Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зур җиделек" илләре Русиягә чикләүләр кертергә әзер


Торонтода "Зур җиделек" илләренең тышкы эшләр министрлары
Торонтода "Зур җиделек" илләренең тышкы эшләр министрлары

"Зур җиделек" илләренең тышкы эшләр министрлары, Мәскәүнең гамәлләре таләп иткән очракта, Русиягә карата чикләүләрне киңәйтергә әзерлекләрен белдерде.

Бу хакта министрларның Торонтода узган очрашуыннан соң чыгарылган белдерүдә әйтелә.

Украинаның бербөтенлеген бозган өчен кертелгән чикләүләр Мәскәү Мински килешүләрен тулысынча үтәгәннән соң гына алынырга мөмкин диелә. Министрлар шулай ук Кырымда кеше хокукларына бәйле вазгыять "начарая бара" ди һәм Русия җитәкчелеген ярымутрауда канунсыз гамәлләр кылуда гаепли.

Моннан тыш, алар Русияне "башка илләрнең демократик системнарына тыкшынуны" туктатырга һәм халыкара йөкләмәләрне үтәргә чакыра.

Элегрәк Британия тышкы эшләр министры Борис Джонсон "Зур җиделек" илләре Русиянең "дошмани гамәлләрен" күзәтеп торучы махсус комиссия төзү турында да белдергән иде.

Шул ук вакытта төбәк һәм глобаль низагларны хәл итүдә "Зур җиделек" Русия белән диалог мөмкинлеген эзләячәк. АКШ Дәүләт секретаре вазифаларын башкаручы Джон Салливан "Мәскәү "конструктив хезмәттәш" булырга тиеш дип саный.

"Зур җиделек" илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуы 21-23 апрельдә Канаданың Торонто шәһәрендә узды. Анда Канада, АКШ, Германия, Британия, Япония, Франция һәм Италия вәкилләре катнашты.

XS
SM
MD
LG