Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 15 проценты Путин гади халыкның ничек яшәгәнен белми дип саный


Владимр Путин Кырымда
Владимр Путин Кырымда

Левада үзәге үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, русияләрнең 15 проценты президент Путин "гади кешеләр" турында кайгыртмый, аларның ничек яшәгәнен белми һәм гади халык турында онытты дип саный.

Русияләргә президентның "министрларга карата артык йомшак" булуы (10 %), "коррупция белән көрәшмәве" һәм "үзе тирәсендә караклар үрчетүе" (7%) ошамый. Әлегеләрне Левада үзәге сораштыруы ачыклаган һәм бу хакта РБК яза.

Путинның кире яклары дип илдәге хәерчелек һәм түбән хезмәт хаклары (6%), аның аз сүзлелеге (5%), ил икътисадындагы проблемнар (4%), тышкы эшләргә һәм илне саклауга артык зур игътибар бирүе (4%), аның авторитарлыгы (3%) атала.

Уңай сыйфатлардан Путинның кыюлыгы, батырлыгы (19%), илне Көнбатыштан яклауга бәйле тышкы сәясәте (18%), сәясәттәге тәҗрибәсе (16%), укымышлылыгы күрсәтелә.

Русияләрнең дүрт проценты президентның ватанпәрвәрлеген, ике проценты гына Кырымны кайтаруын бәяли.

Әлеге сораштыру ачык була, ягъни респондентлар президентка бәяләмәне үзләре бирә. Сораштыру илнең 48 төбәгендә 18 яшьтән өлкән 1600 кеше арасында уздырылган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG