Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Украина иминлек хезмәте Михаил Саакашвилины тоткарлады


Михаил Саакашвилины тоткарлау, 5 декабрь
Михаил Саакашвилины тоткарлау, 5 декабрь

Украинаның иминлек хезмәте Грузиянең элекке президенты, Украинаның яңа көчләр сәяси хәрәкәте җитәкчесе Михаил Саакашвилины тоткарлаган. Сишәмбе иртәнге якта аның фатирында тентү узган иде.

Саакашвили яшәгән йорт янына аның тарафдарлары җыелган. Иминлек хезмәте вәкилләре белән активистлар арасында бәрелешләр дә булган.

Сишәмбе иртәнге якта Михаил Саакашивилиның Киевтагы фатирында тентү узган иде. Сәясмән хокук саклау оешмалары хезмәткәрләреннән йорт түбәсенә менеп качкан. Украина иминлек хезмәте мәгълүматына караганда, Саакашвилига "җинаятьчел төркемдә катнашучыларга ярдәм итү һәм аларның җинаятьчел эшчәнлеген яшерү" маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән.

Украина баш прокуорры Юрий Луценко Грузиянең элекке президенты тарафдарлары Югары Рада каршында 17 октябрьдә чатыр аланы корганнан соң Саакашвилины дәүләт түнтәрелеше әзерләүдә гаепләде. Парламент янында чатырлар әле дә тора. Аларда каршылык чарасында катнашучыларның берничәсе калган.

Активистлар депутатлардан "Украина президенты импичменты турында" канун кабул итүне таләп итә.

3 декабрьдә Киевта "Импичмент өчен йөреш" узды. Анда берничә мең кеше катнашты. Митингта чыгыш ясап, Саакашвили аның хәрәкәте илдәге башка оешмалар белән Украинаның барлык төбәкләрендә дә импичмент комитетлары төзи дип белдерде һәм 10 декабрьдә яңа каршылык чарасына чакырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG