Мондый агентлык мөселман эшмәкәре Мансур Мәхмүтов башлангычы һәм ярдәме белән оешкан, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Таныштыру хезмәтенә иртәнге сәгать уннан кичке сигезгә кадәр анкета тутырып калдырырга мөмкин. Аның нигезендә парлар сайлап алына. Мансур әфәнде әйтүенчә, мөселман әдәпләренә нигезләнгән мондый таныштырулар яңа гаиләләр төзелүгә ярдәм итәчәк. Биредә яшь парлар белән никах дәресләре уздыру, булачак гаилә әгъзаларына ир, хатын, балалар, ата-аналар хакларын аңлату да каралган.
Моннан тыш, бәйләнешкә "Мәрхәмәтле ярдәм" сайты аша да керергә мөмкин.