Accessibility links

Галим Стивен Һокинг вафат


Стивен Һокинг
Стивен Һокинг

Кембриджда 76 яшендә инглиз физигы, дөньяда иң танылган галимнәрнең берсе Стивен Һокинг вафат.

Галимнең үлеме турында Һокинг гаиләсе 14 мартта хәбәр итте.

"Безнең сөекле әтиебезнең вафат булуына бик кайгырабыз. Ул бөек галим, күренекле кеше иде, аның эшләре һәм мирасы безнең белән бик озак елларга калачак", диелә балалары Люси, Роберт һәм Тима белдерүендә.

​Һокинг квант космологиясенә нигез салучыларның берсе иде, Ул Зур шартлау теориясен өйрәнде һәм кара упкыннар өлкәсендә күп ачышлар ясады. Физик - кара упкыннарның радиация нәтиҗәсендә югалу теориясе авторы, әлеге күренеш "Һокинг нурланышы" дип атала. 1979 елда ул иң абруйлы академик вазифа - Кембридж университетының Лукас профессоры исеме алды. Аның 1988 елда чыккан "Вакытның кыска тарихы" ("A brief history of time") китабы бестселлерга әйләнде һәм Һокингка дөньяда танылу китерде. Моннан тыш, ул "Кара упкыннар һәм яшь галәмнәр", "Чикләвек кабыгындагы дөнья" дип аталган китаплар авторы да.

2016 ел азагында Стивен Һокинг "Планетабызың иң куркыныч чоры" дигән мәкалә бастырды. Анда ул дәүләтләр арасында чикләрне юкка чыгарып, Җирне саклауда берләшергә чакырды.

Һокинг фикеренчә, планетага хәзер зур куркынычлар яный: климат үзгәрешләре, ризык күләмен арттыру, кеше саны артуы, эпидемияләр. "Без кешелекнең иң куркыныч вакытында яшибез. Бездә планетаны юкка чыгара алган технологияләр бар, ләкин планетадан башка урынга күченү мөмкинлеге юк. Бездә бары тик бер планета гына булгач, аны сакларга кирәк. Моның өчен дәүләтләр арасында чикләрне юкка чыгару мөһим. Дөнья җитәкчеләре моны аңларга тиеш һәм булган ресурслар белән уртаклашырга тиеш. Без моны башкарырга сәләтле, ләкин бу барлык җитәкчеләрдән, Лондондан Һарвардка, Кэмбриджтан Һолливудка кадәр беренче урынга тыйнаклыкны куярга таләп итә", дип язды дөньякүләм танылган галим.

1960 еллар башында Стивен Һокингта амфиотрофик склероз билгеләре сизелә башлый. Нәтиҗәдә ул бөтенләй хәрәкәтләнә алмаслыкка әйләнә. Табиблар кисәтүенә карамастан, ул әлеге авыру белән 50 елдан артык яши. Һокингның бары тик яңак мускулы гына хәрәкәтләнә. Аңа махсус җайланма куела һәм шулай ул компьютерда эшли, сөйләм синтезаторы ярдәмендә сөйләшә ала иде.

XS
SM
MD
LG