Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурулла Гариф сүзләренчә, археологлар аз булганга һәм борынгы авыл-кала урыннары мәдәни мирас исемлегенә кертелмәгәнгә еллар узган саен татар тарихына караган мәгълүматлар юкка чыга бара.

Тарихчы Нурулла Гариф хәзер үзенең туган авылы Лаеш районы Яңа Салада яши. Җир кардан ачылып, сөрү эшләренә керешкәч аның өчен "урак өсте" башлана. Ул борынгы татар авыллары, шәһәрләре булган урыннарны өйрәнә. Тарихи экспонатлар таба, аларны барлап терки. Авыл урыннарының харитасын күрсәтеп китап итеп чыгарырга җыена.

Нурулла әфәнде сүзләренчә, татарда археологлар аз булганга, борынгы авыл-кала урыннары мәдәни мирас исемлегенә кертелмәгәнгә, еллар узган саен тарихи мәгълүматлар да югала бара. Казаннан Алабугага кадәр 400ләп борынгы татар авыллары булу мөмкинлеге бар, ди тарихчы. Азатлык Нурулла әфәнде белән әңгәмә корды.

– Сез бу эзләнүләрне ничек башкарасыз? Җир сөрүчеләр артыннан китәсезме?

– Мин хәзер аның методикасын уйлап таптым. Хәзерге авыллар гадәттә су буенда. Ә борынгы авыллар чишмәле елгаларның тау башында утырганнар. Чишмә булса, һичшиксез, анда авыл урынын табасың.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

Моннан 200 ел элек чыгарылган харита бар миндә. Анда да күп кенә елгалар да күрсәтелгән. Хәзер алар башка атамада йөриләр. Элекке атамалар белән чагыштырсаң, авыл урыннары анда чагылыш таба. Мәсәлән, Кирәмәт елгасы. Ул шул ук зират инде. Авыл юкка чыга, ул урынны бик хәтерләмиләр, ә зират урынын хәтерлиләр. Чөнки авыл халкы курка, зиратны изгеләштерә. Мин безнең төбәктә генә 25 зират беләм. Алар ташландык инде. Кайсы болында калган, кайсы сөрелә.

– Мондый тарихи авыл урыннары Балык Бистәсе һәм Мамадыш чикләре өчен генә хасмы?

– Казаннан алып Алабугага кадәр елганың егермеләп кушылдыгы бар. Бер кушылдыкта гына егермегә якын һәйкәл табылды. Кама буйларында якынча 400ләп археологик һәйкәл бар дип әйтәм. Безнең хәзерге Татарстан җирләрендә меңләгән авыл, зират урыннары табылмаган.

Пимәр авылы табылдыклары
Пимәр авылы табылдыклары

Бөрсет дигән бассейнда барлыгы ике археологик һәйкәл билгеле. Әйтерсең анда беркем дә яшәмәгән. Авыллар беренче ревизия узгач, моннан 300 ел элек кенә күрсәтелә башлый. Әнә шул урында гына егермедән артык авыл урыны табылды. Халык монда элек-электән яшәгән. Ә тикшерү уздырылмагач, беркем дә яшәмәгән дип уйланыла.

– Табылдыкларны сез җыя, сан суга барасызмы?

– Мин аларны җыям, юам, фотога төшерәм. Китапка кертү өчен әзерлим. Һәр авылда метал эзләү җайланмасы белән йөрүчеләр бар. Мин дуслашам, аралашам һәм аларга: "Археология һәйкәле булган урыннарга кермисез, яңа табылдык булса, урынын күрсәтәсез һәм сез тапкан әйберләрне фотога төшерәм", дип килешәбез. Алар тапкан әйберләрнең урыннарын билгелим, алар моңа каршы түгел.

– Бу металл эзләүчеләр кемнәр соң алар? Татар егетләреме?

