Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Осетиядә осетин телен укыту дәвам итә


Владикавказда осетин телендә генә белем бирүче бердәнбер мәктәп укучылары
Владикавказда осетин телендә генә белем бирүче бердәнбер мәктәп укучылары

Төньяк Осетия мәктәпләрендә осетин телендә белем бирү туктатылмаган. Анда да прокуратура мәктәпләрнең уку програмнарын тикшергән. Осетинча укыту хәзер мәҗбүри түгел, әмма урыслар да гариза язып балаларын осетин теленә атнасына 3-4 сәгать укыта. Азатлык бу республикада осетин теленең мәктәпләрдә ничек укытылуын белеште.

Төньяк Осетия башкаласы Владикавказда математиканы тирәнтен өйрәтүче лицейда осетин телен барлык балалар да укый. Лицей мөдирәсе Льяна Бирагова Азатлыкка сөйләгәнчә, лицейдагы укучының 60 проценттан артыгы осетиннар, 40 процентка якыны йә катнаш гаиләдән, йә башка милләт вәкилләре.

Төньяк Осетиядәге ике дәүләт теленең берсе булган осетин теле элек лицейда, республиканың барлык мәктәпләрендәге кебек, мәҗбүри укытылган. Бу уку елында мәгарифтә урыс теленнән кала башка халыкларның телләрен кысу башлангач осетинчаны ата-аналар гаризасы нигезендә укыта башлаганнар.

Бирагова әйтүенчә, лицейдагы бер меңләп укучының барысының да ата-аналары балаларына осетин телен өйрәтүне сорап гариза язган. Бары тик киләсе елдан бу лицейда укый башлаячак бер баланың гына ата-аналары осетин телен өйрәтүгә каршы булуларын белдергән.

Узган көздә Төньяк Осетиядә дә, Татарстандагы кебек, мәктәпләрнең уку програмнарында ана телен укытуның ничек куелганын тикшергәннәр. Ноябрь аенда прокуратура күп кенә мәктәпләрдә осетин теленең гаризасыз гына укытылуын ачыклавын белдерде. Прокуратура вәкилләре әлеге лицейга да килгән.

Лицейда осетин теле дәресләрендә сыйныфлар икегә бүленә. Осетинча сөйләшүчеләр телне тирәнтенрәк өйрәнүче төркемгә керсә, бу телне начар белүчеләр башка төркемдә аны җиңеләйтелгән методика белән өйрәнә. Әмма барысы өчен дә осетин теле һәм әдәбияты сәгатьләре бер үк санда. Сыйныфына карап алар төрлечә, уртача - атнага дүрт сәгать.

Былтыр Владикавказда барлык фәннәрне дә осетин телендә генә укытучы гимназия ачылды.

Осетиядә осетин телендә генә белем бирүче гимназия ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

Республикада осетинча гына белем бирүче башка мәктәпләр юк. Хәтта авыл мәктәпләре дә фәннәрне урысча укыта. Дәүләттән бер тиен дә алмыйча иганәчеләр акчасына гына төзелгән бу гимназия интернат булып та эшли һәм анда башка районнардан килгән балалар тулысынча осетин телле мохитта яшәп укый.

Республиканың Моздок районы үзәгендә осетиннар 8 генә процент тәшкил итә, урыслар - 60 процент. Әмма биредә дә осетин телен барлык балалар да укый. Мәсәлән, шәһәрнең 7нче санлы урта мәктәбендә укучыларның барысының да ата-аналары бу уку елында осетин телен укытуны сорап гариза язган. Биредә осетин теле һәм әдәбияты атнага уртача өч сәгать укытыла. Киләсе елда ничек буласын әйтә алмыйлар.

Ирина Азимова
Ирина Азимова

19 гыйнварда Төньяк Осетиянең мәгариф министры Ирина Азимова республиканың барлык районнарында ата-аналардан осетин телен укыту-укытмау турында уздырылган сораштыруда 99 процентның бу телне укытуны сайлаганын әйтеп, "осетин телен укыту беркайчан да ихтыяри булмаячак, бу - мәҗбүри өйрәтелә торган фән" дип белдерде. Соңгы айларда русия прокуратурасының милли республикаларда мәгарифне "тәртипкә китерүе" нәтиҗәсендә Төньяк Осетиядә осетин телен укыту рәсми рәвештә ихтыяри дип танылса да, гамәлдә ул элеккечә укытыла, бары ата-аналардан балаларын бу телдә укыту турында гариза гына яздырганнар.

Татарстанда исә Дәүләт шурасы татар телен ихтыяри рәвештә ике сәгать укытуны хуплап тавыш бирде. Соңрак балаларының татар телен укуын теләүче ата-аналарның Татарстанда 69 процент, Казанда 65 процент булуы хәбәр ителде.

Шулай да, Кавказ.реалии язуынча, Русия президенты Владимир Путинның узган җәйдә Йошкар-Олада милли телләргә каршы чыгышы Төньяк Осетия халкын да икегә бүлергә мөмкин. 2010 елгы җанисәп саннарына караганда, урыслар республикада 20 процент, осетиннар 65 процент тәшкил итә. Путин чыгышыннан соң осетин теленә каршылар җанлана башлаган. Бу ризасызлык белдерүләрдә урыслардан бигрәк, республика башлыгы Вячеслав Битаровка оппозициядә булган сәясәтчеләр активлык күрсәтә. Балаларына осетин телен укытырга теләмәүчеләр алар тирәсенә туплана.

Тамерлан Камболов
Тамерлан Камболов

Төньяк Осетия Кавказдагы башка республикалардан осетиннарның ассимиляцияләнүе көчле булу белән аерылып тора. Төньяк Осетия дәүләт педагогия институтында поликультур һәм полилингваль мәгариф кафедрасы мөдире Тамерлан Камболов белдерүенчә, соңгы елларда уздырган социологик тикшеренүләр Владикавказда беренче сыйныфка баручы осетин балаларының бары 10-20 процентының гына ана телен белүен күрсәтә һәм вазгыять елдан ел начарая бара. Күпләр осетин фамилиясен йөртсә дә, инде урыс мәдәниятенә күчкән.

700 меңле республика халкының яртысына якыны яшәгән Владикавказда хәл шундый булса, авылларда телне белүчеләр күбрәк, әмма инде анда да ассимиляция күзәтелә башлый.

XS
SM
MD
LG