Accessibility links

"Коррупциягә багышланган матбугат очрашуына район башлыкларын китерү – аларны ботарлауга бирүме?"


Мәскәүдә ялгыз пикетка чыккан активист. Архив фотосы

15 ноябрь Яшел Үзән, Менделеевски, Кукмара башлыклары җирле үзидарәләрдә коррупцияне кисәтүгә багышланган матбугат очрашуында журналистлар сорауларына җавап бирде. Коррупция белән бәйләнештә гауга чыккан районнарның башлыкларын, бу өлкәдә белгеч буларак, журналистлар каршына китереп утырту – аларны акларга тырышумы, әллә киресенчә "ботарларга" бирүме, дигән сорау куя журналист Искәндәр Сираҗи.

"Сираҗи сүзе" газеты нәшире, журналист Искәндәр Сираҗи бүген Русиядә коррупция булмаса бөтен эш тукталачак дип белдерә.

"Конверт белән ришвәт тотып йөрү ул символ гына. Ришвәт бирү, ришвәт алу дигән әйбер хәзер бөтенләй башкача эшләнә. Кемдер тендерлар ота, ә кемдер ул тендерларны отмый. Кемгәдер дәүләт заказлары килә, ә кемгәдер, нихәтле генә тырышмасын, килми. Әлегеләр белән чагыштырганда табиб кемнедер дәвалады һәм дәваланган кеше аның кесәсенә биш мең сум шудырган икән, аны ришвәт дип карап буламы? Бу кечкенә генә әйберләр. Ә бездә күбрәк әнә шундый вак-төяк ришвәт бирүчеләрне тоталар. Вагон белән урлаган тотылмый

Бөтен эштә түрәләрнең күпмедер дәрәҗәдә кызыксынуы була

Русия икътисады ришвәткә корылган. Юллар да төзелмәячәк, йортлар да салмаячаклар, җирләр дә сатылмаячак, бер ни дә эшләнмәячәк, хәтта мәктәпләрдәге, бакчалардагы балаларны да ашатмаячаклар. Бөтен эштә түрәләрнең күпмедер дәрәҗәдә кызыксынуы була. Йә аның туганы, яки дус эшмәкәре бу эш белән шөгыльләнә, яки уртак бизнеслары булып чыга. Ришвәт бөтен Русия күләмендә икътисадның этәргече кебек эшләп тора торган әйбер", ди Сираҗи илдә бөтен нәрсәнең коррупциягә корылганлыгын һәм күпчелек түрәләрнең бу эшнең башында торуын ассызыклап.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

15 ноябрь "Татмедиа"да үткән матбугат очрашуына Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев, Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин, Менделеевски башлыгы Валерий Чершинцевны китереп утыртуны аларны "акларга тырышумы, әллә киресенчә журналистларга "ботарларга" бирү булды микән?" дигән сорау да куя Искәндәр әфәнде.

Сиражи сүзләренчә, Дмитриев әле яшь түрә, ул эшли башлагач районда коррупциягә бәйле гаугалар чыкмаган. Бәлки аны тагын да югарырак күтәрү өчен халык алдына чыгаралардыр ди ул.

Тыгин һәм Чершинцевка килгәндә, журналист бу ике түрәнең районнары коррупция очраклары белән даны чыккан иде дип әйтә.

Александр Тыгин (с)
Александр Тыгин (с)

"Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгинны алып карыйк. Әле быел җәй көне генә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе кушып, аның районында тикшерү узды. Бу район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев шактый гына җир кишәрлекләре өләшеп зур гына гаугага эләкте. Бу районда низаглар еш булып тора", ди Искәндәр әфәнде.

Татарстандагы мәгълүмат чаралары быел июнь аенда Шәмсиевка карата булган мәхкәмә утырышы турында язып чыкты. Район башлыгы урынбасарына 2010-2013 елларда Нижние Вязовые авылындагы бакчачылык җәмгыятенең 23 кишәрлеген канун бозып бушка өләшүдә шикләнү белдерелде. Бу эшкә әле дә нокта куелмаган.

Яшел Үзән җитәкчелеген коррупция белән бәйле җәнжаллар әледән-әле дер селкетеп тора. 2014 елның декабрендә башкарма комитет җитәкчесе Александр Кияшко тоткарланды. Аңа шәһәр паркларына куелган ярым шәрә сыннарны бик югары бәяләүдә гаепләү белдерелде. Тикшерү барышында сыннарны шәһәр хакимиятләренең 2,3 млн сум дип бәяләве, һәм нәтиҗәдә 1,1 млн сум акча юганлыклары ачыкланды, дип язды БИЗНЕС Online.​ Кияшко бу гаепләүдән 90 мең сум штраф белән котылды.

