"Былтыр безнең илгә төшкән фаҗигаләргә карамастан, дөнья Җир шарында американнардан да батыррак, инициативрак, тәвәккәлрәк халык юклыгына инанды... Бергә без имин, көчле һәм горур Америка төзүне дәвам итәбез", диде Трамп.
Шул ук вакытта ул "элекке президент идарәләренең чикләрне контрольдә тотмавы илдә рөхсәтсез мөһаҗирләрнең җинаятьчел төркемнәре оешуга, бер гаепсез кешеләрнең үтерелүенә китерде", диде. Президентның иммиграциягә кагылышлы мондый белдерүләренә демократлар канәгатьсезлек тавышлары чыгарды.
Икътисад турында сөйләгәндә, Трамп беренче чиратта салым кодексы реформасына тукталды.
Нью-Йорктагы Empire State күктерәве узган гасырның беренче яртысында бер ел эчендә төзелгән. Хәзерге вакытта юл төзелешенә рөхсәт алу өчен бер ел уза
Сәгать ярымга сузылган чыгышында Трамп Конгресстан инфраструктура корылмалары өчен 1,5 триллион доллар бүлүгә рөхсәт сорады. "Нью-Йорктагы Empire State күктерәве узган гасырның беренче яртысында бер ел эчендә төзелгән. Хәзерге вакытта юл төзелешенә рөхсәт алу өчен бер ел уза, оят түгелме?" диде АКШ президенты.
Дональд тотрыксыз режимнар, террорчы төркемнәр һәм көндәшләр, шул исәптән Кытай белән Русия, "безнең мәнфәгатьләргә, безнең икътисадка һәм безнең кыйммәтләргә каршы чыга" дип аларга "тиңе булмаган көч" белән каршы торырга чакырды.
"Бу куркынычларга каршы торганда, без көчсезлекнең низагка илтүче ышанычлы юл булуын һәм тиңе булмаган көчнең үзебезне саклау өчен ышанычлы чара булуын беләбез", диде ул. "Шул сәбәпле, мин Конгресстан саклану бюджетын киметүне туктатуны һәм безнең хәрбиләрне тулысынча финанслауны сорыйм", дип тә өстәде.
Трамп Конгресс әгъзаларын "Иран белән коточкыч атом килешүендәге зур җитешсезлекләрне" төзәтергә чакырды. Элекке президент Барак Обама чорында, 2015 елда Тәһранны атом коралы ясаудан баш тартырга күндерү максатында Иран белән дөньяның алты куәтле дәүләте арасында төзелгән килешүне ул шундый сүзләр белән бәяләде.
Узган Яңа ел бәйрәме көннәрендә Иранның дини җитәкчелегенә каршы күтәрелешне искә алып Трамп "Америка Иран халкының ирек өчен кыю көрәшен хуплый" диде. "Иран халкы үзенең коррупцион диктатурасының җинаятьләренә каршы күтәрелгәч, мин дәшми тормадым", дип өстәде президент.
Трамп шулай ук Төньяк Кореяның атом коралларына ия булу омтылышы бик тиздән Кушма Штатларга куркыныч тудырачак диде. Ул Вашингтонның Төньяк Кореяга һәм аның атом коралы омтылышларына каршы "максимум басым" капманиясе алып баруы турында сөйләгәндә бу илне "рәхимсез диктатура" дип атады.
Элегрәк без куркынычлы йөзләрчә террорчыны ахмакларча иреккә чыгардык һәм сугыш кырында аларны тагын очраттык
Ул шулай ук АКШның Гуантанамодагы хәрби тоткарлау үзәге эшчәнлеген дәвам итү турында фәрман имзалаганлыгын игълан итте. "Элегрәк без куркынычлы йөзләрчә террорчыны ахмакларча иреккә чыгардык һәм сугыш кырында аларны тагын очраттык, шул исәптән "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме җитәкчесе әл-Багдадины" диде Трамп.
Шулай итеп Трамп әлеге карары белән элекке президент Барак Обаманың Гуантанамо төрмәсен ябу карарын гамәлдән чыгара.
Обама 2009 елда хакимияткә килү белән бу хәрби тоткарлау үзәген мөмкин кадәр тизрәк ябу турында фәрман имзалаган иде. Әмма, Конгрессның каршылыгы сәбәпле, ул әле дә ябылмаган.
Дөньяның төрле урыннарында тоткарланган йөзләрчә кеше әлеге тоткарлау үзәгенә китереп ябыла иде. Аларның күпчелеге 2001 елның 11 сентябрендәге террор һөҗүмнәреннән соң башланган Әфганстан сугышы барышында әсир итеп алынганнар, шул исәптән дистәләгән русияле иде. Араларында берничә татар кешесе дә булды. Соңгы татар тоткыны, Әфганстаннан китерелеп, 14 елдан артык утырган Равил Минһаҗев бер ел элек иреккә чыгарылып Гарәп Әмирлекләренә тапшырылды. Гуантанамо төрмәсендә иң күбе - 2003 елда 680 тоткын булса, хәзер 41 тоткын бар.
Трамп хакимиятенең беренче елы шактый дулкынлы булды.
Президент үзенең республикан беректәшләре белән зур салым реформалары уздыруга иреште, илнең икътисады да уңышлы гына эшләп килә, эшсезлек дәрәҗәсе кимү дәвам итә, финанс базарлары үсә бара.
Шул ук вакытта ул 2017 елның гыйнварында хакимияткә килгәннән бирле инде күпсанлы югары җитәкчеләр алмашынды, төрле дәүләт оешмалары арасында каршылыклар чыкты.
Трапмның беренче елы шулай ук аның һәм аның якыннарының Русия белән бәйләнешләрен тикшерүләр белән дә тарихка кереп кала.
Трамп белән бәйле дүрт кешегә төрле гаепләр, шул исәптән Федераль тикшерүләр идарәсенә ялган сөйләү гаепләве белдерелде яки алар гаепләрен таныды. Шуларның берсе - Трампның беренче дәүләт иминлеге киңәшчесе Майкл Флинн.
Беренче елында ук илдә Трампны хуплаучылар моңарчы АКШ тарихында күрелмәгән дәрәҗәдә кимеде. Моңарчы бер генә АКШ президентының да абруе беренче елда бу кадәр нык төшкәне булмаган.