Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ана телләрен ихтыярига калдыру канунына каршы петиция өч меңнән артык имза җыйды


Путиннан ана телләрен ихтыярига калдыру канунын кире кагуны сорап язылган петиция 23 апрельгә 3,2 мең тирәсе имза җыйган. Әлеге имзалар башка инстанцияләргә мөрәҗәгатьләр юлларга нигез булып торачак.

Мөрәҗәгать change.org петицияләр сайтына урнаштырылган. Аның авторлары бу җитәкчелектән игътибар таләп итүнең бер генә ысулы, башка төрле мөрәҗәгатьләр дә булачак дигән иде. Петицияне инициатив төркем чыгарды. Аңа Якутия Дәүләт җыены депутаты Иван Шамаев, танылган шәрыкчы, җәмәгать эшлеклесе Руслан Корбанов (Дагыстан), "Татполит" проекты җитәкчесе, сәясәт белгече Руслан Айсин, Казандагы журналист, төбәкне өйрәнүче Марк Шишкин, Чуашстан республикасы һәм фин-угыр халыклары ассоциациясе вәкилләре кергән.

Узган шимбәдә оештырылган ата-аналар конференциясендә дә әлеге канун турында фикер алышу булды. Ата-аналар да, татар җәмәгатҗчелеге дә мәктәпләрдә ана телләрен мәҗбүри укыту өчен чыгыш ясый.

10 апрельдә Русия думасының берничә депутаты Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте.

Татарстан җитәкчелеге мондый канун җәмгыятьтә "низаг тудырырга мөмкин" дип санавын белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG