Accessibility links

Фейсбукта "Утраудагы татарлар" төркемендә "Заман" дип аталаган яңа татар-башкорт җәмгыяте оешуы игълан ителде. Моңа кадәр Британиядә татарларның бер оешмасы – "Британия татарлары ассоциациясе" теркәлгән иде.

Фейсбукта "Утраудагы татарлар" төркемендә 23 ноябрь "Заман" дип аталаган яңа татар-башкорт җәмгыяте барлыкка килү игълан ителде.

"Бу җәмгыятькә без дусларча рухланган, аралашырга теләгән кешеләрне чакырабыз. Барыбыз да аралашып, очрашып, бәхәсләшмичә, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәрбез дип өметләнәбез. Активлык бездән генә тора – зинһар өчен фикерләрегезне тәкъдим итегез, очрашулар оештырыгыз һәм иң мөһиме – хәбәрләшеп торыгыз, чөнки безгә ачыклык бик кирәк!" дип язды Диана Яхина.

Оешмага исем дә Фейсбукта "Утраудагы татарлар" төркемендә ачык тавыш бирү юлы белән сайланды. "Заман"га 23 кеше тавыш бирде. Әлеге җәмгыять төзүгә теләктәшләрнең берсе – Британиядә яшәүче Гөлия Чукмарова Азатлыкка сөйләвенчә, алар үз оешмаларын Британия белән генә чикләми. "Без бөтен дөньяга ачык", дип әйтә ул.

Гөлия Чукмарова
Гөлия Чукмарова

"Безнең максатыбыз – онлайн җәмгыять булдыру иде. Безнең белән аралашканар һәм дус булганнар эшчәнлегебезне бөтен илләрдә дә күрсеннәр өчен аны ачык итеп эшләдек. Безнең принципларыбызның берсе – ачык булу.

"Утраудагы татарлар" төркеме Фейсбукта күптәннән эшләп килә. Ул башта Британиядәге татарлар өчен оештырыла. Гөлия ханым сүзләренчә, фикердәшләре соңгы берничә ай эчендә генә артып һәм активлашып киткән, төрле илләрдән дә кушылганнар. "Без әлеге төркемгә Британиядә яшәмәүчеләрне дә кертәбез. Хәзер бу төркем халыкарага әйләнде инде", ди ул.

"Заман" да Британиядә рәсми теркәлү узачакмы? Азатлык әлеге сорауны Чукмаровага юллады.

Британия оешмалары белән дә эшли алыр идек

"Без илдә күп булмасак та, бар. Кемдер кечкенә төркемнәрдә, кемдер зуррак төркемнәрдә аралаша. Без үзара җыелыша һәм ни эшли алабыз соң дигән сорашу да күтәрдек. Узган ел үз көчебез белән тиз генә әзерләнеп Сабантуй үткәрдек. Үзебезнең генә дә булдыра алуыбыз күпләргә ошады.

Дөрес, без рәсми теркәлмичә дә эшчәнлегебезне дәвам итә алабыз, икенче яктан, ниндидер структура булса, безгә эшләргә җиңелрәк булыр иде. Аерым алганда милли азчылыкларга ярдәм кулы сузган Британия оешмалары белән дә эшли алыр идек. Әлегә теркәлү турында уйланабыз", ди Гөлия ханым.

Британиядә теркәлгән татар оешмасы бар. Ул "Британия татарлары ассоциациясе" дип атала. Аның җитәкчесе Рамил Миңнуллин да "Утраудагы татарлар" төркемендә. Рамил әфәнде үзе яшәгән илдә "татар" сүзен кулланган башка оешма булу белән риза түгел.

"В целях безопастности и проблем исходящей от общества "Татары??? на Острове", "Ассоциация Татар Великобритании" отменяет встречу Президента РТ с татарами в Великобритании. Предупреждение: Просьба администратор-у(ам) "Татары??? на Острове" или убрать слово "ТАТАРЫ", или удалить из группы фальшивых татар и татарочек...", дип язды ул Фейсбукта. [текст үзгәртелмичә бирелде]

Азатлык ике көн дәвамында Миңнуллин белән берничә тапкыр элемтәгә керергә тырышса да, ул телефонын алмады.

