Бүген Меркель федераль президент Франк-Вальтер Штайнмайер кулыннан канцлер вазифасына билгеләнү турында махсус документ алачак. Аннары хөкүмәт җитәкчесе Бундестаг депутатлары һәм әгъзалары каршында ант бирәчәк. Көннең икенче яртысына хөкүмәтнең беренче утырышы планлаштырылган.
Бу Германия тарихында яңа хөкүмәт сайлауның иң озакка сузылганы булды. Бундестагка сайлаулар былтыр сентябрьдә узган иде. Ниһаять, дүшәмбе Германиянең яңа хөкүмәтен булдыру турында килешенде. Министрлар кабинетына Христиан-демократик берлек, Христиан-социаль берлек, Социаль-демократик фирка вәкилләре керде.