Хөкемдар Лина Насырова активистка 10 мең сум штраф түләү турында карар чыгарды, дип яза Idel.Реалии. Узган атна Насыйрова шундый ук карарларны "Сайлаучылар баш күтәрүендә" катнашучы биш кешегә чыгарган иде.
Мәхкәмә утырышында Ольга Комлева үзенең гаепле түгеллеге турында белдерде. Белдерү хатына хакимиятләр тиешле вакытта җавап бирмәгән, шуңа Навальный штабы чараны килештерелгән дип саный, диде Комлева. Моннан тыш, ул полиция төзегән беркетмәләрдә каршылыклар һәм хаталар күп дип белдерә.
Хөкемдар әлеге мөрәҗәгатьләрне кабул итмәде, полиция китергән дәлилләр Комлеваның гаепле икәнен тану өчен нигезле дип санады.
Активист карарны Башкортстанның Югары мәхкәсендә шикаять итәргә җыена.
Ольга Комлева 28 гыйнвар "Сайлаучылар баш күтәрүе" йөреше башланыр алдыннан тоткарланган иде.
Гомумән алганда, Уфаның Совет районы мәхкәмәсе каршылык чарасында катнашучылар өчен салган штраф күләме 215 мең сумга җитте. Февраль ахырына тагын өч кешенең адмиистратив эше каралачак.
Башкортстан хакимиятләре "Сайлаучылар баш күтәрүе" чарасына рөхсәт бирмәгән иде. Нәтиҗдә 28 гыйнвар көнне митингка чыккан 66 кеше тоткарланды. Аларның 20сенә полиция беркетмәләр төзеде.