Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собчак Путинның якыннарын Татарстан акчаларын урлауда гаепли


Ксения Собчак
Ксения Собчак

Ксения Собчак Казанда журналистлар белән очрашу вакытында татар теле, сепаратизм, Татарстан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләр һәм башка мәсьәләләр турында үз фикерен белдерде.

Русия президенты сайлавында катнашырга җыенучы Ксения Собчак Казанның "Мираж" отелендә үз тарафдарлары һәм журналистлар белән очрашуда федераль үзәкнең Татарстанга карата дөрес булмаган сәясәт алып баруын әйтте.

"Без республикаларның эчке бәйсезлеген, халыкларның төрлелеген ихтирам итәргә өйрәнгән очракта гына зур дәүләт булып калачакбыз", диде Собчак Мәскәүнең Татарстанда татар телен укытуны кысу мәсьәләсен искә алып.

Шартнамә турында

Аның фикеренчә, Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәнең имзаланмавы бернинди проблем түгел.

Проблема ниндидер кәгазьнең имзаланмавында түгел, аның үтәлмәвендә

"Килешүләрне теләсә күпме язып була, әмма аларның эшли башлавы мөһим. Ә моның өчен төбәкләр үз хакимиятен үзләре сайларга, референдум кулланып мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Хакимият идарәсен болай бүлгән очракта, ниндидер килешүләрне яңадан имзалату кирәк булыр микән? Юктыр дип уйлыйм. Проблема ниндидер кәгазьнең имзаланмавында түгел, аның үтәлмәвендә. Барыбер, бөтен карарлар Мәскәүдә хәл ителә. Татарстанда Миңнеханов күбрәк дәрәҗәгә ия һәм башка төбәкләр җитәкчеләренә караганда бераз каршы тора ала. Бары шул гына. Моны һәркем аңлый. Ә бу кешегә бәйле булмаска тиеш, канун һәм систем белән көйләнергә тиеш. Әмма Путинга һәм аның барысын да үзәккә бәйләү сәясәтенә бары төбәктәге көчле кеше генә каршы тора ала", диде ул.

Сепаратизм һәм бюджет мәсьәләләре

Собчак Русия хакимияте сепаратизмны булдыру өчен барысын да эшли дип саный.

"Мәскәү республикага күбрәк ирек бирәсе урынга, нәрсәнедер кырыслата һәм бөтенләй кире нәтиҗә килеп чыга. Без бер зур дәүләт эчендә төбәкләрнең үзәккә һәм киресенчә үзәкнең төбәкләргә булган ышанычын, дустанә мөнәсәбәтне саклап калу өчен эшләргә тиеш. Мәскәүнең сепартистик кәефләрне тынычландырырга тырышуы иртәме-соңмы кире нәтиҗәгә китерәчәк. Үзәк төбәкләргә күбрәк ирек бирергә тиеш.

Ул акчалар Мәскәүгә китсә, әле бер хәл, алар бит аерым кешеләр кесәсенә китә

Бу шулай ук бюджет мәсьәләсе белән дә бәйле. Хәзер бөтен акчалар Мәскәүгә җибәрелә, аннары кире төбәкләргә бүлеп бирелә. Минемчә, бу систем дөрес түгел. Татарстан әле ярыйсы гына бай республика. Без төрле төбәкләрдә булабыз һәм халыкның ничек яшәвен күрәбез. Акча бүленеше гадел түгел. Төбәкне тагын да баету урынына, барлык акчалар Мәскәү аркылы бүленә", диде Собчак.

Аның фикеренчә, Татарстаннан федераль үзәккә китә торган акчалар түрәләр кесәсен баета.

"Мәскәүне ашатмагыз", диләр. Әгәр ул акчалар Мәскәүгә китсә, әле бер хәл, алар бит аерым кешеләр кесәсенә китә. Юлда ук урлана. Ул Путинга якын 5-6 кеше инде. Шуңа Мәскәү инде тук, түрәләр һич туя алмый. Федераль дәрәҗәдәге проектны күргәч үк, аңа миллиардлар китәчәген һәм аның артында урлаулар торачагын һәркем аңлый. Моны туктатырга кирәк", диде Собчак.

Урыс дөньясы

Ксения Собчак, урыс дөньясы турындагы сорауга җавап биреп, чикләрнең мәдәни кысаларда билгеләнергә тиешлеген әйтте.

