Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ремзи Ильясов вазифасыннан китүе турында хәбәрне расламады


Ремзи Ильясов

Ремзи Ильясовның Кырым парламенты вице-спикеры вазифасыннан китүе турында Рефат Чубаров хәбәр иткән иде. Ильясов үзе бу хәбәрне Азатлыкка расламады.

Кырым Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Ремзи Ильясов вазифасыннан китүе турында гариза язган дип Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров үзенең Фейсбук битендә хәбәр итте.

"Мыеклы вазифасыннан китү турында гариза язган диләр. Тикшердек. Раслана. Кырым Дәүләт шурасы рәисе урынбасары вазифасыннан китә" дип язды Чубаров.

​Кырым Дәүләт шурасының интернет сәхифәсендә Ильясовның вазифадан китүе турында мәгълүмат юк. Киресенчә, ул 27 апрель көнне "гражданнар белән очрашты" дигән хәбәр урнаштырылган.

Ильясов үзе дә вазифадан китү хәбәрен расламады. "Мин эшлим, 27 апрель гражданнарны кабул иттем" диде ул Азатлыкка.

2011-2013 елларда Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары булган Ремзи Ильясов Кырым аннексиясеннән соң Кырымның Мәскәүдән куелган хакимияте белән хезмәттәшлек итә башлады. 2014 елда "Бердәм Русия" исемлеге белән Кырым Дәүләт шурасына сайланып, парламент рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Мәскәү тарафлы хакимият белән хезмәттәшлеге өчен вакытлыча Мәҗлестән чыгарылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG