаепсезгә сөргеннәрдә ятып калучылар рухыннан көлү бит бу. Аңлы булсак иде", дип белдерде.

Хәтер чарасында Уфа Җәмигъ мәчете имамы һәм Урыс православ чиркәве побы да чыгыш ясады. Бер сәгатькә якын дәвам иткән җыен һәйкәл алдына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Хакимиятләр соңгы елларда Хәтер көненә игътибарны шактый киметте. Узган елларда зур мәдәният сараенда матур концерт күрсәтелә, чарада катнашучыларга бүләкләр тапшырыла иде. Хәзер исә акча юкка сылтаналар.

29 октябрь башка бер төркем сәяси золым корбаннарын искә алу чарасын Уфаның Сергиев зиратында уздырды. Андан мөселман руханилары катнашмады.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанның 50 меңнән артык кешесе репрессияләргә эләгә. Әмма бәйсез тикшерүчеләр әйтүенчә, бу сан байтакка күбрәк, чөнки кулак мөһере сугылып сөргенгә озатучылар да, хәрби әсир дип кулга алынып юкка чыгучылар да исәпкә җентекле кертелмәгән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG