Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга шәһәренең 10нчы урыс мәктәбендә укучыларның күпчелеге татар телен ана теле буларак сайлаган. Азатлык әлеге мәктәптә булып кайтты.

Мәктәп Алабуганың яңа бистәсендә урнашкан, ике бинадан тора һәм биредә 1963 бала белем ала. Аларның 1600е татар телен ана теле буларак өйрәнә. Көчкә генә ике сменага сыябыз, дип әйтә мәктәп мөдиренең милли эшләрдә урынбасары Гөлнара Хөсәенова.

"Татар телен ихтыярига калдыру безнең мәктәп өчен аяз көндә яшен суккан кебек булды. Ләкин безнең мәктәп җитәкчесе бер татар теле укытучысын да кыскартмады. 23 татар теле укытучысы ничек бар иде, бүгенге көндә дә шулай, әмма аларның сәгатьләре кимеде. Хәзер 18-20 сәгатькә генә калды, ләкин дәресләре 18 сәгатьтән дә аз булган укытучы юк.

Алабуга мәктәбендә укучыларның күпчелеге татар телен сайлаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:43 0:00

Урыс мәктәбе булуга карамастан, меңнән артык бала татар телен сайлады

Бу хәлдә ата-аналарның да роле зур булды. Гаризалар җыйдык, урыс мәктәбе булуга карамастан, бездә меңнән артык бала татар телен сайлады. Әле бүгенге көнгә кадәр урыс телен сайлаган әти-әниләр, йә аларның балалары татар теленә күчәбез дип гаризалар тотып килә. Татар телен кирәк дип саныйлар, әмма араларында кире уйлаучылар да бар әлбәттә.

Хәзер безнең мәктәптә татар теле атнасына өч, ә 10-11нче сыйныфларда бер дәрес калды. 11нче сыйныфларга БДИга әзерләнү кирәк, ә алар бердәм булып татар телен сайлады", дип сөйләде Азатлыкка Хөсәенова.

Гөлнара Хөсәенова
Гөлнара Хөсәенова

Гөлнара ханым балалар татар телен яратсын, кызыксынып укысын өчен күп нәрсә укытучыдан тора дип әйтә. Гаризаларны китергән вакытта ата-аналар: "Баламны Рәмилә ханым төркеменә бирегез әле" дип сораган. Хезмәттәшләре дә аның дәресләре бик кызык үтә дип әйтә.

25 ел татар теле һәм әдәбият укытучысы булып эшлүче Рамилә Әхмәтова хәзер яңа уку елы башындагы беренче дәресләрен елмаеп искә ала.

Балалар, без бит бүген сезнең белән рэп җырлыйбыз, дим

"4нче сыйныфларны укытырга диделәр, ә анда тулысынча урыс балалары. Килеп кердем дә, сыйныф җитәкчесе минем төркемдә калачак балаларның фамилияләрен атады. Миңа бирелгән балалар белән дәрес башладым. Балалар үзләре шундый тиктормаслар булып чыкты, аларның китап та укыйсы килми. Шуннан мин: "Балалар, без бит бүген сезнең белән рэп җырлыйбыз", дим. Балаларның күзләре шакмак булды. Шулай итеп укучылар үзләре турында рэп формасында сөйләде.

Беренче дәрес безнең арада гына сер булып калсын дип әйттем, әмма балалар моны сер итеп калдыра аламы соң? Икенче дәрескә килеп керсәм, бөтен сыйныф белән дәресемә кереп утырганнар. Киләсе елга сезне дә тулысынча алам дип сөйләштек", дип сөйләде Әхмәтова.

Рәмилә Әхмәтова
Рәмилә Әхмәтова

Әхмәтова укыткан бүлмәгә килеп керүгә үк күзләр чигүле кулъяулыкларга һәм почмакта торган иске сандыкка төшә. Бүлмәнең бер почмагы музей кебек эшләнгән. Барлык экспонатларны да Рамилә ханым туплаган.

Дәрес уен рәвешендә иде, җырлар белән үрелеп барды

Дәрес башлангач, аның темасын укучылар кроссворд чишкәч кенә белде. Теманың туган илгә багышланганын ачыклагач балалар бергәләшеп Татарстан гимнын башкардылар, аннан республикада булган шәһәрләр, елгалар, яшәгән халыклар турында сөйләделәр. Дәрес уен рәвешендә иде, җырлар белән үрелеп барды.

