Accessibility links

Полиция Айрат Шакировны җаваплылыкка тарттырыр өчен прокурордан рөхсәт сораячак


Айрат Шакиров митингта (сулдан өченче)

7 ноябрьдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе дүшәмбе митингта тоткарланган татар активисты Айрат Шакировның административ эшен карый алмады. Активист бүлге сайлау комиссиясе әгъзасы булу сәбәпле, аның эшен карар өчен прокуратура рөхсәте кирәк.

Шакиров "Idel.Реалии"га сөйләвенчә, аңа сишәмбе иртән полициядән шалтыратканнар һәм бүлеккә килергә тәкъдим иткәннәр. Активист баш тарткан. "Без күрештек инде, дидем. Мин мәхкәмәгә килдем һәм утырышны көттем. Ахыр чиктә полиция хезмәктәре килде һәм минем сайлау бүлгесе комиссиясе әгъзасы булуым сәбәпле, мине җаваплылыкка тарттырыр өчен Татарстан прокуроры рөхсәте кирәк, диде. Нәтиҗәдә мәхкәмә утырышы булмады", ди Шакиров.

6 ноябрь Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан Татар иҗтимагый үзәге Казанда концерт-митинг уздырды. Чара ахырында полиция хезмәткәрләре милли хәрәкәт вәкиле Айрат Шакировны тоткарлап полиция бүлегенә алып китте. Соңрак аны чыгардылар.

"Мин чара вакытында чыгышымда яшьләр татар теле өчен мәйданга чыгарга риза дип әйткән идем. Бүген Биектауда байракчыклар тараттык, шул вакытта яшьләр миңа татар теле өчен борчылуларын һәм мәйданга чыгарга риза булуларын әйтте. Мин моңа үзем дә гаҗәпләндем. Әле бу хәлләргә милли хәрәкәт вәкилләре генә борчылып йөри дип уйлый идем. Алай түгел икән. Шул хакта үз чыгышымда әйттем һәм шуның өчен мине полиция бүлегенә алып киттеләр", дигән иде Шакиров Азатлыкка.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG