Канада премьер-министры Джастин Трюдо сайтында урнаштырылган документта әйтелгәнчә, химик корал куллану Химик корал турындагы конвенцияне бозу булып тора һәм дөньяга, иминлеккә куркыныч тудыра. Ракет һөҗүмен "Зур җиделек" илләре башлыклары "кирәкле иде" дип атый. Чөнки әлеге һөҗүм "барлык дипломатик мөмкинлекләр беткәч кенә" оештырылган диелә. Шул ук вакытта "җиделек" лидерлары Сүриядәге низагны дипломатик юл белән чишүгә өстенлек бирү яклы.
Оттавада җыелган "Зур җиделек" илләренең тышкы эшләр министрлары Солсберида элекке күзләү идарәсе офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауны тәнкыйть итеп белдерү ясады. Министрлар Британиянең әлеге һөҗүм өчен Русия җаваплы дип бәяләвенә теләктәшлек күрсәтә. Алар Мәскәүне Солсберида булган хәлгә бәйле сорауларга тиз арада җавап бирергә чакырды.