Гөлия ханым сүзләренчә, алар оештырган онлайн җәмгыятькә кергән унлап кеше бигрәк тә актив. Беренче утырышларына алар Рамил әфәндене дә чакырган булганнар.

Татарстанны, татар халкын танытырга да телибез

"Ул киләм дип тамга да салган иде. Әмма килмәде. Мин ник килмәвен әйтә алмыйм, үзеннән сорау кирәк. Яңадан ассызыклыйм, без – һәркемгә дә ачык. Без әгъзалар татар булырга тиеш дигән киртә дә куймыйбыз. Инглизләр дә килсен. Без татарча сөйләшү, аралашу, милли ризыкларны бергәләп пешерү өчен генә түгел, ә шул ук вакытта үзебезнең татар мәдәниятен, Татарстанны, татар халкын танытырга да телибез", ди Гөлия ханым.

Ул бүген Татарстанда ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен бөтен милләт алдында торган иң җитди проблем буларак атады.

"Безнең җәмгыятьтә төрле кешеләр бар. Без бергәләп очрашкан вакытта ана теле мәсьәләсе турында да сөйләштек. Һәркемгә дә татар теленә теләктәшлек хаты өләшенде. Һәркем аны имзалыймы, әллә имзаламыймы үзе хәл итәргә тиеш иде. Мин имзалап җибәрдем, алар да җибәргәндер дип уйлыйм. Әгәр без үзебезне чит илдәге татар халкының бер өлеше дип хис итәбез икән, ана теленә карата рәсми сүзебезне әйтсәк, бик тә яхшы булыр иде. Бу минем шәхси фикерем, башкалар өчен әйтә алмыйм", ди Гөлия Чукмарова.

Ә инде "Утраудагы татарлар" төркемендә Рамил Миңнуллинның "Миңнеханов белән очрашу булмаячак" дигән сүзләренә килгәндә, Гөлия ханым: "Башта ул очрашу була дип язган иде, анан менә шундый безне ялган татарлар дип атаган язма пәйда булды", дип белдерде.

Әлегә "Заман"га җитәкче сайланмаган. "Бу хакта сүз йөртергә иртәрәк, без уйлашабыз", диде Чукмарова.

Оксфордта Европа татарлары альянсы утырышында катнашучылар, 7 апрель 2017
Оксфордта Европа татарлары альянсы утырышында катнашучылар, 7 апрель 2017

Быел Британиядә бер татар чарасы үткән иде инде. 7-8 апрель Оксфорд университетында "Дөнья тарихында Алтын Урда" ("The Golden Horde in World History") дигән хезмәтнең инлизчәсе тәкъдим ителде. Аны Татарстанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырды һәм әлеге китап Оксфорд университеты белән уртак проект иде. Бу чарага "Европа татарлары альянсы"на кергән оешма вәкилләрен дә чакырдылар.

"Европа татарлары альянсы" үзен әлеге кыйтгадагы бар татарларны берләштергән оешма буларак танытырга тели. Әмма бу альянска Европадагы барлык татар оешмалары да кермәгән, кергәннәренең дә күбесе - тиз генә махсус төзелгән һәм Русия илчелекләре тирәсендә йөрүче берничә кешедән генә торган билгесез төркемнәр.

Альянсның булдыксызлыгы Татарстандагы ана теле мәсьәләсе тирәсендә чыккан кризис сурәтендә яхшы күренде. Альянс бу мөһим мәсьәләдә авызына су кабу юлын сайлады. Бары тик Бельгиядәге татар активистлары гына татар телен яклап мөрәҗәгать белән чыкты. Галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында бу оешма аша Кремль татарларны контрольдә тотып үз идеологиясен үткәрергә тели дигән фикердәгеләр дә бар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG