"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында китерелгән мәгълүматларга караганда, соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә язылган фәнни хезмәтләр бермә-бер кимегән. 2012 елда диссертацияләр саны 23 булса, 2017 елда – ике. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының диссертация шурасы ябылганга кадәр ел саен 12дән алып 20гә кадәр яклау булган.
Татар телендә фәнни хезмәтләр язылу да тукталды. Бу – Русиянең Югары аттестация комиссиясе (ВАК) таләпләре. Татар телендә якланган соңгы диссертация 2012 елда булган. Галимнәр бу проблем күптән кара сакал булып сузылып килә һәм бу фән өлкәсенә генә кагылган мәсьәлә түгел, аны милли телләргә, милли республикаларга тискәре караш, фән, мәгариф системында булган кимчелекләр белән бәйле дип әйтә.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин татар теле һәм әдәбияты фәненә кагылышлы фәнни хезмәтләрнең аз язылуына берничә сәбәп атады.
"Беренчедән, 1990нчы елларда татар теле игътибар үзәгендә иде. Мәктәпләрдә татар теле укытылды, фәнгә килүчеләр дә күп булды. Бүген татар теле мәктәпләрдән кысрыклап чыгарыла. Икенчедән, 2012 елда Русиянең "Мәгариф турында"гы канунына үзгәрешләр кертелде. Аспирантурада уку шартлары да, таләпләре дә үзгәрде. Аның нигезендә милли телләрдә фәнни хезмәтләр яза алмыйбыз, барысы урыс телендә булырга тиеш. Фәнни хезмәтләр язылмавына, аспирантларның аз булуына да бәйле. Алар бар, укыйлар, әмма ахыр чиктә фәнни хезмәтләрен якламаска да мөмкиннәр. Стипендия, хезмәт хакы югары түгел. Яшьләр аңа да игътибар итми калмый. Бусы – өченчесе. Дүртенчедән, буыннар алмашыну мәсьәләсе дә бар. 2000нче еллар ахырында килгән галимнәр яклап чыкты, эшкә урнашты. Шуны истә тотарга кирәк: аспирантлар булырга мөмкин, әмма алар ахыр чиктә диссертация яклыймы, юкмы – икенче мәсьәлә. Якламаучылар да бар”, дип аңлатты ул.
КФУның Татаристика бүлеге җитәкчесе Әлфия Йосыпова да Югары аттестация комиссиясенең таләпләре катлауланды, аспирантлар берничә мәкаләсен фәнни журналларда бастырырга, инглиз теленә дә тәрҗемә итәргә тиеш, "антиплагиат" системы да кертелде дип аңлатты. Сан сыйфатка чыга аламы дигәнгә генә галимнәр җавап бирә алмады.
КФУда татар теле һәм әдәбияты кафедраларында бүгенге көндә 22 аспирант белем ала, шуларның өчесе Татарстан бюджеты хисабына укый. КФУда ел саен моның өчен 5-6 бюджет урыны бүленә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бюджет урыннары 6, әдәбияткә 2 бюджет урыны, телгә – 2, сәнгать белән фольклор юнәлешеннән укырга теләүчеләргә берешәр урын. Институтта әлегә 16 аспирант исәпләнә. Бу сан күп түгел, бу да милли телләрдә уку-укыту системында үзгәрешләр кертелүенә бәйле ди галимнәр.
Яшьләрне фән дөньясына тартып китерү авыр, бу андагы стипендияләр күләменә дә бәйле. КФУда аспирантларның стипендия күләме – 3 мең сум, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында – 6 мең. Элекке елларда имтиханнар биргәч укырга ирекле булса, хәзер шартлар үзгәргән: һәр көнне укырга килергә кирәк. Ягъни аспирантурада укыган кешегә башка җирдә эшләп акча эшләве авырлаша. Шуңа да фән дөньясына кереп китәргә керемем нинди булачак, нинди акчага яшәрмен дигән уй тоткарлап кала.
Кеше ун ел укып, өч мең стипендия алып нәрсәгә йөз тотарга тиеш?
КФУда фәннәр докторы 60 мең сум хезмәт хакы алса, доцентлар – 40 мең сум. Хезмәт хакы ымсындыргыч булып күренсә дә фәнгә китәм дип торучылар чират тормый, чөнки татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә, гади итеп әйткәндә, вакансияләр юк.
Тел галиме, профессор Гөлшат Галиуллина “белем алу бер, әле кеше татар фәне өлкәсендә эшен табамы, юкмы – бу мәсьәлә дә бар”, дип аңлатты.
"Безнең буын кешеләре арасында фәнгә кереп китүчеләр күп булды, аннан соң да килделәр. Әйе, әлеге вакытта – торгынлык. Аспирантурага бару – ул уен эш тә, хобби да түгел. Аспирантурада белем ала ул, тырыша, зур хезмәт куя, энә белән кое казый, тик ахыр чиктә ышынычлы хезмәт урыны булакчакмы, хезмәт хакы югары булачакмы? Ул шуны күзаллап укый, белем ала. Ун еллап укып киләчәктә төгәл эш урының булмаса, нишләргә? Без бит югары уку йортлары өчен укытучылар, академия структуралары өчен фән хезмәткәрләрен әзерлибез. КФУдагы татар теле, әдәбияты кафедрасында эшләүчеләрнең уртача яше 45 яшь, пенсиягә кадәр әле шактый вакыт бар. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында шул ук хәл. Яшь кадрлар күп. Ун ел укып 3 мең стипендия алып бу кеше нәрсәгә йөз тотарга тиеш? Эш урының юклыгына төп сәбәп шушы бит", диде Гөлшат ханым.
Ким Миңнуллин фән ияләрен үстерүне дәүләт кайгыртырга тиеш, дигән фикердә.
Татар теле, әдәбияты турында фәнни хезмәтләрнең сан ягыннан кимүе зур зыян сала
"Татар теле, әдәбияты турында фәнни хезмәтләрнең сан ягыннан кимүе безгә зур зыян сала. Элек кандидатлык диссертациясе яклау бер дәрәҗә иде, укытучылар да фәнни хезмәт яза икән, зур алга китеш иде. Хәзер моңа игътибар итүче дә юк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы фән юлыннан китүчеләргә өстәмә ташламалар, аларны кызыксындыру чараларын күрергә тиеш. Укымышлы, дәрәҗәле кешеләр күп булырга тиеш. Сан ягы кимүе, бәлки, ул кадәр куркыныч та түгелдер, ә менә докторлык диссертацияләрнең язылмавы берничә елдан үзен сиздерәчәк. Кандидатлык диссертацияләрен әле азмы-күпме яклыйлар, әмма доктор дәрәҗәсенә баручылар аз. Без һәрберсен фәнни хезмәт язарга үгетлибез, кайда өстәл дә сугыла, кайда үтенеп сорала. Югары дәрәҗәдәге фән ияләрен әзерләү өчен фән докторлары булуы кирәк. Элекке елларда ун фәнни хезмәт языла икән, шуларның тугызы – кандидатлык, берсе – докторлык диссертациясе иде. Бүген язмыйлар, баш тарталар. Алга таба бу баш бәласенә әйләнәчәк. Киләчәктә фән докторлары буыны яңаруы кирәк бит", диде Ким әфәнде.
Татар теле, әдәбияты фәне үсешенең проблемнары шактый. Болар илдәге сәяси вазгыятькә, милли телләргә, милли мәгариф системына карата тискәре карашка бәйле. Азатлык татар теле, әдәбияты фәне үсешен тәэмин итү авыр булса, аны саклап калу юлы нинди дип кызыксынды. Фәнни хезмәтләрнең санын арттыру юллары нинди, галимнәр бу нисбәттән нишләде, нинди мөрәҗәгатьләр кабул ителде, хатлар язылды, Уфа, Мәскәү, Петербур галимнәре белән берләшеп бу мәсьәләне җәмәгатьчелеккә җиткерү эше башкарылдымы дип сорады. Әмма галимнәр бу мәсьәлә көн үзәгендә дип аклану белән чикләнде. Конкрет нинди адымнар ясалганы да, чаралар күрелгәне дә билгесез. Шулай да берничә ел элек татар телендә фәнни хезмәтләр язу, диссертацияләрне язу мәсьәләсен уңай хәл итүне сорап Татарстан президенты исеменнән Русия хөкүмәтенә дә, Русиянең Югары аттестация комиссиясенә дә хатлар юлланды дип исенә төшерде Ким Миңнуллин. Хатлар китә бара, алар җавапсыз кала. Рус теле генә фән теле була ала дигән урыслаштыру тегермәне татар телле фәнне тәмам юкка чыгырып бара. Әмма матбугат очрашуы галимнәрнең: "Без пессимист түгел" дигән сүзләре белән тәмамланды.