"Урыс чикләре сугышлар, җирләрне басып алу белән билгеләнергә тиеш түгел. Без 21 гасырда яшибез, ә безнең баш хәрби җитәкче 20 гасыр стратегияләре белән гамәл кыла. Хәзер алга атлау өчен җирләрне басып алу кирәкми, ә интеллектуаль рәвештә инновацияләр ярдәме белән, технологияләр үсеше аша басып алырга кирәк. Бу басып алуның иң үтемле юлы.

Урыс чикләре сугышлар, җирләрне басып алу белән билгеләнергә тиеш түгел

АКШны бөек дәүләт дип атаганда, алар бит башка кыйммәтләргә таяна. Ошыймы бу безгә, юкмы, белем арттыру кысаларын, тормышны башкача коруны икенче чынбарлык белән бәйлиләр. Әйдәгез, без дә шулай эшлибез, безгә кем комачаулый соң?! Урыс дөньясы менә шул була. Американнар Украинага миллиард доллар акча кертте, шуңа анда инкыйлаб булды, диләр. Әлбәттә, американнар Украинага, Русиянең башка күрше дәүләтләренә дә зур акчалар кертте. Бу аларның стратегик максаты. Безнең Панама офшорларыннан аермалы буларак, Американың махсус програмы бар һәм ул дөньяны демократик итүгә юнәлгән. Ул нәкъ шулай атала да. Бу акчалар яшерелми, алар Сенат тарафыннан бүленә һәм демократияне яклау өчен дип атала.

Улюкаев эше ришвәткә каршы көрәш түгел

Собчак Русиянең элекке икътисади үсеш министры, коррупциядә гаепләнеп сигез ел төрмәгә хөкем ителгән Алексей Улюкаевка карата чыгарылган карар гадел түгел дип саный.

"Ришвәт белән тотылганмы, юкмы бусы ул кадәр мөһим түгел. Бездә гадел мәхкәмә юк – төп мәсьәлә шул. Улюкаев эше моны яхшы күрсәтте. Русияләргә моны коррупциягә каршы көрәш итеп күрсәтергә тырыштылар, бу бит кланнар, Кремль көрәше, шул ук Сечинның (Роснефть башлыгы – ред.) көндәшләргә каршы көрәше.

Үз көндәшләрен төрмәгә утыртып, аны коррупциягә каршы көрәш итеп күрсәтәләр

Халык бит инде түрәләрнең караклыгыннан туйды. Бу түрәләр коррупцияне әләм итеп алалар да, аны фаш итү кебек кулланалар. Бу дәүләт цинизмы. Халыкның урлаулардан гарык булуын аңлап, аның төбенә балта чабасы урынга, үз көндәшләрен төрмәгә утыртып, аны коррупциягә каршы көрәш итеп күрсәтәләр. Шуңа мин Улюкаевка карата чыгарылган карарны гадел түгел дип саныйм. Мәхкмәне аннан уч алу өчен куллану коточкыч.

Сечин хәтта бу мәхкәмәгә кереп чыгуны да кирәк санамады. Минем бер танышым ниндидер вак тәртип бозу эше каралган мәхкәмәгә килми калган иде, аны соңрак автобус белән алып китеп ул ике көн сак астында шул мәхкәмә утырышын көтте. Безнең системда мәхкәмәгә бармый кара әле син?! Ә менә Сечинга ярый. Дусларга бер төрле, ә башкаларга икенче төрле.

Бу сайлауга мин хәзерге режим белән риза булмаучылар тавышын ишеттерү өчен барам. Мин ниндидер иллюзияләргә бирелмим. Нинди генә хәлдә дә дәшми калуга караганда, бу хакимияткә юк дип әйтү дөрес. Мине кечкенәдән үк шулай өйрәттеләр", диде Собчак.

Ксения Собчак пәнҗешәмбе Казанда үзенең сайлау алды штабын ачты. Анда да ул татар телен һәм федерализмны яклап чыгыш ясады.

26 декабрь Үзәк сайлау комиссиясе Ксения Собчакның документларын тикшерде, Русия президенты сайлавында намзәт буларак катнашу өчен имза җыярга рөхсәт бирде. Сайлау көрәшенә чыгуын октябрь аенда белдергән Собчак үзен "барысына да каршы" намзәт буларак тәкъдим итә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG