Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урыс гимназиясендә ата-аналарның 98%ы татар телен укытуны сайлады"


Казанның урыс милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская
Казанның урыс милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская

"Татарстанда урыс мәдәниятен саклау һәм үстерү. Татарстанның урыс милли-мәдәни берләшмәсе эшчәнлеге нәтиҗәсе” дигән матбугат очрашуында татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде. Казанның урыс милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская үзе мөдир булган гимназиядә ата-аналарның 98%ы татар телен сайлаувын, Михаил Щеглов җитәкләгән “Казанның урыс мәдәнияте үзәге"ннән ерак торуларын әйтте.

Урыс милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская татар теленә бәйле сорауга ​җавабын "Милли телләрне саклау мәсьәләсе четерекле өлкә. Мондый сорау булырга мөмкинлеген фаразлаган идем", дип башлады. Мәктәп мөдире, урыс теле укытучысы буларак ул сүзен үлчәп әйтергә тырышты.

"Табибларда "зыян салма" дигән принцип бар. Тел мәсьәләсендә дә бу киңәшне истә тотарга кирәк. Лозунглар, бөтен нәрсәне сәясиләштерү бүгенге көндә бик популяр күренеш. Саклык белән генә сөйләргә кирәкле четерекле мәсьәләләр бар. Тел мәсьәләсенә караган төрле түгәрәк өстәлләрнең эшчәнлеген күзәттем һәм хәзер дә күзәтүемне дәвам итәм. Кызганычка каршы, бу хакта сөйләшкәндә белгечләр, профессионаллар булмый. Сөйләшүләрдә сәясәтчеләр, хакимият вәкилләре, журналистлар, җәмгыять вәкилләре, югары мәктәп вәкилләре катнаша. Шуңа өстәп, күбесе филолог түгел. Мәсәлән, төзелеш институты, технологик университет яки авиация өлкәсеннән булган кешеләрдән интервью алалар һәм тел мәсьәләсендә аларның фикерләрен күп яклап язалар. Ләкин сүзне профессионалларга, үз эшләренең белгечләренә бирсәк, файда зуррак булачак. Чөнки гадәти терминологияне аңлатуда да хаталар бар. Бу бик катлаулы һәм җитди нәрсәләр һәм бу хакта бары тик үз эшенең белгечләре, профессионаллар гына фикер йөртә ала”, дип белдерде Ирина Александровская.

"Урыс гимназиясендә ата-аналарның 98%ы татар телен укытуны сайлады"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:24 0:00

Урыс милли-мәдәни берләшмәсе бу темага сөйләшүгә ачык икән. Оешма вәкиле һәрбер халыкның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез ди. Матбугат очрашуында Ирина Александровская үзе мөдир булган Казанның урыс этнокомпонентлы гимназиясен искә алып, анда ата-аналарның 98%ы мәктәптә татар телен атнасына ике тапкыр ихтыяри рәвештә укыту турында карар кабул итүләрен әйтте.

“Бу бер мизгелдә генә кабул ителгән карар дип әйтә алмыйм. Бездә бик яхшы, эчтәлекле түгәрәк өстәлләр, очрашулар, индивидуаль очрашып сөйләшүләр дә узды. Әлбәттә, бу бик зур эш. Бәхеткә, гимназиябездә бәхәсләр булмады. Бер-береңә карата хөрмәт – беренчел мәсьәлә дип саныйм. Бер-береңә хөрмәт булганда, теләсә-нинди сорауны конструктив рәвештә хәл итеп була”, ди Ирина ханым.



Ул Азатлык хәбәрчесе соравына җавап итеп “Казанның урыс мәдәнияте” үзәгенә тискәре карашта булуы сиздерде.

“Безнең оешмабызның үз йөзе барлыгын ассызыклап китә алам. Шулай ук оешмабызның үз эшчәнлек принциплары бар. Ләкин Татарстан урыслары исеменнән сөйләгән, Михаил Щеглов җитәкчелегендәге "Казанның урыс мәдәнияте үзәге"нә бернинди катнашыбыз юк. Митинглар оештырырга кирәкми дип моңарчы да сөйләдем, хәзер дә әйтәм. Башка оешмаларның эшчәнлеген бәяләмим. Бу – минем принципларымның берсе”, ди Александрвская.

Социаль челтәрләрдә бер төркем Татарстан урыслары тарафыннан татарларны, рус милләтеннән булмаганнарны икенче сортлы дип мыскыллау күренешләре булды. Бу хакта да урыс милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесенә искә төшереп, аның фикерен белештек.

“Оешмабызның һәм шәхсән минем принцибым – һәр халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, теле һәм менталитетына хөрмәт белән карау. Миңа калса, хәзерге вакытта халыкның төп өлеше кемнең кем икәнлеген яхшы аңлый, һәм Татарстанда дуслык, татулык өстен чыгачак. Тагын бер кат искәртеп китәсем килә: тел укыту мәсьәләсенә үз эшенең белгече булган кешеләр генә тартылса, мәсьәләләр тизрәк хәл ителәчәк”, дип кырт кисеп тәмамлады җавабын Ирина Александровская.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG