Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәссам Роберт Гайсин: "Тамырлардан аерылудан куркам"


Рәссам Роберт Гайсин
Рәссам Роберт Гайсин

Рәссам Роберт Гайсинның 60 яшьлеге уңаеннан "Хәзинә" картиналар галереясендә ачылган күргәзмәсендә авылны, якташларын, балачагын сагынып ясалган мифик, хисле кырыклап картинасы урын алган. Рәссам фикеренчә, "милли йөзе булмаган картиналардан моң бөркелә алмый. Моң юк икән, аның җаны да юк".

Казан читендәге бистәдә яшәүче рәссам Роберт Гайсин, кылкаләм остасы үзенең фикерен иҗатында әйтә, мине сөйләргә кыстамагыз, дияргә ярата. Ләкин Азатлык аннан Суриков исемендәге институтның Казан филиалы укытучысы буларак рәсем сәнгатендәге проблемнар турында сорамыйча булдыра алмады. Татарстанның атказанган рәссамы бу уңайдан "тиздән җансыз иҗатка күмелеп калачакбыз" дигән фикерен әйтте.

Аныңча милли йөзе булмаган картиналардан моң бөркелә алмый. Моң юк икән, аның җаны да юк, ди ул. Рәссамның 60 яшьлеге уңаеннан 16 ноябрь "Хәзинә" картиналар галереясендә ачылган күргәзмәсендә исә авылны, якташларын, балачагын сагынып ясалган мифик, хисле кырыклап картинасы урын алган. Араларында Тукай әсәрләренә нигезләнеп иҗат иткән “Әкияти урман”, “Көтү каршылаганда”, “Керкәле”, “Якташларым”, “Ком дәрьясында” дигәннәре дә бар.

Роберт Гайсин: "Милли йөзе булмаган картиналардан моң бөркелә алмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:05 0:00

– Роберт абый, авыл малаена рәссам булу мөмкинлекләре бармы?

– Минем язмышым башкачарак булды. Музыкант абыем Рамзис Гайсин мине Казанга алдырып, консерватория каршындагы музыка мәктәбенә укырга керүдә ярдәм итте. Менә шушы уку йортында музыка тәэсирендә акрынлап рәсем ясый башладым. Якында гына шәһәрнең 3нче китапханәсе урнашкан, буш вакыт булган саен шунда барып, рәсем сәнгате турында китаплар ала идем. Җиденче сыйныфта укыганда дөньямны онытып рәсем ясыйм, эшләгән эшләрем дә күбәйде. Моны Ольга Майорова дигән сыйныфташым да күрде һәм әтисе, атаклы рәссам Александр Майоровның остаханәсенә алып баргалый башлады. Сигезенче сыйныфны мин инде музыка мәктәбендә укымадым, рәсем сәнгате училещесына кабул ителдем. Дөрес әйтәсез, мондый бәхет авыл малайларының бик сирәгенә эләгә. Бездә, укытучы гаиләсендә китап уку, рәсем ясау табигый иде. Безнең кулда китап булды, әни берәр кая киткәндә "рәсем ясый торыгыз" дип әйтә иде.

– Зур-зур рәссамнар сәнгатьнең милләте юк дияргә ярата. Ә сезнең рәсемнәрдә милли рух бар.

– Иҗатыма йогынты ясаган ике кеше бар. Аның берсе – рәссам Харис Якупов, икенчесе Илдар Зарипов. Харис абый күргәзмәләр комиссиясе әгъзасы буларак киңәшләрен бирә иде. Картиналарыңда үзеңне югалтма, дия иде. Илдар абый белән егерме елдан артык дус булдык. Остаханәсенә йөрергә яраттым. Беренче тапкыр студент чагымда бардым, аның турында триптих язарга бирем биргәннәр иде. Шул беренче очрашуда ук бик озак сөйләшеп утырдык. Картиналарны идәнгә ятып күзәтергә кушканы истә. Нәрсә сизәсең, Роберт, ди. Мин әйтәм, моң бөркелә кебек. Шул-шул, җанлы әйбердән моң бөркелә, дип җөпләп куйган иде. Илдар абый беренче тапкыр картиналарның да моңлы булуын күрсәтте, мин гомергә рәхмәтле аңа. Ә бит бик дөрес ясалган, ләкин үзенә җәлеп итми торган эшләр дә бар. Димәк, моң бөркелми, димәк җансыз.

Роберт Гайсин рәсеме
Роберт Гайсин рәсеме

– Рәссамнар арасында дуслык бармы?

– Ике дустым бар: Анатолий Егоров һәм Әлфия Ильясова. Әлфия белән күргәзмәләр дә бер үк көндә, янәшә залларда узарга тиеш иде. Ләкин аңа Төркиягә китәргә туры килде һәм ниятебез тормышка ашмый калды. Рәссамнар дөньясын тулаем алганда, дуслык бар дип өздереп әйтеп булмый. Көнләшү, сүз йөртү кебек ямьсез күренешләр җитәрлек. Бу нилектән шулай, әйтә алмыйм.

– Татарстан рәссамнарының биш берлеккә бүлгәләнүенә дә көнләшү сәбәпчеме?

– Мөгаен, шулайдыр. Мин башта Тартарстан берлегенә кабул ителдем, хәзер инде Русия рәссамнары берлегенең Татарстан бүлеге әгъзасы.

– Татарстан берлегендә исәптә тору гына җитмимени?

– Русия берлегенең мөмкинлекләре күбрәк. Аның әгъзасы булмасам, миңа "Хәзинә" галереясенең күргәзмә залын кем бирер иде? Ике берлеккә дә кертем кертәсе килми, шуңа Русия берлегендә генә калдым инде.

– Күргәзмәләрегез еш буламы?

– Унынчы күргәзмә оештырылды. Төрле җирләрдә узды ул. Бусында – кырыклап картина, алар соңгы күргәзмәдән соң, ягъни 2012 елдан алып бүгенгәчә ясалган картиналар.

– Бүген рәсем сәнгатендә төп проблема нинди сезнеңчә?

Суриков институтын югалттык, моның әҗерен әле күрәсебез бар

– Үзебездә милли кадрлар әзерләү туктатылды. Мин Суриков исемендәге институтның Казан филиалында укытучы идем. 4 декабрь миңа 60 яшь тула, 5 декабрьдә безне эштән җибәрәчәкләр. Менә шундый бүләк. Ләкин эшсез калуда гына түгел хикмәт. Институтны югалттык, моның әҗерен әле күрәсебез бар. Бер генә мисал китерәм: Петербурда, Мәскәүдә күргәзмә оештыруда турыдан-туры катнашканым бар. Шул күргәзмәләргә татар фамилияле кешеләрнең дә рәсемнәре куела иде. Фамилия үзебезнеке, ә рәсеме безнеке түгел.

Рәссам Роберт Гайсин
Рәссам Роберт Гайсин

Тамырларыңнан качу хәерлегә илтми. Тамыр корыса, матурлык та калмый

Монда да шундый хәлгә калачакбыз әле. Тамырларыңнан качу хәерлегә илтми. Без агачның матур өлешен, ябалдашын, кәүсәсен генә күрәбез. Ә бит аның иң көчле, мәгърур өлеше – тамыры. Тамыр корыса, матурлык каламы? Калмый шул, корый. Милли үзенчәлеген югалткан рәссамның иҗаты көчле була аламы? Сорауга җавапны һәркем үзенчә бирер, әмма мин тамырдан аерылудан куркам.

Туган ягым – Лениногорски районының Керкәле авылыннан чыгып киткәнгә күпме гомер узды, барыбер кайтып йөрим. Төп нигездә хәзер башка кешеләр яши, шуңа йортка кергәнем юк иде, быел кердем. Ай, авыр булды, өебезне, гомер бакый торган, бабай салып калдырган таш каралтыны танымадым. Бары тик чыкканда гына чолан ишеге ярыгыннан бер яктылык сирпелгәндәй булды. Балачагым миңа карап торган сыман.

Тагын бер проблем – остаханәләрнең җитәрлек булмавы. Остаханә өчен көрәш тә рәссамнар арасында таркаулык китереп чыгарды. Мәсәлән, мин иҗат юлымны Чабаксар каласында башлаган идем. Андагы остаханәләргә исең китәрлек. Бездә көндез чыра яндырып эзләсәң дә 70, 90 кв. метрлы остаханәләрне таба алмыйсың. Ә анда бар. Бездә иң зурысы 40 кв метр. Чабаксарда остаханәдә бөтен уңайлыклар, санузел булса, безнең чардакларда ул турыда хыялланырга гына кала. Проблемнар күп, аларны көне буе санарга була.

– Гаиләдә татарча сөйләшәсезме?

– Күбрәк русча сөйләшәбез шул. Белмим, шулай килеп чыкты инде.

– Чын сәнгать сатылмаска тиеш дидегез. Ә ничек тормыш алып барырга соң?

– Рәссамга беркем дә ярдәм итми. Үзеңә таянырга гына кала. Үз өем белән яшим, 1973 елны төзелгән йортны сатып алдым. Остаханәм дә шунда. ТӨРЕКСОЙ оештырган күргәзмәгә баргач, бер төрек рәссамы нинди машинада йөрисең дип сорады. Машинам юк, сәпидтә элдерәм, мин әйтәм. Ә ул инде әллә ничәнче машинасын алмаштырган. Башта шаяру дип кабул итте бу. Шаярмаганымны аңлагач, шаккатты. Ничек инде рәссам шундый шартларда яши янәсе. Тагын бер мисал. Безнең Карьер бистәсендә коймага игълан ябыштырырга яраталар. Кайчак укып, көлемсерәп китәм. Көлемсерәмичә ни, урам себерүчегә, җыештыручыга 12-14 мең сум эш хакы тәкъдим итәләр бит. Мин дә, Русиянең атказанган рәссамы, доцент буларак Суриков институтында 14 мең хезмәт хакы ала идем. Тиздән ул да булмаячак. Җае чыгар анысы. Ләкин мин чын сәнгать сатылмаска тиеш дигән фикердән баш тартырга җыенмыйм. Бөтенләй сатмыйм дип тә әйтмим, ләкин иҗат – табышка, бизнеска әйләнә алмый. Бизнесмен рәссәмнар да бар. Әмма аларда иҗат югала. Урамда тәнен саткан хатын-кызның гаилә җылысын саклаучыга әйләнә алмавы белән бер ул. Кырыс яңгыраса да, шулай.

– Никас Сафроновны әйтәсезме?

– Аның курсташлары, укыганда шундый көчле график иде дип искә ала. Кая китте бу талант дип аптырыйлар хәзер.

– Сатуга куелган рәсем кайсы ягы белән аерыла соң?

Миңа китап кебек укыла торган рәсемнәр якын

– Аларда эчтәлек юк. Әйтик, натюрморт ясыйлар, тәнне... Халыкка исә матурлык кирәк, ул картинага багып уйланып торырга яратмый. Йортындагы диварына туры килсә, шул җиткән. Мондый эшләр кирәкми дип әйтмим, булсын. Ләкин миңа китап кебек укыла торган рәсемнәр якын.

Роберт Гайсин рәсемнәре
Роберт Гайсин рәсемнәре

Тагын бер кызыклы күзәтүемне әйтим әле. Без укыган чорда рус әдәбияты китапларына инша язу өчен Репин, Васнецов, Шишкин, Левитан, Серов картиналарын урнаштыралар иде. Бала аңына кечкенәдән менә шушы рәссамнар иҗаты сеңдерелде. Әйтерсең, башкалар юк. Петербурда укый башлагач, укытучым миңа күргәзмәләрдә халыкның нинди картиналарны үз итүен күзәтергә кушты. Гаҗәп бит, югарыда телгә алынган рәссамнар янында бик туктамыйлар, ә Михаил Врубель рәсемнәре янына халык җыела! Аны белгечләр дә күрмәмешкә салышты. Бары тик 1995 елларда модерн үрнәге буларак телгә ала башладылар. Татарстанда кайбер иҗат әһелләрен күрмәмешкә салышу да бүлгәләнүгә китермәдеме икән әле дип тә уйлыйм.

– Бөтен җирдә дә шул ук хәлме?

– Башкортстанда төркемгә оешу, әллә ничә берлек булдыру юк. Ул яктан анда тынычлык. Анда дустанә мөнәсәбәт дип сиздем мин. Сүз йөртергә кирәкми, рәссамның бөтен белгәне – эш булырга тиеш. Сальвадор Дали болай дигән бит: "Рәссам – син оратор түгел, шуңа күрә авызыңа май кап та эшлә", дигән. Хак сүзләр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG