Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурбәк Батулла "Бабур" дигән яңа бию яшьләрдә тарихи шәхесләргә кызыксыну уятыр дип өметләнә. Ул шулай ук "Әлиф"не әзерләгән иҗади төркемнең "Шамаил" дигән бию-спектакль әзерләвен дә әйтте.

Актер-хореограф Нурбәк Батулла "Бабур" дип аталган яңа бию иҗат иткән. "Бәлкем бу мизгелдәк (импровизация) сәхнә әсәренә дә әверелер. Яшьләрдә шундый онытылган даһи шәхесләргә карата кызыксыну бар", диде Нурбәк Азатлыкка.

Ул бу әсәренең киләчәк язмышын әлегә әйтә алмый. "Аны балет теленә күчерергә дә мөмкин, яки камера бию итеп тә калдырып була. Монда костюмнар да заманча булырга мөмкин, минемчә. Бәлки, тарихи дөреслекне эзләү дә кирәкмидер. Бу әсәр бүгенге замандагы бер егетнең Бабур турында уйланулары", ди биюче.

1483-1530 елларда яшәгән, Бөек моголлар империясенә нигез салучы, Захиретдин Мөхәммәт Бабур борынгы төрки телдә үзенең "Бабурнамә" әсәрен яза. Андижан шәһәрендә туган Бабур бу әсәрен Һиндстанда төгәлли. Галимнәр бу әсәр XV һәм XVI гасыр башларында Урта Азия, Әфганстан һәм Һиндстанда яшәгән халыкларның тарихларын чагылдыра, ул төрки шигырь теориясенең чишмә башы дип тә әйтә. Бабур падишаһ, гаскәр башы гына түгел, ә шагыйрь һәм галим дә була. Аның оныгы Акбәр Таҗ Махалны төзегән. "Бабурнамә"нең кайбер өзекләрен элекке заманнарда татарлар мәдрәсәләрдә дә өйрәнә.

Бабур ханга рәсем
Бабур ханга рәсем

Нурбәк Батулла "Бабур" биюе Әлмәттә булганда күңелгә килде дип әйтә.

"Әлмәттә "Хыял йорты" дигән спектакль куйган чакта без театрда яшәдек. Мине анда биюләр куярга чакырган иделәр. Кич белән артистлар өйләренә кайтып киткәч, залда шөгыльләнә идем. Шунда мин Инаят Хан дип аталган бер суфый музыкасына тап булдым. Шуның музыкасына импровизация ясый башладым. Ниндидер кызыклы халәт, ниндидер тынычлык, сабыр хәрәкәтләр килде миңа.

Халәт, аннары бию, аннары гына музыка барлыкка килде

Йога белән шөгыльләнәм дип әйтә алмыйм, әмма тәнне формада тотар өчен кайбер хәрәкәтләрне ясыйм. Алар үзеннән-үзе шушы импровизациягә керделәр. Анда сугышчы позасы бар. Укымышлы, мәгърифәтле, шул ук вакытта физик көчкә, энергиягә дә ия шәхес, минемчә, Бабурга бу бик туры киләдер дип уйладым.

Ихлас әйткәндә, башта импровизация, ягъни халәт, аннары бию, аннары гына музыка барлыкка килде һәм иң ахырда "Бабур" әсәре туды. Мин нәрсә эшләгәнемне үзем дә аңламадым. Бабур искә төшкәч бөтенләй үз урынына ятты кебек.

Бабур ханның шигъриятендә Һиндстанда хәким булып торган вакытта Сырдәрья-Амудәрья якларын сагыну турында да язылган. Ниндидер бер юксыну, җирсү темасы булган аның шигырьләрендә. Бу тема безгә бик якын. Җырларыбызда да шул тема күтәрелә. Менә "Ак калфак"та да", ди Батулла.

Нурбәк Батулла "Бабур" биюен башкара
Нурбәк Батулла "Бабур" биюен башкара

Нурбәк әфәнде сүзләренчә, биюгә көйне Илнар Фатыйхов язган. "Ак калфак" темасын алу да Фатыйхов идеясе. "Бию язылган видеоны мин аңа бирдем. Һәм ул үзе күзаллавынча иҗат итте һәм ялгышмадым", ди Батулла.

Нурбәк әфәнде үзенең фәлсәфи, милли, заманча биюе белән танылды. "Әлиф", "Минем Нуриев", "Качаргамы, качмаскамы?", "ДНК күчеше", "Сөембикә биюе" (Батулла куйган), "Кырымтатарларга сәлам" ("Тым-тым") яратып кабул ителде. Нурбәк Батулла, режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев һәм композитор Эльмир Низамов иҗаты булган "Әлиф" Русиянең театрлар бүләге "Алтын битлек"кә дәгъва кыла.

Биюче үзенең тәне белән киндергә буяулар яга

Нурбәк әфәнде сүзләренчә, әлеге иҗади берлек тагын бер зур проектны сәхнәгә куярга җыена. Ул "Шамаил" дип атала. Бу әсәргә җырчы Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) дә кушылган. Үзенчәлекле бию остасы, Мәскәүдән хореограф Анна Гәрәфиева әлеге проектны бага.

"Биюнең нигезендә рәссам Владимир Попов ясаган шамаил ята. Аның сәнгати чишелеше – хореография белән буяу. Биюче үзенең тәне белән киндергә буяулар яга", ди Нурбәк әфәнде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG