Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлфрид Шәймәрдәнов: "Хакимият рәссамнарны хөрмәт итми"


Рәссам Әлфрид Шәймәрдәнов
Рәссам Әлфрид Шәймәрдәнов

19 гыйнвар Казанның "Хәзинә" картиналар галереясендә татарның наив сәнгать юнәлешендәге беренче рәссамы Әлфрид (Альфред) Шәймәрдәновның күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә бер ай буе эшләячәк.

Әлфрид әфәнде Татарстанда түгел, күбрәк чит илдә һәм Русиядә танылган. Мөгаен, Татарстанда рәсемнең әлеге тармагы яралып кына килгәнгә шулайдыр. Аны белгечләр татарның беренче наив (беркатлы) сәнгать остасы, тере классигы дип атый.

Махсус белеме булмаган, киноинженер һөнәрен үзләштергән рәссам, өстәгеләрне дә, астагыларны да рәссамнарны хөрмәт итәргә өйрәтергә дигән максат куйган. Рәссамнар ни өчен абруен югалткан? Наив сәнгать остасы гаепне үзебездән эзләргә кирәк дигән фикердә.

– Сезнең өчен наив​ сәнгать нәрсә ул?

– Күп кешеләр наив сәнгатьне читләтеп үтәргә тырыша. Чыннан да, академик сәнгать кебек җитди түгел, бер караганда чынбарлыкка да туры килми кебек. Шул ук вакытта, классиклар – Руссо, Пиросмани, Генералич иҗатларын өйрәнсәк, әлеге төрнең никадәр мөмкинлекләр бирүенә таң каласың. Мин телгә алган затлар рәсем ясаганда дөрес ясыйммы икән, юкмы, бу эшем рәсем кагыйдәләргә туры киләме, әллә читкә тайпылдыммы дип беркайчан да борчылмаган. Чөнки чын рәссамга барыннан да бигрәк тамашачысына үз фикерен җиткерә белү кыйммәт. Кайчак сәнгать йортларын тәмамлаган кешеләр карандашны дөрес очлый һәм кеше сурәтен дөрес ясый белү – ул инде рәссам булу дип уйлый. Юк шул, барыннан да бигрәк образлар, символлар белән фикерли белү кирәк. Чөнки шул вакытта гына син үзең яшәгән җирне һәм чорны җанлы итеп сурәтли аласың.

Картиналарымда Арктика һәм Африка җирләрен күреп ялгышмагыз, болар барысы да – туган җиремне сурәтләгәндә туган образлар

Мин үземә туган җиремне һәм хәзерге чорны образлар, символлар аша чагылдыру максатын куйдым да инде. Картиналарымда Арктика һәм Африка җирләрен күреп ялгышмагыз, болар барысы да – туган җиремне сурәтләгәндә туган образлар. Картиналарым барысы да Татарстан һәм аның халкы турында. Хакимият, башлыклар алышынып тора, чын әсәрләр гомерлеккә кала. Шуңа мин иҗатымны тар кысаларга куып кертә алмыйм. Сальвадор Дали, үзебезнең Бакый Урманче иҗатларын алсак, алар кысалардан азат булганга хәзер дә популяр. Уйлап баксаң, Бакый абый заманындагы беренче сәркатибне кем генә хәтерли? Юк шул, исемен дә белмибез, чыраен да хәтерләмибез. Ә Бакый абыйны барысы да белә.

"Сальвадор Дали Казанда" Әлфрид Шәймәрданов рәсеме
"Сальвадор Дали Казанда" Әлфрид Шәймәрданов рәсеме

– Наив сәнгатькә ничек килдегез?

Гомер кыска, вакытны өстән төшкән күрсәтмәләрне үтәүгә түгел, файдалырак эшләргә багышларга кирәк

– Еш кына бу форманы ничек таптыгыз дип сорыйлар. Үзеннән үзе шулай килеп чыкты. Мин бит техник вуз бетергән кеше. Кинооператор, режиссер карьерасына әзерләндем. Ленинград киноинженерлар институтында укыгач, Казан кинохроника студиясендә өч ел эшләп үземне һәм тирә-юнемдәге кешеләрне җәфалаганнан соң коллективта эшли алмавымны һәм нәселле атларның ите, пошиларның савымын арттыру кебек темаларга кино төшерүнең үзем өчен кызыксыз икәнен аңладым. Гомер кыска, вакытны өстән төшкән күрсәтмәләрне үтәүгә түгел, файдалырак эшләргә багышларга кирәк. Буйсынып эшләү холкыма да, атыма да туры килми. Чөнки исемем Әлфәрит – гарәпчәдән бердәнбер, фамилиям “ирләр патшасы” дигәнне аңлата. Миңа идеяләремне ялгызым тормышка ашыру ансатрак. Шуннан үземә рәссам буларак Татарстанны читтә танытырга дигән максат куйдым. Безне “Ак Барс”, “Зенит” такымнары аша гына түгел, сәнгать аша да танып белсеннәр иде. Бу максатка ирешеп барам да бугай.

"Өйләнү гадәте" Әлфрид Шәймәрданов рәсеме
"Өйләнү гадәте" Әлфрид Шәймәрданов рәсеме

Мәскәүдә дистәдән артык шәхси күргәзмәләрем үтте. Мөгаен, бу җәһәттән Татарстан рәссамнары арасында мин алдынгылыктадыр. Безне үз казаныбызда түгел, читтә танытырга кирәк. Моңа мисал итеп Рудольф Нуриевны, Софья Гобәйдуллинаны, Федор Шаляпинны китерергә була. Дөрес, читкә чыккан милләттәшләрнең кайберләре татарлыгын инкарь итә, ләкин аларның фамилияләре барыбер безнең файдага эшли.

– Сез читтә танылган һәм читтә яшәп калган кешеләрне санадыгыз. Үзегез Казанда яшисез.

Сәнгать ул – матур чәчәкләр, зәңгәр күк йөзе генә түгел, ул – тарих, җитди вакыйгалар

– Казанда яшим, әмма иҗатым читтә кайный. Чөнки абруйлы белгечләр, сәнгать осталары, тәнкыйтьчеләр һәм коллекционерлар барысы да читтә. Мисалга, Казанда 30 ел эшләү дәверендә бер генә профессионал коллекционерны очратмадым. Сәнгать белгечләренә килгәндә, мин аларны үзем өйрәтә алам. Әзерлегем шул дәрәҗәдә, алар лекцияләремне сәгатьләр буе тыңлый ала. Шулай эшлим дә. Кешеләр сәнгатьне аңласыннар өчен наданлык белән дә көрәшергә туры килә. Сәнгать ул – матур чәчәкләр, зәңгәр күк йөзе генә түгел, ул – тарих, җитди вакыйгалар. Тирә-юнеңдә шундый югалтулар барганда ничек инде тәти картиналар язып була?

– Югалту дигәннән, Татарстан узган елны зур югалтулар белән төгәлләде. Татар теленә һөҗүмдә дә оттырдык...

– Без хәзер, әйтик, Англиядәге ирландлар хәлендә калдык. Мондый шартларда безгә оста дипломат, үтә сизгерлек күрсәтергә һәм саклана белергә кирәк. Хәлне конфликтка кадәр үстерсәк, без бөтен нәрсәне, халкыбызны да югалтачакбыз. Туган тел һәм икътисади югалтулар бездә генә түгел, рус булмаган бөтен халыкларда. Татарлар исә шундый шартларда телне һәм мәдәниятне саклап калу гына түгел, үстерә алуы белән дә үрнәк булырга тиеш. Әнә бит яһүдләрне ничә гасыр илсез иттеләр, ә алар көчле милләт булудан туктамады. Безгә үз казаныбызда гына кайнамаска, башка милләтләргә, илләргә танылырга вакыт. Без аны булдыра алабыз. Минем максатым да шул. Дусларым да шул юлдан бара. Мәсәлән Ирек Мусин, санкцияләргә карамастан Германиядә күргәзмә үткәрергә йөри. Алманнарга Татарстан сәнгате кызык тоелган һәм алар Иреккә булдыра алганча ярдәм итәләр. Кыскасы, мин проблемны актив рәвештә һәм тыныч юл белән хәл итү ягында.

"Җәннәттән куылу" Әлфрид Шәймәрданов рәсеме
"Җәннәттән куылу" Әлфрид Шәймәрданов рәсеме

Татарларны битарафлыкта гаепләргә ашыкмасыннар. Алар дәшми калырга мөмкин, ләкин хезмәте белән ул барыбер хөрмәт казаначак. Әнә Казанга кытайлар үтеп керде, халык тырышып-тырышып кытайчаны үзләштерә. Ул бит аны алар бик күп булганга түгел, хезмәтләре белән шул дәрәҗәгә ирешкәнгә күрә өйрәнә. Японнар белән дә шул хәл.

