Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Хисап пулатына төбәкләрнең чыгымнарын тикшерү вәкаләте бирү тәкъдим ителә


Алексей Кудрин
Алексей Кудрин

Хисап пулаты Русия төбәкләрендә чыгымнарны тикшерү өчен өстәмә вәкаләтләр алырга мөмкин. Әлеге үзгәрешләр тиздән Русия думасына тәкъдим ителәчәк.

Бюджет кодексына үзгәрешләрне хөкүмәт хуплаган дип яза "Ведомости".

Басма чыганагы сөйләвенчә, хәзерге вакытта Хисап пулаты һәм Федераль казначылыкның төбәкләр бюджетын тикшерү мөмкинлекләре чикләнгән. Канун өлегесе кабул ителгән очраката, бу оешмалар бюджетара трансфертларны һәм субсидияләрне контрольдә тота алачак. Акчалар максатчан тотылмаган очракта, Хисап пулаты чаралар күрә алачак.

Хисап пулаты белән Федераль казначылыкка бюджеттан Пенсия фондына һәм социаль һәм медицина иминияте фондларына бүленгән акчаны контрольдә тоту хокукы бирелә.

Канун өлгесе июльдә кабул ителер дип фаразлана. Ул 2019 елдан эшли башлаячак.

Май ахырыннан Хисап пулатын Алексей Кудрин җитәкли. Вазифага килгәч, ул үзенең төп бурычларының берсе дип коррупциягә каршы көрәш алымнарын камилләштерүне атады.

XS
SM
MD
LG