Чара Казанның Мулланур Вахитов һәйкәле каршында узды. Митингка нибары 50ләп кеше килгән иде.
Чарада Павел Грудининга тавыш бирергә үгетләп чыгарылган "Правда" газетын тараттылар.
Фирканең Казанның Киров районы комитеты секретаре Илшат Вәлиуллин Азатлыкка "узган гасырның 90нчы елларыннан башлап сайлаулар беркайчан да чиста, гадел булмады, сайлау бүлгеләренә үз кешеләребезне кертер өчен без бөтен мөмкинлекләрне кулланабыз", диде. Аның сүзләренчә, әле күзәтүчеләр җитеп бетми. Вәлиуллин президент сайлауның икенче туры булыр дип өметләнүен дә әйтте.
Чарада тагын бер катнашучы "Павел Грудининга каршы мәгълүмат сугышы бара", дип белдерде. "Федераль телеканаллардан безнең намзәткә сәяси пычрак агыла. Ләкин аңа күп миллионлаган халык теләктәшлек белдерә", диде ул сәхнәдән.
Митинг резолюциясендә "без бүген үзәк телеканналардан матур сурәтләр белән капланган хәрби-сәнәгать потенциалының һәм аның гаскәренең деградацияләнүен күзәтәбез", диелгән. Чарада катнашучылар "гадел һәм чиста сайлау булдыруны", "Павел Грудининның "Лаеклы тормышка 20 адым" програмында язылган чараларны тормышка ашыруны", Русия ватандашларына лаеклы тормыш итү өчен шартлар тудыруны" таләп итте.
Җомга Казанда "Русия коммунистлары" фиркасе тарафдарлары һәм каза хәлендәге йортларда яшәүчеләр митингы да узды. Анда йөзләп кеше катнашты.