– Хәзер металл эзләү җайланмалары саталар. Аның белән акча эшләүчеләр бар. Безнең якларда бай йортлары, авыл урыннары булган. Миңа берсе әйтә: "Мин 15 мең сум тора торган акча таптым", ди. Таныш егеттән сораган идем, ул 100 мең сумлык акча табуын әйтә. "Казыганда кырыен көрәк белән боздым да, 50 меңгә генә сата алдым", ди. Кайбер медальләр иллешәр мең сум тора. Мисал өчен, февраль инкыйлабы вакытында аз гына вакыт эчендә чыгып калган акчаларны нумизматлар теләсәләр, миллион сумга да сатып алалар икән. Бар икән шундый акчалар, алар бик кыйммәт тора һәм нумизматлар берниләрен дә кызганмый.

XVIII-XIX гасырларга караган Чаллыбашы авылындагы йорт нигезе табылдыклары
XVIII-XIX гасырларга караган Чаллыбашы авылындагы йорт нигезе табылдыклары

Татар егетләре алар, авылларда торалар. Йорт, зират урыннарында, чиркәү тирәләрендә әллә ниләр табалар. XVII гасырдагы әйберләр дә табалар. Тыелмаган бит ул. Әгәр урын археологик истәлекләр исемлегендә икән, анда металл эзләү җайланмасы белән йөрү ярамый. Егетләр арасында шушы юл белән акча эшләүчеләр дә, кызыксынып эзләнүчеләр дә бар. Бу егетләр интернетта утыралар, аларның махсус сайтлары бар.

– Татар халкының күпмедер мәдәни мирасы сатылып юкка чыга, музейлашмый кала дип тә әйтергә буламы?

– Һичшиксез юкка чыга. Без бөтенесен дә контрольдә тота алмыйбыз бит. Бер металл эзләүче мәдәни мирас исемлегендәге борынгы Чаллы шәһәренә кергән. Анда моннан 600-700 ел элекке бик күп әйберләр, бер бакыр казан да тапкан. Ул Алтын Урда чоры казаныннан хет бүген аш пешереп аша. Анда керергә ярамый бит. Ул бүтән кермим дип әйтте.

Кирәмәт елгасы янында чүлмәк калдыклары
Кирәмәт елгасы янында чүлмәк калдыклары

Хәзер татар авыллары, татар шәһәрләре тарихларын язу өчен төбәк тарихчылары чаралары үткәрелә башлады. Ел саен форумнар үтә. Ревизия кенәгәләре авыллар тарихын язуда беренче чыганак булып тора. Бу ландрат (җанисәп) кенәгәләре 1711 елдан гына башлана. Аңа кадәр булган чыганаклар юк. Авылның борынгылыгын һәм кайчан барлыкка килүен археологик һәйкәлләр, табылдыклар белән генә белеп була.

Мин хәзер авылга кайттым, шунда яшим һәм үзебезнең тирәне генә барлыйм. Ә кем барлап бетерә аның башкаларын?

– Сез тапкан авылларның исемнәре билгеле түгелдер инде?

– Кайберләренең билгеле. Мәсәлән, Котлы Бөкәш ике исемнән тора. Бүкәш Шахназаров 1619 елда староста буларак искә алына. Бу – Бөкәш авылы. Котлы – ул борынгы авыл. Минем фикерләвемчә, Котлы ул Бөкәштән 400 метрлар тирәсе читтәрәк булган. Без аны Котлыбәк авылы дип тә әйтәбез. Бикчураево бар. Анда да борынгы авыл урыны табылды. Ул ике атамадан тора. Бийорт һәм Чураш. Ә Чурашның старостасы Чураш Шахназаров булган.

Түбән Кыерлы авылы янында яңа табылган һөнәрчеләр бистәсе табылдыклары
Түбән Кыерлы авылы янында яңа табылган һөнәрчеләр бистәсе табылдыклары

Борынгы Чаллы шәһәрен алгач авылларның күбесе юкка чыга, әмма атамалар кала. Авылларны старосталар исемнәре бәйләп тә атый башлыйлар. Монда сөйли башласаң, сүз күп. Менә бөтенесен дә җыеп китап итеп чыгарып тарихка кертеп калдырасым килә. Мин аны дүрт-биш ел җыям. Быел көзгә китапны чыгарып булмасмы дип өметләнәм.

