Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламда "дөрес" һәм "дөрес түгел" агымнар


Төркиядә суфый дәрвишләре биюе, архив фотосы

“Мәхәллә 2.3" мөселман лидеры мәктәбендә суфыйчылык, фундаментализм һәм традицион ислам турында сөйләштеләр. Дини төркемнәр мөселманнарны бүлгәлиме?

Соңгы вакытта элек мөселманнар арасында бернинди тарткалаш булмаган, хәзер төрле агымнар аркасында, өлкәннәр белән яшьләр, бер мәхәллә белән икенче мәхәллә бер-берсен аңламый дип зарлану артты. 21-25 ноябрь Казанда оештырылган "Мәхәллә 2.3" мөселман лидеры мәктәбендә исламдагы төркемнәр, аерым алганда суфыйчылык, фундаментализм (сәләфи, ваһһабичылык) һәм традицион ислам турында сүз барды.

Дин белгече Мөхәммәт Сәләхетдин чыгышында 70-80нче елларда суфыйлар, сәләфиләр кебек бүленеш һич булмаганын әйтте. "Дин кардәшеңне күргәч, шатлана, кочаклаша идең. Төрле юнәлешләргә бүленү бездә 90нчы еллар башында барлыкка килде", ди ул.

"Мәхәллә 2.3" чарасы
"Мәхәллә 2.3" чарасы

Коръән тәфсирен язучы, галим Илмир Кулиев Русия исламында фундаментализм юнәлеше 90нчы еллар уртасында, Совет берлеге таркалу, "тимер пәрдә" җимерелү аркасында барлыкка килә дип саный. Аның фикеренчә, моңа Русиягә чит ил дини әһелләре килү һәм шәкертләрнең чит илгә укырга китү сәбәпче булган.

Кулиев белдергәнчә, фундаментализм яки сәләфиләр юнәлешенә рәсми караш сәяси вазгыятькә бәйле. "Согуд Гарәбстаны патшасы Сәлман бин Габделазиз әл-Согуди Русиягә килгәч, сәләфилеккә караш үзгәрде. Ягъни биредә иҗтимагый-сәяси аспект та үз ролен уйный", ди Кулиев.

Сәләфиләр юнәлешенә рәсми караш сәяси вазгыятькә бәйле

Дин белгече белдергәнчә, Дагыстанда ваһһабиларны кысрыклап чыгару өчен соңгы елларда суфыйлар хәрәкәтен махсус үстергәннәр, аларга административ һәм сәяси ресурс биргәннәр. Элегрәк "Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов Татарстан мөфтие Камил Сәмигулинны да суфый дигән иде.

"Суфыйлар рухи камиллеккә ирешү белән шөгыльләнә. Сәләфиләр – барлык дини аспектларны туп-туры мәгънәдә кабул итүчеләр. Ләкин бу хәрәкәтләр барысы да сәяси вазгыятькә бәйле", ди Кулиев.

Мөхәммәт Сәләхетдин сүзләренчә, бүгенге көндә мөселманнарны төркемнәргә бүлүдән читләшергә кирәк, аның урынына дини белемне арттыру зарур. Үрнәккә ул Босния мөселманнарын китерде. Галим билгеләгәнчә, әлеге Европа илендә мөселманнар күп түгел, ләкин дини белем дәрәҗәсе югары булганга, төркемнәр һәм хәрәкәтләр арасында низаглар юк.

Суфыйчылыкка тукталып, дин эшлеклесе Габдеррауф Забиров соңгы вакытта фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан суфый идеологиясенә игътибар арта, аны Төркия, көнбатыш илләрендә җентекләп өйрәнәләр дип әйтте. Ул тарихи яктан суфыйчылыкның Идел Болгарстанында, Алтын Урда һәм Казан, Әстерхан, Кырым, Касыйм, Себер ханлыкларында киң җәелгәнен һәм әһәмияткә ия булганын ассызыклап үтте.

Суфыйчылык милли көрәшкә, азатлык хәрәкәтенә рухландыру ролен дә уйнаган

"Суфыйчылык мөселманнарны берләштерә торган, шулай ук милли көрәшкә, азатлык хәрәкәтләренә рухландыра торган фактор ролен дә уйнаган. 1552 елда Явыз Иван Казанны яулаганда, рус гаскәре кирмән диварын җимереп кергәч үз халкын якларга иң элек Кол Шәриф хәзрәтләре баскан", ди Забиров аның суфый булуын ассызыклап.

Тарихчы Айдар Хәйретдинов исә аның сүзләре белән тулысынча килешеп бетмичә Казан явында Явыз Иван ягына чыккан татар-мөселманнар арасында да суфыйлар булуын искә төшерде.

Чара модераторы Орһан Җамалның "Татарстанда хәзер суфыйлар бармы?" дигән соравына тарихчы: "Бүгенге көндә Татарстанда актив суфый шәехләр яки тарикатьләр турында мәгълүмат юк" дип җавап бирде.

Забиров исә Татарстанда тарикатьләр, төрле шәехләрнең мөритләре булуын әйтә, ләкин социаль институт буларак эшләмәвен билгели.

Традицион ислам җирле гореф-гадәтләрне искә алган ислам моделе буларак кабул ителә

Бүгенге көндә Татарстанда рәсми дини җитәкчелек мөселманнарның игътибарын традицион исламга юнәлтергә тырыша. Адвокат Тәүфикъ Василов элегрәк Азатлыкка традицион ислам ул диннән тайпылган секта дигән иде.

Форумда Орһан Җәмал белдергәнчә, бу терминны аңлауда авырлыклар бар, ләкин киң мәгънәдә ул җирле гореф-гадәтләрне исәпкә алган ислам моделе буларак кабул ителә.

"Мөселманнар өчен традиция – ул иң элек Мөхәммәд пәйгамбәр традициясе", дип ассызыклады үз чыгышында дин белгече Рөстәм Нургалиев. Аның сүзләренчә, дин галимнәре гореф-гадәтләрнең шаригать кысаларында каралуына каршы түгел, әгәр дә ул гореф-гадәтләр үзләре шаригатькә, аятьләргә, хәдисләргә каршы килмәсәләр.

Өчесе, җидесе, кырыгын үткәрү исламга каршы дисәләр дә, алар халыкка файдага гына

Мисал өчен, Нургалиев, кеше вафат булгач өчесе, җидесе, кырыгын үткәрү йолаларына кагылып узды. Кайберәүләрнең "бу йолалар исламга каршы килә" дип әйтүенә карамастан, белгеч сүзләренчә, алар халыкка файдага гына. "Бу күптән күрмәгән туганнарны бергә җыеп, аларга ислам турында вәгазь сөйләү өчен бер дигән ысул", ди ул.

Аның сүзләренчә, гореф-гадәтләр төрле төбәк һәм халыкларның дини тормышына төрлечә чагыла. Мәсәлән, төрекләр дә, татарлар да хәнәфи мәзһәбендә булса да, беренчеләре ат итен ашамый, икенчеләре аны яратып куллана.

Дин белгече Әхмәт Ярлыкапов үз чыгышында билгеләгәнчә, традицион ислам термины "традицион булмаганнарны" билгеләү һәм бүлү өчен дә кулланыла. Бу очракта еш кына "традицион булмаганнар" "начар" һәм "дөрес түгел" төсмеренә ия булып кала. Аның сүзләренчә, һәр төбәктә традицион булмаган исламга төрле дини төркемнәр һәм хәрәкәтләр кертелергә мөмкин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG