Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыгышы белән Татарстаннан булган федераль түрә тоткарланган


Дмитрий Валенза
Дмитрий Валенза

Мәскәүдә Табигать күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы ярдәмчесе Дмитрий Валенза һәм эшмәкәр Рәфис Купкенов тоткарланган. Дмитрий Валенза һәм аның җитәкчесе Артем Сидоров элек Татарстанның экология министрлыгында эшләде.

Тикшерү комитетының Мәскәү идарәсе хәбәр иткәнчә, Табигать күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы ярдәмчесе Дмитрий Валенза белән эшмәкәр Рәфис Купкенов 15 млн сум күләмендә акча урларга омтылуда шикләнелә. Аларга карата Русия Җинаять кодексының "Зур караклык кылырга омтылу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Тикшерү белдергәнчә, 2016 елның декабрендә Валенза һәм Купкенов Табигать күзәтчелеге федераль хезмәтенең Үзәк федераль бүлгесе идарәсендә җитәкче вазифаларын башкаручыдан ришвәт сорауда шикләнә. Җитәкчегә карата эш урынында тикшерү алып барылган. Дмитрий Валенза белән Рәфис Купкенов тикшерү уңай нәтиҗә чыгарсын өчен йогынты ясый алабыз дип 15 млн сум акча сораган. Чынлыкта исә аларның мондый вәкаләтләре булмаган.

Шикләнелүчеләрнең икесе акчаларның бер өлешен алганда тоткарланган. Сорау алу вакытында алар үз гаепләрен таныган.

Дмитрий Валенза – чыгышы белән Татарстаннан. Ул элекке Татарстан экология министры, ә хәзер Табигать күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Артем Сидоровның ярдәмчесе иде. Җитәкчесе артыннан ул да Мәскәүгә китте.

XS
SM
MD
LG