– Сез берләшеп теләсә нинди проблемны җиңеп була дисез. Ә бит рәссамнар бердәм түгел, әллә ничә берлеккә бүлгәләнгән. Бәлкем ул берлекләрнең кирәге дә юктыр?

– Әле эшли генә башлаган яшь рәссамнарга рухи яктан да, оештыру җәһәтеннән дә ярдәм кирәк. Бу җәһәттән берлек этәргеч бирә ала. Үземә килгәндә, рәсем юнәлешендә белем алмагач, баштарак рәссамнар актив рәвештә мине араларына алмаска тырыштылар. Мин бит бу өлкәгә мактаулы исемнәр, кәгазьләр, премияләр алу өчен түгел, иҗат итәргә дип килдем. Ә акча эшләү – анысы инде икенче мәсьәлә. Картиналарым мин яшәгән чорның символына әйләнсә, мин бәхетле булыр идем. Ә берлекләрдә көч үзара эткәләшү, бүлгәләнүгә сарыф ителгәнче, яшь алмашка ярдәмгә тотылса, хәерлерәк булыр иде. Хәзер исә транспорт һәм остаханәләр өчен тарткалашып мәш киләләр.

Безне хакимият хөрмәт итми. Иҗатыбыз белән бернинди кызыксыну юк

Казанда яшәгән 30 ел эчендә мин бер генә рәссамның да үсеп чыкканын, бөтен Русиягә танылган исемнәрне күргәнем юк. Монда бәлкем берлекләр түгел, аларны әзерләгән уку йортлары гаепледер. Сәнгать училищесын тәмамлаган кешеләр бөтенләй башка өлкәләргә кереп китә, үзләрен еш кына сәнгатьтә таба алмыйлар бит. Бу яктан, бернинди белеме булмаган килеш, Русиядә һәм чит илләрдә танылып, мин аларга тере кисәтү булып торам. Лондондагы иң яхшы рәссамнар басмасына кертелдем, Польша һәм башка чит илләргә даими чакырылып торам. Әмма чикне үткәндәге кырыс шартлар бик күп чакыруларны кире кагарга мәҗбүр итә. Җыенып барырсың да чарага, әмма картиналарны кире кайтканда таможнядан үткәрү читен. Русия таможнясы рәссамнарның кулларын бәйләде, без картиналарны халыкара күргәзмәләргә алып бара алмыйбыз. Җыеп әйткәндә, рәссамнар дөньясындагы вазгыять сөендерми. Ул шул хәлгә килеп җиткән, безне хакимият хөрмәт итми. Иҗатыбыз белән бернинди кызыксыну юк. Совет заманында һәр күргәзмәгә беренчеләр йөри иде. Мондый хәлдә калуыбызда без барыбыз да гаепле.

"Канарда ял итү" Әлфрид Шәймәрданов рәсеме
"Канарда ял итү" Әлфрид Шәймәрданов рәсеме

Иҗатымны урам себерүчедән президентка кадәр – барысы да хөрмәт итәчәк

Мин икенчерәк юлдан киттем. Танылган рәссам булачакмын, хәер, танылдым да бугай инде, иҗатымны исә урам себерүчедән президентка кадәр – барысы да хөрмәт итәчәк. Моңа ирешәчәкмен. Алайса Никас Сафронов килә, барысы да йөгерешә. Ә бит бәхәсле типаж, әмма ул пиар буенча даһи! Үз илеңдә пәйгамбәр булып булмый дигән гыйбарә дә бар бит әле. Үзеңнекеләрнең игътибарын җәлеп итәр өчен каядыр китәргә һәм кунак сыйфатында кайтырга кирәк бездә. Бу рәссамнарга гына түгел, җырчыларга, композиторларга да кагыла. Мәскәүнең зур залында җырлаган җырчыны монда да аһ дип каршы алалар. Үзебездә чакта исә аңа бер генә сәхнәдә дә урын булмаска мөмкин. Шуңа күрә рәссамнарга Татарстан белән чикләнмәгез, иҗатыгызны читтә танытыгыз диясем килә.

– Татарстаннан китәргә җыенган кеше кебек сөйлисез?