Халык арасында бөтен түрәләр дә бер табактан ашый, урынбасарларның ни кылып ятуын башлык берничек тә белми кала алмый дигән фикер дә яши.

Валерий Чершинцев
Валерий Чершинцев

"Хәзер Менделеевски башлыгы булып эшләүче Валерий Чершинцевка килсәк, заманында Тимур Тимуршин аның Алабуга башлыгы урынбасары булып эшләгән вакытта ук "Правопорядок" дигән фондын казып чыгарган иде. Ул үзе дәүләт эшендә эшләде һәм шул ук вакытта фонд җитәкчесе дә булды. Тәтеш районы башлыгы булганда да шушы фондның җитәкчесе булып саналды. Ул вакытта Тәтеш районыннан бер фермер минем үземә дә чыккан иде. Шушы Чершинцев аркасында аукционда откан эшләремне эшли алмыйм дип мөрәҗәгать итте ул", ди Сиражи.

Бу фонд ябылса да, аның эшләгәнлеге турында мәгълүмат интернетта әле дә бар.

​Искәндәр Сираҗи район башлыклары арасыннан Балык Бистәсе җитәкчесе Илһам Вәлиевне коррупциягә багышланган матбугат очрашуларының берсенә чакырырга кирәк дип белдерә.

"Балык Бистәсендә соңгы ике-өч ел эчендә коррупциягә бәйле гаугалар ай саен диярлек чыгып тора. Әле төрмәгә утырталар, әле тикшерү башлап җибәрләр. Әгәр аны матбугат очрашуына чакырсалар журналистларның да, үземнең дә шактый гына сорауларым булыр иде", ди Сираҗи.

Татарстанда уртача ришвәт күләме 35 мең сум дип тә әйтелде

2017 елда Татарстанда 206 муниципаль хезмәткәрне эшләрендә коррупция белән бәйле хилафлыклар кылган өчен юридик җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта Татарстан президенты идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт бүлеге җитәкчесе Салават Рәхимов әлеге матбугат очрашуында белдерде. Татарстанда уртача ришвәт күләме 35 мең сум дип тә әйтелде. Баксаң, бу сан халыкны сораштырулардан соң ясалган нәтиҗә икән.

Матбугат очрашуында Татарстанда коррупция очракларының кимүгә таба баруы да телгә алынды. Яшен Үзән башлыгы Тыгин исә журналистларны коррупция темасын саклык белән, барсын да үлчәп яктыртырга чакырды.

Татарстанда түрәләрнең генә түгел, хәтта коррупция белән тотылганнарга җәза чыгаручы мәхкәмә хезмәткәрләренең бу яман эшкә бәйләнешләре булу мөмкинлеге турында мәгълүмат чаралары әледән әле язып тора.

"Idel.Реалии" Казанның Вахитов район мәхкәмәсе рәисе Фәнис Мусин өстеннән беренчел тикшерү башлану турында мәкалә бастырды. Басмага чыганаклар, федераль хөкемдар – Мусинның "Транснефть" һәм "Газпром"ның кече ширкәтләренең элекке җитәкчесе белән уртак эшләре булырга мөмкин дип белдергән. Шулай ук Мусин элекке бизнес-партнерына карата ачылган җинаять эшенә дә йогынты ясаган булырга мөмкин.

"Idel.Реалии" шулай ук Татарстанда газ кертү фонды җитәкчесе Җәүдәт Миңнәхмәтовның үзенең уллары Ирек, Радик белән бергә корган "газлаштыру империясе" турында да язып чыкты. Мондый мисаллар шактый.

Русия эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы төп идарәсе җитәкчесе Андрей Курносенкода илдә ришвәтчелек схемалары гел үзгәреп торуны, офшорлар, өченче затлар аша бәйле ширкәтләр, электрон түләү системнары, материаль булмаган ришвәтләр күп кулланыла башлауны белдергән иде.

Төрле илләрдә коррупция дәрәҗәсен бәяләүче Transparency International рейтингында 2016 елда Русия 131нче урынга төште. Ул 100 баллдан 29 балл җыйган һәм Украина, Казакъстан, Иран, Непал белән бер дәрәҗәдә урнашкан.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG