Accessibility links

15 ноябрь Казанда халыкара ПЕН-клубның татар үзәге вәкилләре утырышы узды. Утырышта татар телен дәүләт теле буларак саклап калу мәсьәләсе күтәрелде. Бу уңайдан алар Русия президенты Владимир Путинга, баш прокурор Юрий Чайкага, мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага, мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцовка мөрәҗәгать әзерләде.

Үзәкнең президенты, дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев әйтүенчә, әлеге мөрәҗәгать, кушылуларын сорап, ПЕН-клубның башка үзәкләренә дә юлланачак.

Ни өчен татар ПЕН-үзәге шушы көнгә кадәр мөрәҗәгать белән чыкмаган соң? Үзәкнең башкарма мөдире Әхәт Мушинский әйтүенчә, бусы – гомумиләштерүче чара.

Әхәт Мушинский
Әхәт Мушинский

– Русия президентына, мәгариф министрына мөрәҗәгатьләр күп булды. Ә бусы – гомумиләштерелгән мөрәҗәгать. Тел мәсьәләсендә ачыктан-ачык каршы тору, бәхәс бара. Мәктәпләрдә билгесезлекне тәртипсезлек алмаштырды. Укытучыларны эштән алу белән куркыталар. Ә бит Путин Русия Конституциясенә дә, Татарстан Конституциясенә дә, мәгариф турындагы канунга да каршы килгән фикер әйтте. Бу фикер уйланылмаган күрсәтмәләргә, шул күрсәтмәләрне тормышка ашыруның штурм төсмерен алуына китерде. Уйларга, үлчәргә кирәк иде. Без ПЕН-клуб әгъзалары мәгарифтәге тел стандартларын карауны педагогларның август киңәшмәсенә калдыруны сорыйбыз.

– Сез татар теле дәүләт теле дәрәҗәсен саклар дип уйлыйсызмы?

– Дөресен генә әйткәндә, хәзер шикләнәм инде.

– Татар ПЕН-үзәгенең моңарчы мондый җитди мәсьәләләрне күтәргәне булдымы?

Латин имласы белән дә чигендек. Бүгенге хәлләр шул 2002 елның дәвамы булып тоела

– 2002, 2004 елларда язучыларның халыкара конгрессы корылтаенда без латин графикасына күчү мәсьәләсен күтәргән идек. Анда 140 ил вәкиле, халыкның үз алфавитын кабул итәргә хакы бар дип, безне хуплап бердәм тавыш бирде. Монда кайттык, безне Төркия шпионнарына чыгарганнар икән. Китте шалтыратулар, нәрсәгә кирәк ул сезгә дип битәрләү, үгетләүләр. Беренче утырышта безне хупласалар, икенчесендә инде без бу теләкне тормышка ашыру юлына бастык, Русия президентына хатлар әзерләдек. Мәсьәлә һавада эленеп калды. Ул чакта да чигендек. Болай булгач, тагын да чигенәчәкбез дип уйлаган идем, кызганыч, шулай килеп чыкты. Миңа бу хәлләр 2002 елдагы мәсьәләнең дәвамы булып тоелды.

Разил Вәлиев, бу мөрәҗәгать телне яклау эшенең дәвам итүенә дәлил, дип белдерде һәм мондый чыгышлар дәвамлы булсын иде дигән теләген дә әйтте.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Русия һәм Татарстан кануннары нигезендә дә татар телен дәүләт теле буларак укытырга тулы хакыбыз бар. Моңа беркем дә каршы килә алмый. Әмма кануннарны белепме, белмичәме, махсус каршылык китереп чыгардылар. Бу хакта мин 23 октябрьдә Махачкалада чыгыш ясадым. Бу чыгыштан соң бөтен милли республикалар ду купты. Алар йоклап та ятмаган, ләкин туган телләрен яклап бер гамәл дә кылмаган. Бу мәсьәләдә без Татарстанга карап торабыз, диләр. Карап тормагыз, эшләгез дә, дим. Шунысы да кызыклы: анда 20 милли республикадан вәкил килгән иде. Якутиянең парламент рәисе биш мең чакрым ара узарга авырсынмаган, бер Башкортстаннан гына вәкил күренмәде.

