Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада сыену сораучы мөселманнар үз хокуклары өчен бергәләп көрәшмәкче


Салават Гаянов
Салават Гаянов

Чәршәмбе көнне Украинаның Львов шәһәре апелляция мәхкәмәсендә чыгышы белән Башкортстаннан булган Салават Гаянов шикаяте каралды. Гаянов Русиядә эзәрлекләнүдән соң Украинада сыену сораган иде, әмма миграция хезмәте аның эшен караудан баш тартты. Мәхкәмә Гаянов шикаятен канәгатьләндерде.

Башкортстанның Туймазы шәһәреннән булган Салават һәм Булат Гаяновлар Украинада инде биш ел яши. Кырым Русия тарафыннан басып алынганнан соң, бертуганнар 2014 елны Акмәчеттән Львов шәһәренә күченергә мәҗбүр була.

Башкортстанда алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнеп 2004 елны колониягә хөкем ителә. Бу әле "Хизб ут-Тәхрир"челәрне эзәрлекләүнең башы гына була. Әлеге җинаять эше дә яшерен шаһитләргә нигезләнә. Колониядән чыккач "террорчы" тамгасы тагылган Гаяновлар эш таба алмый җафалана, аларның исеме "Росфинмониторинг"ның экстремистлар исемлегендә булу сәбәпле, алардан хәтта торак өчен түләүне дә кабул итмиләр.

Акмәчеттә яшәгәндә үк Украина миграция хезмәте Гаяновларның сыену үтенечен кире кага. Львовта алар миграция хезмәтенә кабат гариза бирә һәм аларның үтенече тагын кире кагыла. Шуннан бертуганнар миграция хезмәте белән мәхкәмәләшә башлый. Нәтиҗәдә Булат өстәмә яклауга мохтаҗ шәхес һәм Украинада яшәү хокукы биргән статус алуга ирешә, ә менә Салаватка уңышка ирешергә бик аз гына калгач, миграция хезмәте шикаяте нигезендә Украина административ югары мәхкәмәсе элекке карарларны юкка чыгара.

Татар-башкортның хәзерге диссидентлары

Шулай ук Башкортстаннан булган, хәзер Украинада яшәүче блогер Таһир Миңнебаев сүзләренчә, юристлар моңа аптыраш белдергән, чөнки бертуганнарның Украинадан сыену сорау нигезләре бер үк төрле. Русиягә алар биш бала белән кайтса, хатыны аларны үзе генә тәрбияләргә мәҗбүр булачак дип саный Салават. Шуңа ул 22 ноябрьдә чыгарылган карар нигезендә, сыену алып булыр дип өметләнә.

Алда телгә алынган Таһир Миңнебаев Украинада 2016 елдан бирле яши. Миңнебаевның үтенече шулай ук миграция хезмәте тарафыннан кире кагылган. Хәзер ул шулай ук мәхкәмә юлларын таптый һәм әле тагын үзе кебекләргә ярдәм күрсәтә.

Украинада сыену сораучыларның хәле елдан-ел начарлана дип саный Башкортстан вәкилләре. Әле 2014 елны алар Украинада булган килеш, миграция хезмәте тарафыннан сыену сорау кире кагылса да, берничә ел дәвамында мәхкәмәләрдә тарткалаша ала иде. Хәзер миграция хезмәте сыену сораучыларны һава аланында тоткарлауны ешайтты. Шуңа Русия төбәкләре мөселманнары берләшеп бер җәмгыять төзергә булганнар. “Азан” дип аталган бу мөһаҗир мөселманнар берлегенә Үзәк Азия вәкилләре дә керәчәк. Алар бу эштә Украин җәмәгатьчелеге ярдәменә өметләнә.

Миңнебаев сүзләренчә, бу берлеккә төрле ил һәм төбәкләрдән исламның төрле агымына караган вәкилләр керә алачак. Әлбәттә аларның барысы да үзе турында сөйләргә курка, чөнки Төньяк Кавказда махсус хезмәтләр газаплаулардан тыш, канунсыз гына хөкем итү яки туганнарын эзәрлекләү чараларын еш куллана.

Дүрт бала атасы үзен Русиягә тапшырмаслар дип өметләнә

Киевтагы адвокат Алексей Скорбач сыену сораучыларның үтенечләре кире кагылуны түрәләрнең эшне тиешлечә аңлап бетермәве белән бәйли. Ә сыенуны мөселманнар сораса, дөрес бәя бирүгә ислам вәкилләренә карата булган стереотиплар комачаулый дип саный.

"Мин ксенофобия турында әйтмим, ә дини өлкәдә эзәрлекләүне кабул итеп бетерә алмауларын, эшләрен тиешлечә эшләмәүләрен искәртәм. Түрәләр һәм хөкемдарларның исламны агрессив дин дип санауларын һәм махсус хезмәтләр "ярдәме" белән мөселманнардан террорчылыкта шикләнүләрен искә алырга кирәк", ди украин адвокаты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG