Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп: Русиягә чикләүләр Кремль аларга "лаек булу белән" кертеләчәк


Никки Һейли һәм Дональд Трамп
Никки Һейли һәм Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп русияләргә каршы яңа чикләүләр алар "моңа лаек булу белән" кертеләчәк дип белдерде.

Япония премьер-министры Шиндзо Абе белән берлектә уздырылган матбугат очрашуыннан соң Трамп яңадан микрофон янына килеп: "Моңа кадәр Русиягә карата беркем дә президент Дональд Трамп кебек кырыс түгел иде", диде.

"Күптән түгел Сүриядә безнең һәм Русия гаскарләре арасында каты бәрелеш булды, бу бик күңелсез" дип өстәде ул.

Трамп Америка матбугатына да зарланып алды. Аның сүзләренчә, журналистлар аны Кремльгә карата йомшак дип атап ялгыша. "Ләкин Дональд Трамптан да кырысрак кеше булмады дип Русия сезгә әйтер әле", диде АКШ президенты.

Узган якшәмбе БМОда АКШ вәкиле Никки Һейли Русиягә карата яңа чикләүләр турында дүшәмбе игълан ителәчәк дигән иде. Ләкин дүшәмбе бернинди дә белдерү булмады. Президент Трамп идарәсендәге чыганаклар сүзләренчә, Сүриядә АКШның химик корал корылмаларына һөҗүменә Кремль зур реакция белдермәгәнлектән, яңа чикләүләр кертүдән баш тартырга карар кылынган.

XS
SM
MD
LG