Бүгенге көндә Татарстан мәгариф министры Русия мәгариф министрына яңа тәкъдим тапшырды. Анда урыс телен укытуны Русия мәгариф министры күпме таләп иткән, шул дәрәҗәгә китерү турында да язылган. Дөрес, урыс теле 5-6нчы сыйныфларда кимрәк укытылган булган, хәзер ул федераль стандартларга туры китереләчәк. Ике сәгать татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытырга дигән пункт та язылган.

Аннан соң укучыга, кайсы милләттән булуына карап, туган телен сайларга ирек бирү турында язылган. Туган телем – урыс теле дип язучыларга урыс теле тагын 2-3 сәгатькә артачак. Иртәгә, 16 ноябрь бу хакта сөйләшү булачак. Әлеге тәкъдим кабул ителәме-юкмы, белербез.

Монда бер проблем килеп туа: туган телем – урыс теле дип сайлаган балалар урыс телен татар балаларына караганда күбрәк укыячак

Монда беркем дә искә алмаган тагын бер проблем килеп туа: туган телем – урыс теле дип сайлаган балалар урыс телен татар балаларына караганда күбрәк укыячак. Ә БДИда һәр укучыга таләпләр бер үк төрле. Монда бит хәзер татар ата-аналары балам урыс телен кимрәк укыды, ә таләпләр бердәй дип мәктәпне, мәгариф министрлыгын мәхкәмәгә бирә ала", диде ул.

Разил Вәлиев Татарстан мәгариф министрына бу җәһәттән тәкъдиме барлыгын да әйтте. Баксаң, Татарстан президенты ике ел элек бюджеттан телләрне өйрәнүдә бер сәгать өчен өстәмә акча бүлеп биргән булган. Бу акчаны татар балаларына рус телен өйрәтүгә тотсаң, хәл бераз тигезләнә, диде ул. Ләкин бу да канәгатьләнерлек вариант түгел, диде ПЕН-үзәк президенты. Аныңча, принципиаль сүзне әйтмәгәндә, бер генә карар да безнең файдага булмаячак.

Разил Вәлиев ачынып, Мәскәүнең бер колагы ишетми, бер күзе күрми дип әйтте. Рус җәмгыяте сүзләрен ишетә, ә татарларның бер генә мөрәҗәгатенә дә җавап булганы юк, диде ул. Депутат буларак Татарстан прокурорына сорауларын җибәргәнлеген дә хәбәр итте. Мәктәпләрне тикшергәндә ни өчен Татарстан кануннары исәпкә алынмый, дип сораган ул. Ләкин әлегәчә аңа прокурордан җавап килмәгән.

Сулдан: Әхәт Мушинский, Ркаил Зәйдулла, Гәрәй Рәхим
Сулдан: Әхәт Мушинский, Ркаил Зәйдулла, Гәрәй Рәхим

Үзәктә әгъза булып торган язучылар татар телен укыту методикасының катлаулы булуы белән килеште, әмма бер генә фәннең дә укыту алымы гади түгел бит дип тә өстәде алар. Фикер алышканнан соң, мөрәҗәгатьне имзалап, татар ата-аналарын да җаваплы булырга чакырдылар. Башкортстаннан килгән кунак, шагыйрә Халисә Мөдәррисова әти-әниләрнең туган телне сайлауда БДИны күбрәк кайгыртулары турында хәбәр итте.

Татар ПЕН-үзәге исә туган телне яклау хәрәкәтенә башка үзәкләрнең дә кушылуын көтә.

Белешмә.
Татар ПЕН-үзәге язучыларның халыкара ассоциациясенә 1996 елда кабул ителә. Үзәк эшчәнлеген халыкара ПЕН-клуб хартиясенә нигезләнеп алып бара. Ул һуманитар кыйммәтләрне яклауга, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга нигезләнгән. ПЕН-үзәкнең башлангычында Туфан Миңнуллин, Миргазыян Юныс, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев, Рафаэль Мостафин тора. Хәзерге вакытта анда 30лап әгъза бар. ПЕН-үзәк 140 илнең каләм әһелләре белән бәйләнештә тора.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG