Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кешеләрнең сайлауда катнашу-катнашмавын тикшерәләр


Акмәчеттә сайлау урыны, 18 март 2018
Акмәчеттә сайлау урыны, 18 март 2018

Кырымда 18 март узган сайлауда кешеләрнең катнашу-катнашмавын тикшерә башлаганнар. Бу хакта бюджет оешмаларында эшләүче кырымтатарлар хәбәр итә.

"19 март иртәсендә миңа эштән шалтыратып, сез президент сайлауда катнашу-катнашмавыгыз хакында мәгълүмат бирергә тиешсез. Бу безнең таләбебез түгел, безгә өстән куштылар. Сез нәрсә әйтсәгез дә, сез әйткәннәрне барыбер тикшерәчәкләр", дип сөйләде Азатлыкка исемен әйтергә теләмәгән бер журналист.

Мондый тикшерүләр инде сайлау көнне, 18 мартта ук башланган.

Белогорски районы Кара Чёль (Чернополье) авыл мәктәбендә эшләүче кырымтатар укытучысы сайлауга барырга мәҗбүр иткәннәрен белдереп, "Мин сайлауга барып тавышымны биргәннән соң, миңа эштән дә шалтыраттылар, аннары таныш булмаган телефоннан шалтыратып исем-фамилиямне әйтеп, сез шундый кеше буласызмы, сайлауга бардыгызмы, дип сорадылар. Мин, әйе, бардым, дигәннән соң элемтәне өзделәр. Шәһәр мәктәбендә укыган балама да сыйныф җитәкчесе шалтыратып, әти-әниләрең сайлауга бардымы дип сораганнар" дип сөйләде.

Акмәсеттә сайлау көне
Акмәсеттә сайлау көне

"Крымтелеком" оешмасында эшләүчеләрне дә 18 март көнне контроль иткәннәр. Бу оешмада эшләүчеләр тавыш биргәннән соң, эш урынында билгеләнгән бер кешегә шалтыратып "Мин тавыш бирдем" дип хисап тотканнар.

Сайлау бүлегендә утырганнар да болай гына утырмаганнар. Сайлау бүлекләрендә тавыш бирүчеләрнең эш урыннары күрсәтелгән аерым исемлекләр булган. Сайлауга килмәгәннәрнең исемнәрен шул ук көнне эш урынында билгеләнгән кешегә хәбәр итеп торганнар. Моннан соң сайлауга бармаганнарга инде эш урыныннан шалтыратып, сайлауга бардыңмы дип барырга мәҗбүр иткәннәр.

Хастаханәләрдә эшләгән табибларны да шундый ук контрольдә тотканнар. Исемлектә булган, әмма сайлауга бармаган бер яшь табибны табалмаганнан соң, ул эшләгән бүлек мөдиренә өенә шалтыратып, аны табарга кушканнар. Шулай итеп, бу мөдир яшь табибның бар туган-тумачасын аякка бастырып, аның сайлауга баруын таләп итәргә мәҗбүр булган.

Акмәсеттә сайлау көне
Акмәсеттә сайлау көне

Соңгы Дума сайлауда да Акмәчеттәге бер мәктәп мөдире, мәктәбебездә янгын, һәммә укытучылар мәктәптә булырга тиеш, дип ялган әйтеп, укытучыларны җыеп тавыш бирдерткән иде.

Бу юлы андый "янгыннар" булмаса да сайлаучыларга, аеруча кырымтатар сайлаучыларына игътибар зур булды.

Заир Смедляев
Заир Смедляев

Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев Кырымда сайлауга чыккан кырымтатарлар саны 10 проценттан да ким булды, тавышлар фальсификацияләнде дип белдерде. Шундый ук мәгълүматны украин телеканаллары да таратты. Сайлауга чыккан кырымтатарларның күбесе бюджетниклар, табиблар, укытучылар, дип хәбәр итте алар.

Әхтәм Чийгоз
Әхтәм Чийгоз

Мәҗлес рәисенең урынбасары Әхтәм Чийгоз, Кырымда Русия президентын сайлауга 30 процент чамасы гына сайлаучы катнашты, бу 2014 ел референдумында катнашканнар санына туры килә дип белдерде. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров та Кырымдагы сайлауда кешеләрнең катнашуы түбән булды диде.

Николай Полозов
Николай Полозов

Кырымда хөкем ителгән кырымтатарларны яклаучы адвокат Николай Полозов, "Мин кырымтатарлар белән горурланам. Аларга оккупацион хакимиятләр тарафыннан көчле басым оештырылган булса да, алар сайлауны бойкот иттеләр", дип белдерде.

Кырымтатарларны Русия президентын сайлауда катнашмаска чакырган Мәҗлес сайлауга бармаганнарга карата эштән алу, төрлечә басымнар булачак дип фаразлаган иде.

Рәсми саннарга караганда, Кырымда Русия президентын сайлауда сайлаучыларның 71,6% катнашкан, шуларның 92%тан артыгы тавышын Путинга биргән.

XS
SM
MD
LG