Балык Бистәсе районының Мамадыш районы белән чиктәш урынында бик зур борынгы Чаллы шәһәре булган. Без соңгы өч-дүрт елда гына егермедән артык борынгы авыл урыны, зират урыннары һәм бер шәһәр урыны таптык.

Борынгы Чаллы шәһәре беренче тапкыр урыс чыганакларында 1180 елда искә алына. Казан алынганнан соң дүрт ел узгач соңгы тапкыр аның турында 1556 елда языла. Монда баш күтәрүчеләр Казан ханлыгын вакытлыча торгызган булалар. Тарихта билгеле, бик бай, кирмән-зиратлары булган шәһәр ул. Ханнарга куелган кабер ташлары да бар.

Аның тирә-ягында археологлар өйрәнмәгән бик күп борынгы авыллар бар. Әлеге төбәкнең махсус археологик харитасын (карта) китап итеп эшли башладым. Монда Казан ханлыгы чорына караган кабер ташлары да табылды. Безнең тарих өйрәнелмәгән.

– Татар тарихы өчен әһәмиятле табылдыклар күпме?

– Анда тимер кою калдыклары (крица) бик күп табыла. Өч авылның берсендә диярлек тимер койганнар, чүлмәк ясаганнар. Былтыр Урта Сон янында бер авыл урынына тап булдык. Аңа очраклы гына юлыктык. Метал эзләү җайланмасы белән йөрделәр дә Кырым ханы Сәгъдәтгәрәй акчасы, Алтын Урданың алты акчасы, әзерләп куелган тимер коелмалар табылды. Бик күп әйбер табыла. Алтын Урда чорында биредә кеше бик күп булган, шәһәр гөрләп торган, халык бик яхшы яшәгән.

– Табылдыклар яхшы сакланганнармы?

– Без Болгарда, Биләрдә ничек табабыз, алар да нәкъ шулай сакланган. Башка табылдыклар белән чагыштырып, без аларның чорын билгелибез. Йозаклар, ачкычлар бик күп табалар. Димәк, биредә яшәүчеләрнең сакларлык әйберләре дә булган.

– Бу урыннарны республика дәрәҗәсендәге тыюлык итү мөмкинлеге юкмы? Җирне сөргән саен мәдәни катлам юкка чыга барачак бит.

Катмыш мәктәбе музееның кадерсез яткан экспонатлары. 11-14 гасырларда кулланышта булган тимер балта. Икечесе таш гасыр балтасы.
Катмыш мәктәбе музееның кадерсез яткан экспонатлары. 11-14 гасырларда кулланышта булган тимер балта. Икечесе таш гасыр балтасы.

– Мин һәр табылган урынның мәйданын, зиратын билгелим. Харитасын сызам, аңлатма бирәм. Алар барсы да китапта булачак. Шәһәр таптык. Анда утызлап Алтын Урда акчасы гына табылды. Араларында Үзбәк хан, Гөлстан акчалары да бар. Мин үзем белән археологларны алып килдем. Алар: "Без монда казый алмыйбыз, башта бу урынны мәдәни мирас исемлегенә кертергә кирәк, аннары гына эшкә тотына алабыз", диделәр. Килгәч шаккаттылар. Алтын Урда чоры тимер коелмалары, казаннар, йозаклар, ук очлары – ниләр генә юк анда. Өйрәнүче кеше юк. Бу урыннарны мәдәни мирас исемлегенә кем кертергә, артыннан кем йөрергә тиеш икәнлеге дә билгеле түгел.

Бездә археологлар да юк. Әнә хәзер Болгарга һәм Зөягә казу өчен акча бирәләр. Археологлар да биш-алты бөртек егет инде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG