Премьер сүзләренчә, Британия агрессия корбаннарына ярдәм итүне дәвам итәчәк.
Мэй Русияне Украина көнчыгышында көч куллануда, берничә Европа иленең күк чиген бозуда һәм киберһөҗүмнәр оештыруда гаепләде. Ул шулай ук Русия сайлауларга тыкшына, Дания саклану министры, Германия парламенты сайтларына һөҗүм оештырды, Русия матбугат чаралары тарихны ялганлап күрсәтә, дип белдерде.
Премьер-министр сүзләренчә, Британия хөкүмәте Русия дошманлыгына каршы тору һәм Украинага хәрби һәм икътисади ярдәм күрсәтә алу өчен НАТОны үзгәртеп кору өстендә эшли.
"Без Русия гамәлләренә каршы торачакбыз", ди Тереза Мэй. Ул шулай ук әгәр Русия тынычлык ныгытуга ярдәм итсә, Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга теләвен дә әйтте. "Русия кайчан да булса башка юлны сайлар. Ләкин Русия бу юлга басканчы, әлегә без үзебезнең мәнфәгатьләрне һәм халыкара тәртипне яклар өчен бергәләп эш итәчәкбез", ди Мэй.
Европа илләре арасында иң зур хәрби бюджет Британиядә. Аның дипломатик һәм күзләү хезмәтләре Европада иң зурлардан санала.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.