Рәмилә ханым сүзләренчә, укытучы ихлас, балаларны ярата һәм үз фәненә мөкиббән икән, балаларда да татар теленә кызыксыну һичшиксез артачак.

Татар телен балаларга аңлатыйм дисәң, иң беренче аның кирәклеген аңлатырга кирәк

"Укытучы баланы чын күңеленнән яратырга тиеш, ишекнең теге ягында "мин монда акча эшләр өчен генә йөрим", дисәң, сыйныфка елмаеп керсәң дә укучы синең эчеңдәгеләрне барыбер аңлаячак. Аннан соң татар телен кагыйдәләр ятлатып, өй эшен күп итеп биреп кенә өйрәтү дөрес түгел, минемчә. Татар телен балаларга аңлатыйм дисәң, иң беренче аның кирәклеген аңлатырга кирәк. Дәресне уен формасында алып баргач минем укучылар аны җиңел итеп, уен кебек кабул итә. Шунлыктан өйрәнү дә җиңел тоела аларга", ди укытучы.

Әхмәтова шук укучыларны да үз итә. "Сәламәт бала тиктормас булырга тиеш, алар дәрестә кымшанмыйча, тыныч кына утырса, аларга да, миңа да авыр булыр иде" ди.

Татар теленең дәрәҗәсе төшүнең сәбәпләрен Әхмәтова татар мохите булмауда күрә. Аның фикеренчә, халык татар телен белмәсә дә яши алам дип уйлый. Кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора ди ул.

Читтән кайткан ата-ананың болгатып алуы да телнең дәрәҗәсен төшерде

"Мин үзем кибеткә кергәч, беренче булып татарча эндәшәм, әгәр дә мине аңламыйлар икән, тавыш күтәреп тормыйм, русча кабатлыйм. Сатучы татар булса, ул инде миңа рәхәтләнеп татарча җавап бирә. Әгәр татар милләтеннән булган кешеләр үз теле өчен янып-көйсә, безнең милләт алга таба да яшәр", ди укытучы.

Әхмәтова татар теленә караш үзгәрүдә читтән килгән ата-аналарның интернеттагы каршы эшләренең дә тәэсире булды дип саный.

"Алабуганы алсак, монда читтән кайткан берничә ата-ана интернетта башлап җибәргән эш бу. Алар татар телен беркайчан да укымаган, телне ишетмәгән. Балалары әле башлангычка гына керде. Татарстанда яшәгән урыс ата-аналарның балалары балалар бакчасыннан ук татарча өйрәнә бит, алар мәктәпкә "әти-әнине" белеп килә. Шул читтән кайткан ата-ананың болгатып алуы да телнең дәрәҗәсен төшерде", ди Рамилә ханым.

Татар теле дәресен ата-аналарның теләгенә калдыруны Әхмәтова бик аянычлы хәл дип әйтә. Аның сүзләренчә, кайбер ата-аналар бу хәлне аңлап та бетерми, ә аңлап бетергәч соң булырга мөмкин. Дәрескә бирелгән сәгатьләр санын киметү дә телне өйрәнүне кыенлаштыра, ди ул.

Тел бетсә – милләт бетә дигән сүз бит бу. Ә язучылар кемгә язар? Җырчылар кемгә җырлар?

"Бу хәл татар теленә генә хас нәрсә дип әйтү бик дөрес тә түгелдер. Хәзер ата-аналарга хезмәт дәресе дә, рәсем дәресе дә кирәк түгел. Ата-аналарның күбесе татар теленең кирәклеген аңламый. Ә кайберәүләр шундыйларга ияреп кенә бара. Аннан соң, кайбер мәктәпләрдә ата-аналарга "Родной русский" дигән әзер гаризалар өләшеп татар телен бетереп куйганнар. Алга таба да шулай барса, бу бөтенләй үзгәртә алмасслык хәлгә китерәчәк, тел бетсә – милләт бетә дигән сүз бит бу. Ә язучылар кемгә язар? Җырчылар кемгә җырлар?" дип сөйләде Рәмилә ханым.

Әлеге мәктәпкә 25 ел җитәкчелек Роза Салихова, татар теле белән бәйле булган хәлләр мәктәпнең, укучыларның, ата-аналарның бердәмлеген сынады, дип әйтә. Бөтенләй урыс булган ата-аналарның татар телен укыту яклы булулары бу сынауда җиңелмәскә ярдәм итте, ди ул.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG