Адреслар тыелган сайтлар исемлегенә Telegram-ны томаларга тырышу вакытында килеп эләккән популяр ресурслар кебек үк кергән. Соңрак IP-адресларга керү ачылды, дип яза "Медуза".
16 апрель көнне Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram мессенджерын һәм аның белән бәйле IP-адресларны томалау башланды. Шул исәптән Amazon һәм Google болыт хезмәтләре дә зыян күрде.
Нәтиҗәдә йөзләгән онлайн-сервислар, шул исәптән, интернет кибетләр, курьер хезмәтләре, онлайн уеннар, Microsoft ширкәте хезмәтләре, Viber мессенджеры һәм Одноклассники социаль челтәре эшләми торды. Telegram үзе VPN сервисын кулланмаган очракта да эшләвен дәвам итә.
Telegram-ны томалау тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан сайтлары да зыян күрүе билгеле булды.