Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүшәмбе Алексей Навальныйның Уфадагы штабына тентү белән килгәннәр. Полиция хезмәткәрләре аны "тикшерү" дип атый.

Бу хакта штаб координаторы Лилия Чанышева үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итте. Баштарак ул онлайн-трансляция дә алып барды, соңрак полиция аны тыйды.

Ачыкланганча, штабта тентү Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсенең 19 февральдә үк биргән рөхсәте белән уза. Idel.Реалии хәбәр итүенчә, мәхкәмә карарында Навальный штабын, Лилия Чанышеваның шәхси машинасы һәм фатирын "тикшерү" турында язылган. Чанышева "тәртипсезлекләр оештыруга, экстремизмга чакыруда катнашкан булырга мөмкин" диелә.

"Экстремизмга каршы үзәк хезмәткәрләре штабтан буклетлар, газетлар, флешкалар, дискларны алды. Соңрак минем машинаны һәм мин яшәгән фатирны караячаклар. Штабка беркемне дә кертмиләр, ди Лилия Чанышева.

Штабның юристы Федор Телин "Лилия дә, безнең бүтән хезмәткәрләр дә "тәртипсезлекләр кылуга чакырмады". Без бу "тикшерүне" бары тик безнең "сайлаучылар протесты" уздыру белән бәйлибез. Полициянең канунсыз гамәлләрен шикаять итәчәкбез", ди.

Телин хәбәр итүенчә, тентү узган урынга Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләрен дә чакырганнар. Ләкин аларны кертмәгәннәр, бөтен җавапны Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте бирер дигәннәр.

Уфада 28 гыйнварда "Сайлаучылар баш күтәрүе" узды. Аңа Башкортстан хакимиятләре рөхсәт бирмәгән иде. Нәтиҗдә митингка чыккан 66 кеше тоткарланды. Аларның 20сенә полиция беркетмәләр төзеде.

XS
SM
MD
LG