– Нурмөхәммәт абый, улыгыз белән берлектә әзерләнгән "Что есть Московия" китабына "татар" тамырлы 550дән артык топоним тупланган. Бу басманың әһәмияте нидә?
– Ул 550 топонимның координатлары билгеле булган топонимнар икәнен истә тотыгыз. Әле координаты билгесезләре дә 50дән артык. Тау, елга, күл, авыллар, урамнар, зиратлар... Хәтта Япониядә генә дә 10 шундый топоним бар. Бу китап – татар тарихын өйрәнүнең нигезе. Биек биналарның, күккә ашкан йортларның, колонналарның нигезе булган сыман, безнең китап та ул тарихның ныклы нигезе булып тора. Хәзерге тарихчылар язган китаплар, фәнни эшләргә карасаң татар аягы басарга да тиеш булмаган җирләрдә Татар атлы таулар, авыллар, хәтта шәһәрләр каян килеп чыккан соң? "Что есть Московия" – хәзерге тарихның күпчелек өлеше ялган булуын дәлилләрлек әсбап. Иезуитлар, һуманистлар, инкыйлаб штабындагы яһүдләр, монастырьлардагы динчеләр тарафыннан язылган тарихның ялган булуы – табигый хәл, алар үз-үзләрен кимсетердәй тарих язып утыра алмый, билгеле.
– Сез бу топонимнарны китапка нинди тәртип белән урнаштырдыгыз?
– Координатлар белән эзләү җиңел һәм эзлекле булсын өчен, озынлык (долгота) буенча урнаштырдык. Әйе, алай иткәндә, син әле Русиядә, әле Кытайда яки Финляндиядә булып, сикереп йөрисең, әмма барыбер ниндидер тәртип кирәк иде. Хәзер бу топонимнарны харитага билгеләп чыгып, электрон вариантта Татар глобусы әзерләдек. Тиздән халыкка таралачак.
– Китап атамасындагы "Московия" сүзе җәлеп итә. Нигә нәкъ менә Московия? Татария, Тартария яки башка сүз түгел.
Мәскәү ул үзе үк татар сүзе
– Тартария ул Ватикан уйлап чыгарган сүз генә. 1830 елга кадәрге хариталарның барысында да Бөек Татария билгеләнгән. Бөек Монголия турындагы әкият тә шул чакта гына уйлап чыгарылган. Ә Московиягә килгәндә, Мәскәү ул үзе үк татар сүзе. Топонимнар белән шөгыльләнә башлагач, без 134 Мәскәү атамасын таптык. Шуның җидесе – Башкортстанда, икесе – Казакъстанда, икесе – Оренбурда... Мин үзем дә Мәскәү авылыннан. Әнә шул Мәскәү авылларын харитага зур түгәрәкләр белән билгеләп куйсаң, анда гаскәр юлын күрергә була. Гаскәрнең туктый торган урыннарын элек мәскәү дип атаганнары аңлашыла. Географлар шушы юлны "алтын билбау" дип тә атый. Ул юл килә дә бер урында чатланып өчкә бүленә. Гаскәрнең берсе икенчесе өстенә менмәсен өчен, алар шулай өчкә бүленеп китә һәм бу мәскәү атамаларының да өчкә бүленеп таралуыннан күренә.
Һәр Мәскәү янында Ташкичү (ягъни Каменный брод) бар. Үзенә күрә, саклану урыны. Тимер дигән атамалар белән башланучы тимер табылган авыллар, Куз дип башланучы тимерчелек нокталары булган җирлекләр дә Мәскәү янәшәсендә тора. Чөнки гаскәр туктап ял иткәндә, атларның дагаларын алыштыру, кораллану, ниндидер коралларны сипләү өчен тимер табу һәм аларны эшкәртү урыннары кирәк булган. Хәзерге Мәскәү шәһәре дә элек татар гаскәрләренең туктап ял итү урыны булган. Минем әнә шул мәскәүләрне йөреп чыгып, һәркайсының тарихын туплыйсым килә. Менә шулай топонимика аркылы да тарихны ачыкларга мөмкин.
Урыслар сөйләргә ярата торган "великая русь", "святая русь"ның каян килеп чыгуын да күрергә була анда. Без бит инде тарихны бик күп айкадык. Топонимнарны өйрәнгәндә бик күп хариталарны ваклап-ваклап та өйрәндек. Хәзерге Русия территориясендә, хәтта Беларус, Украинада "русь" дигән топоним юк. Ул Чехиядә һәм Польшада гына. Нәкъ менә Польша җирлегендә ясала "русь" сүзе. Акрынлап Балтыйк буена күчә, аннары Ак диңгез ягына таба бара. Моны дәлилләүче фактлар Сигмзмунд белән Рим папасы язышкан хатларда да бар. Алар бөтен дөньяны христианлаштырырга йөри. Ул вакытта төркиләргә каршы сугыш изге сугыш дип атала.
– Урыс дигән халык каян килеп чыккан, алайса?
Татар, фин-угыр халыклары һәм урыс – бер халык
– Татар, фин-угыр халыклары һәм урыс – бер халык. Моны ДНК да раслый. Кычкырып әйтергә генә куркалар, чөнки бу – бомба. Мәскәү шәһәренең үз эчендәге бөтен топонимнар да татарчадан бит. Урыска үзенең татар белән бер халык булуын, тарихыбыз бер үк булуын танырга кирәк. Хәзер аны бөтен яктан дошман чолгап алган. Азәрбайҗан, гагауз, казакълар нигә кирилл әлифбасыннан баш тартты? Урыс баскыныннан читтә тору өчен. Әгәр урыс үзен татар белән бер халык дип таныса, бөтен төрки дөнья да аңа йөз белән борылыр иде. Александр Проханов Казанда "Изборский клуб" ачканда әйтте: "Русиянең эшләре бүген әйбәт түгел, әмма аның чишелеше бар: урыс белән татар альянсы, урыс белән татар берлеге булдыру кирәк. Шул берлек аша без мөселман-христиан берлегенә киләчәкбез, шунда безнең котылу", диде.
Шәймиевнең 80 яшенә Путин үзе Великая Татария харитасын ("Tartaria sive Magni Chami imperium" харитасы - ред.) бүләк итте, без сезнең белән бер халык дип әйтүне көтте. Юк, Шәймиев әллә кая кереп китте...
– Ә татар үзе урыс белән бер халык булуын танырга теләрме икән соң?
– Безнең менә һәлакәт тә шунда. Әгәр без моны танымасак, без бетәбез. Әгәр урыс таныса, татар телен дә урыс белән бертигез хокуклы тел итәргә мөмкин булыр иде, бәлки. Ник дигәндә, урыс теленең 90% сүзе татарчадан ясалган бит. Мин моны "Рус теленең төрки нигезләре" дип аталган, 600 биттән артык булган сүзлегемдә ачык күрсәттем.
– "Рус теленең төрки нигезләре" сүзлеген галимнәргә, фән белән шөгыльләнүче кешеләргә, тарихчыларга күрсәтеп карамадыгызмы? Аны кем дә булса таныймы?
– Мин бу китапның дүртенче басмасын Татарстан фәннәр академиясенә 2000нче еллар башында ук кертеп чыккан идем. Фәнни карашыгызны белдерегез, фәнни күзлектән бәя бирегез әле дип рәсми хат та калдырдым, әмма миңа беркем дә җавап бирмәде. Шуннан соң шушы китапны тотып Миңтимер Шәймиевкә кердем. Ул аның белән кызыксынып, Мирфатыйх ага Зәкиев янына җибәрде. Ул зур эш эшләгәнсең дип мактады, кереш сүз язды. Миңтимер агайга да бу тотрыклы, ныклы эш дип җавап биргән. Шуннан Миңтимер агай мине үзе янына чакырып алды, һәм шул очрашуда без Бәләбәй гимназиясенә автобус мәсьәләсен хәл иттек тә, минем күңел булып кайтып киттем. (Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге татар гимназиясен җитәкләгән Нурмөхәммәт Хөсәенов хакимият тарафыннан басым нәтиҗәсендә вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды - ред.)
"Бюджет акчасына чыгара алмыйбыз, бу акчаны максатсыз куллану булып исәпләнәчәк" диелде
Ул минем китапны бастыру өчен ниндидер галимгә юллаган булган ахры, миңа җавап килде: "Бюджет акчасына чыгара алмыйбыз, бу акчаны максатсыз куллану булып исәпләнәчәк", диелгән иде. Бу эшнең беркемгә дә кирәкмәвен аңладым инде, бүтән килмәдем, сорамадым, йөрмәдем. Ул сүзлекне әзерләгәндә улым белән роман-герман телләренә караган сүзләрне дә аерым папкага туплап барган идек. Шуннан соң без аның белән шул сүзлекне эшли башладык.
– Тарихчылар, филологлар күрми дип тормагансыз, "Роман-герман телләренең төрки нигезләре сүзлеге"н дә чыгаргансыз...
– Татар теле һәм ивриттан кала бар телләрнең дә ясалма булуын күрсәтергә телибез. Безгә иң якын булган башкорт телен алыйк: 1924 елга кадәр, башкорт әлифбасында язылган бер генә кабер ташы да юк. Бер генә язма да юк. Совет хакимияте телләр өләшүен яшерми дә бит. Әле шул чорда яшәгән кешеләр хәтерлидер: "Советская власть подарила уникальный алфавит казахскому народу", дигәннәрен. Казакъларга, үзбәкләргә, башкортларга һәм башкаларга – бар халыкларга уникаль әлифба белән уникаль тел, әдәбият, хәтта эпослар тапшырылды. Хәтта минем әткәй дә үзе укыган чорда яңа сүзләрнең кертелүен сөйли иде. Без сөйләшә торган татар теле дә иске татар теленнән бик аерыла. Иске китапларны җыю, яндыру кебек чаралар да уздырылган бу "телләр тарату" чорында.
Татар теле һәм ивриттан кала бар телләрнең дә ясалма булуын күрсәтергә телибез
Роман-герман телләренең төрки нигезләрен төзегәч, без инде хаталы урыннарыбызны да ачык күрәбез. Рус теленең төрки нигезләре сүзлегендә 2-3 процентта хата бар. Роман-герман телләрен өйрәнгәндә, урысларның кайсы сүзләре латыш, литвалы, ижор, вед телләре аша килеп керүен күрдек.
– Сез чыгарган китапларның берсе дә тарихчылар тарафыннан танылмаган, димәк, шулаймы?
Тарихчылар мине күралмый, чөнки аларның тарихы – ялган
– Тарихчылар мине күралмый, чөнки аларның тарихы – ялган. Петр беренчедән соңгы тарихны әле дөреслеккә якын дип әйтергә дә була, әмма шуңа кадәрлесе бөтенләй дөрес түгел. Хәзерге тарихчылар Миллерлар, татциклар, һуманистлар язган ялган тарихка таянып, шуларны яклый-яклый, ботлый-ботлый доктор, профессор булган һәм һаман да шул ялган тарих буенча баралар, халыкка шуны иңдерәләр. Иңдермәсләр иде – дәрәҗәләреннән колак кагачаклар. Тарих бит контрольдә тотыла. Хәзер мин язган тарихны алар дөрес дисә, үзләренә үк каршы килү булыр иде. Мин мәктәптә тарих фәнен укытканда дәреслекләрдә бирелгән рәсми тарихны яттан белә идем. Шул ук вакытта альтернатив тарих белән дә шөгыльләндем, рәсмигә туры килмәгән мәгълүматлар табылган очракта аларны картотекага җыйнап бардым. Гомер буе җыйган белем ул минем.
– Нурмөхәммәт абый, шушы сүзлекне чыгару күпмегә төште? Тиражы 100 генә данә икән.
– 846 битле китап бу. Бәясен төгәл әйтә алмыйм, чөнки бу хәер эстәп чыгарган китап. Иганәчеләр, дуслар-танышлар ярдәм итү хисабына. "Рус теленең төрки нигезләре"н дә без шулай чыгарган идек. Менә хәзер "Что есть Московия" китабының икенчесе чыгачак, ул "Что есть Московия Великой Татарии" дип аталачак.