– Картиналарым Мәскәү, Коломна, Екатеринбур музейларында саклана. Татарстанның бер генә музеенда да минем картина юк. Шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз.

– Ләкин бит бездә наив сәнгать музее гомумән юк.

– Андый музей оештырырга бик ерак әле без. Чөнки бу төр Татарстанда бөтенләй дә юк диярлек. Мин – беренче рәссам. Наив сәнгать рәссамнарының язмышы бертөрлерәк. Аларны академик рәссамнар кабул итми. Башта Пиросманига да "син грузиннарны хурлыкка калдырган рәссам" дип әйтәләр. Берзаман зур белгечләр килеп, сездә Пиросмани дигән даһи рәссам яши дигәч, грузин белгечләре шакката. “Ул бит ашханә-духаннарны гына сурәтли, Грузияне хурлыкка калдыра. Сез шул Пиросмани аркылы грузиннар артта калган халык дип күрсәтергә телисез”, диләр. Тарих исә иң кыйммәтле картиналар Пиросманиныкы икәнне күрсәтте. Бер генә академист ватандашы да ул яулаган үргә җитә алмады әле. Чөнки Пиросмани гап-гади иҗатында шул чорда яшәгән халыкның халәтен чагылдыра алган. Мин дә шуңа омтылам һәм шулай булачагына ышанам.

Әлфрид Шәймәрданов рәсемнәре
Әлфрид Шәймәрданов рәсемнәре

– Сезнең төрле билгеләрдән генә торган авангард картиналар да бар бит әле?

– Кайчак шундый образлар туа, аларны предмет аша сурәтләп булмый. Бу очракта билгеләр ярдәмгә килә. Билгеләр, символлар бик тирән мәгънәгә ия. Кешеләр палеолит чорыннан ук билгеләр ярдәмендә аралашканнар. Әйтик, әйләнә ул – галәм, квадрат – җир... Әгәр без бу билгеләрне укый белмибез икән, билгеле инде әлеге картиналар да буш кебек күренә. Малевич ясаган “Кара квадрат” картинасының да йөзәрләгән миллион сум торуы да аңлашылып җитми. “Кара квадрат” нәрсәнедер аңлатсын өчен төсләр мәгънәсен, геометрик фигураларның ни аңлатканын белергә кирәк шул.

– Төсләр дигәннән, сезнең картиналар җете...

– Мин аны татарлыгыма бәйлим. Генетик яктан менә шундый җете төсләргә мәхәббәт салынгандыр дип уйлыйм.

– Рәсем сәнгатенә үзлектән өйрәндем дидегез. Барыбер киңәшчегез булгандыр, укытучысыз да нәрсәгәдер төшенергә мөмкин түгелдер?

– Әле шушы юлга кереп китәргә карар иткән чак кына иде. Кулга бер буклет килеп эләкте. Джетулио Альвианиның күргәзмәсе турында иде ул. Артында электрон адрес язылган. Тоттым да, киңәш сорап хат яздым. Җавап булыр дип ышанмаган идем дә. Ә ул кыска гына хат язды! Дөрес, үзе дә гаҗәпләнгән иде. Русия турында Мәскәү, аракы һәм Себердән кала берни дә белмим дип әйткән. Ә монда Казан, татар кешесе... Ул миңа "картинага керешкәндә үз хисләреңә генә таянма" дигән. Чөнки алар һәркөнне үзгәрә ала. Рәссам әйләнә-тирәне дикъкать белән күзәтергә, вакыйгаларга анализ ясарга, шуннан соң гына эшкә керешергә тиеш.

Һәрбер кешенең укытучысы була. Укытучысын тапкан кешедән дә бәхетле зат юк. Минем дә укытучым бар. Сәнгать белгече Иван Соловьев иде ул. Аяклы энциклопедия дип менә шундый кешеләргә әйтәләр. Ул мине бөтен күргәзмәләргә диярлек йөртә һәм төрле өлкәләрдән белем бирә иде. Рәссам сәясәттән дә, медицина, әдәбияттән дә белгеч булырга тиеш дия иде.

– Тумышыгыз белән Саба районыннан булгач, күргәзмәгә президент Рөстәм Миңнеханов та килә торгандыр?

– Әйттем бит инде, без – татар рәссамнары югарыдагыларга кызык түгел. Килсә, яхшы булыр иде әлбәттә!

XS
SM
MD
LG