Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Театрлар Русия премияләрен җыю түгел, милләтне коткару турында уйларга тиеш"


Ел вакыйгасы номинациясендә "Әтәч менгән читәнгә" әсәре өчен Камал театрына бүләк бирелде. Бүләкне артист Рамил Төхфәтуллин ала
Ел вакыйгасы номинациясендә "Әтәч менгән читәнгә" әсәре өчен Камал театрына бүләк бирелде. Бүләкне артист Рамил Төхфәтуллин ала

27 март – Халыкара театр көнендә Татарстанның театр әһелләренә "Тантана" бүләкләрен тапшырдылар. "Тантана" быел сигезенче мәртәбә үткәрелде.

Татар дөньясын шаулаткан, режиссер Туфан Имаметдинов сәхнәләштергән "Әлиф" спектакленә җюри "Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль" номинациясендә бүләк бирүне кирәк санамаган. Бүләк "Sforzando" вакыфына китте. Бу вакыфның кураторы, жюри әгъзасы, Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова иде. Әлеге вакыф иҗтимагый хәйрия оешмасы булып санала, күбрәк хәйрия чараларында катнаша. Аны пианист Данияр Соколов җитәкли. "Тантана"да әлеге фонд "Анна Франк хатлары" (Григорий Фрид) спектакле белән катнашты. Бүләк Анна Франк ролен башкарганы Айсылу Нуруллинага бирелде.

"Әлиф" спектаклен дөньяга чыгарган иҗат берлеге мондый борылышны көткән булса кирәк. "Әлиф"тә төп рольне башкарган Нурбәк Батулла чарага "Барыбер" дип язылган футболка киеп килгән. Бу нәрсәне аңлата, дигән сорауга ул: "Без барыбыз да тигез", дип җавап бирде. Сәхнәдән исә Батулла: "Бәйсез театрлар күбрәк булсын, булган театрлар бәйсез булсын иде" дигән теләген җиткерде.

"Хәзер сәхнәдә фәхешлек күрсәтә башлыйбызмы инде?"

Һәр ел саен диярлек ир-ат ролен башкаручыга бирелгән бүләк бәхәсләр тудыра килде. Быел исә хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы турында фикерләр уңай гына булмады. Язучы Вахит Имамов әлеге номинациядә Әлмәт театрының "Медея" спектаклендә баш рольне башкарган Мәдинә Гайнуллина алуы белән килешмәвен белдерде.

Вахит әфәнде "Медея" спектаклен татар театрын мыскыллау дип бәяләде.

"Мине тамашачы җәлеп итәбез дип, театрларның әллә нәрсәләргә барулары шаккатыра. Юкса, күңелендә, җанында татар дигән уй бар икән, ул иң башта милләте турында уйларга тиеш. "Медея" спектаклен куйганнар. Артист хатын ярым-шәрә килеш трусикларын күрсәтеп халыкка арты белән утыра, ә ирләр шәһвәти (сексуаль) хәрәкәтләр ясый. Һәм шушы роль хатын-кыз артист башкарган иң яхшы роль дип табыла. Ул бит көлке! Татар театрын ничек шулкадәр мыскыл итеп була?! Хәзер сәхнәдә фәхешлек күрсәтә башлыйбызмы инде? Бу бит сәнгатьне сазлыкка батыру дигән сүз.

Төрки дөнья премияләренә дәгъва кыл

Мине театрларның Мәскәүгә барып ниндидер битлек өчен көрәшүе кызыксындырмый. Театрлар Русия премияләрен бер-бер артлы җыеп бару турында түгел, милләтне коткару, аны чиста килеш саклау турында уйларга тиеш! Нишләп театрлар төрки дөньядан шул хәтле читләшә? Нишләп христиан дөньясына тартыла? Инде бик премия аласың килә икән, төрки дөнья бүләкләренә дәгъва кыл. Анда да бит ярышлар, бәйгеләр бар. Син үзеңне төрки дөньяда таныт. Сөембикәне уйна, Мөхлисә Бубыйны, чукынудан баш тартып үзләрен үлемгә дучар иткән бөек хатыннарны. Менә безгә герой кемнәр! Фәхишәне уйнаган кеше милләткә герой була алмый", дида Азатлыкка Имамов.

"Тантана"га төрки театрларны да тартасы иде"

Язучы Рабит Батулла исә татар театрының хәле, урыслар белән чагыштырганда, күпкә яхшырак дигән фикердә.

"Тамашачы коткара аларны. Татар халкы театр яраткан халык бит ул. Ләкин мин "Тантана"ның үз театрларыбыз белән генә чикләнүен теләмәс идем.

Бу бәйрәмгә төрки театрларны да тартасы иде. Әйтик, нугай театры бар. Алар гел татар пьесалары куя. Дагыстан республикасындагы театр ул. Аннан Башкорстандагы татар театрларын да бирегә тартасы иде. Шул вакытта бу ярыш үзара бил алышу гына булмас иде", диде Рабит әфәнде.

"Бүгенге көнебезнең Шәүкәт Биктимеровы"

Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин "Ак калфагым төшердем кулдан" спектаклендәге образы өчен "Иң яхшы ир-ат роле"нә лаек булды. Искәндәр әфәнденең образы һәм театр дөньясына керткән өлеше турында әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов аны "бүгенге көнебезнең Шәүкәт Биктимеровы" дип атады.

Әлфәт Закирҗанов
Әлфәт Закирҗанов

​"Искәндәр сәхнәдә яшәве белән аерылып тора. Аның сәхнәдә сөйләме, үз-үзен тотышы гадәттән тыш табигый. Татар исә, табигыйлыкны, тормышчанлыкны, ихласлыкны ярата. Искәндәр ролендә шушы ихласлыкны күрәм. Аның соңгы ике елдагы рольләрен алсак, "Ак калфагым төшердем кулдан" яисә "Банкорт" спектакльләре булсынмы – аның образы әсәрнең төп эчтәлеген билгели.

Ул урта буын арасында әйдәп баручы артист

Хәйруллин авторның һәм режиссерның тамашачыга җиткерергә теләгән фикерен бөтен тулылыгы белән әйтеп бирә. Гәрчә, еш кына икенче пландагы рольдә булса да. Ә моңа ирешү бик кыен. Мин аны бүгенге көнебезнең Шәүкәт Биктимеровы дисәм, башкалар үпкәләмәс дип уйлыйм. Шәхсән үзем өчен ул урта буын арасында әйдәп баручы артист", дип сөйләде Азатлыкка Закирҗанов.

"Тантана" бүләген алырга сәхнәгә күтәрелгән Искәндәр Хәйруллин: "Бүләккә тәкъдим ителгәннәр арасында мин иң яхшысы идем дип әйтә алмыйм, нишләтәсең, артист бүләкне түгел, ә бүләк артистны эзләп таба", диде.

"Нигә Түбән Кама театры бер генә номинациягә дә үтә алмый?"

Вахит Имамов "Тантана" комиссиясенең Тукай бүләген бирүчеләр белән чагыштырганда быел объективрак булуын телгә алды. Объективлыкны язучы Түбән Кама театрының "Тантана"да бер генә номинациядә дә телгә алынмавы белән бәйли.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

"Менә мин театр белгечләре белән дә, язучылар белән дә сөйләшеп йөрим, барысын да бер әйбер шаккаттыра: Туфан Миңнуллин исемен йөрткән Түбән Кама театры бер генә номинациядә дә юк. Ничек инде, иң мәртәбәле Тукай бүләген дәгъва кылган театр, "Тантана"ның бер генә номинацияcенә дә үтә алмый?! Бу бит башка сыймый!", дип Тукай бүләге комиссиясенә төрттерде Имамов.

"Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел"

Толерантлык бу юлы да тантананың түрендә булды. Алып баручылар Камал театры артистлары – Рамил Вәҗиев белән Алсу Каюмовага бу җәһәттән Урыс ТЮЗы актеры Дмитрий Язов ярдәм итте. Алсуның тантана татарча барырга тиеш дигән репликасына каршы, урыс актеры татарча сөйләп шаккатырды.

"Мин бит рус малае, ә "яз" ул "весна" дигән сүз дип шаяртканнан соң, Шәйхи Маннурның "Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел" дигән шигырен укып күрсәтте. Үзенә толерант күзләр белән караган Алсуга, тамада булып йөргәч, ниләр генә өйрәнмисең диде. Аның: "Мин бит Татарстанда яшим, шуңа ике телне дә беләм" дигән сүзләре озак алкышларга, сызгыру, идән дөбердәтүләргә сәбәпче булды.

"Арбадан-арбага, чанадан-чанага күчә-күчә"

Камал сәхнәсендә концерт куярга яраткан җырчы Салават Фәтхетдинов театрның элекке мөдире Шамил Закиров исемендәге бүләк булдырган иде. Бу бүләкнең суммасы, "Тантана" премиясеннән аермалы буларак, ел саен арта бара. Быел Шамил Закировка 73 яшь тулган булыр иде. Димәк, премия күләме дә 73 мең сум.

Камал мөдире Илфир Якупов (у) Фоат Әбүбәкеровка бүләк тапшыра
Камал мөдире Илфир Якупов (у) Фоат Әбүбәкеровка бүләк тапшыра

Шамил Закиров исемендәге бүләк Камал театры оркестры җитәкчесе Фоат Әбүбәкеровка тапшырылды. Ул сәхнәгә чыкканда зал аягурә басып алкышлады.

"Намус һәм тугрылык" номинациясендә җиңү яулаган Тинчурин театры артисты Исламия Мәхмүтова да көчле алкышларга лаек булды. "Арбадан-арбага, чанадан-чанага күчә-күчә 55 ел сәхнәдә мин", диде Исламия ханым.

"Без барыбыз да бер көймәдә"

"Тантана" барлык спектакльләрнең дә, актер эшенең дә бер үк төрле, 50 мең сум күләмендә билгеләнгән бәйрәм дә әле ул. Бу җәһәттән Камал артисты Рамил Төхвәтуллин: "Без барыбыз да бер көймәдә" дигән фикерен әйтте. Әлеге көймәдә икенче план рольләрен иң яхшы башкаручылар дип Камал театры артисты Гөлчәчәк Гайфетдинова, Качалов театры артисты Илья Славуцкий аталды. Балалар өчен иң яхшы спектакль номинациясендә "Куян Эдвард маҗаралары" әсәре белән Кариев театры җиңде. Иң яхшы артистлар ансамбле – Чаллыдан "Мастеровые" урыс драма театрында.

"Тантана" бүләгенең жюри рәисе, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин иде. Жюрида шулай ук "Казан нуры" ансамбле җитәкчесе Рәсим Ильясов, "Сәхнә" журналы мөхәррире Зиннур Хөснияр, театр белгечләре – Адилә Хәйбуллина, Айгөл Габәши, Гөлшат Фәттахова, Нияз Игъламов, Рауза Солтанова, депутат, шагыйрь Разил Вәлиев, мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова эшләгән.

Белешмә: "Тантана" – Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә. Бүләк 2011 елда мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстанда театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын һәм җәмәгатьчелек казанышларын бәяләү өчен булдырылды. Аңа кадәр "Тантана" Камал театрының үз эчендә бирелә торган бүләге иде.

XS
SM
MD
LG