Accessibility links

Кайнар хәбәр

"90нчы еллар бандитларын куәт көчләре алыштырды"


Ксения Собчак чыгыш ясый
Ксения Собчак чыгыш ясый

Русиядә Петербурның элекке мэры Анатолий Собчак турында "Дело Собчака" дигән документ фильм күрсәтелә башлады. Казандагы премьерада авторларның берсе Ксения Собчак та килде.

Казанда "Дело Собчака" ("Собчак эше") фильмының премьерасына чират юк иде, күбесе чакырылган кунаклар, аккредитация узган журналистлар иде. Билет сатып алучылар булды, бәясе – 250 сум. Тамашачылар арасында Татарстан президентының матбугат хезмәте башлыгы Эдуард Хәйруллин бар иде. Журналистларның күбесен Ксениядә булган киемнәрнең бренды, кайда сатып алганы, ул Казанга килгән арада баласы кем белән калганы кызыксындырды.

Ксения Собчак: "90нчы еллар бандитларын куәт көчләре алыштырды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:46 0:00

Фильм вакытында башланмады, Ксениянең килүе тоткарланды. Ул тамашачыларны сәламләп, әлеге фильмны "мемориаль кино" түгел, ә "журналист эзләнүе" дип атаганын сөйләде. Фильм нигезендә Анатолий Собчак белән бәйле кешеләрнең интервьюлары ята. Алар арасында Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Виктор Золотов, Алексей Кудрин, Анатолий Чубайс, Александр Коржаков, Татьяна Юмашева, Валентин Юмашев, Людмила Нарусовалар бар. Ксения Собчак әтисен нинди пычрак алымнар белән вазифадан этеп төшерү фильмда ярылып ята дип сөйләде. Собчак Путинның бик күпләп күрсәтелгәне, артык йомшак, кече күңелле итеп тасвирлануы турындагы тәнкыйтьне телгә алып, ике сәгать чамасы дәвам иткән фильмда Путинның барлык сөйләве 6 минутка сыйган, аның алдыймы-юкмы икәненә тамашачы үзе бәя бирергә тиеш диде.

Ксения Собчакка Азатлык та берничә сорау бирде.

–​ Путин фильмны карадымы? Сез аннан интервью алганда нинди тойгы калды: ул дөресен сөйләдеме?

– Карагынмы-юкмы, анысын белмим. Без киноны президентка җибәрдек. Дөресен сөйләүгә килгәндә, ул – тәҗрибәле кеше. Путин конкрет исемнәрне атамый. Әйтик, бер урында Борис Ельцинның сак хезмәте җитәкчесе Александр Коржаков турында сүз барганы аңлашыла, ләкин ул фамилияләрне атамый. "Анда берничә кеше булды, шул исәптән президентның сак хезмәтеннән бер кеше дә", дип кенә кенә сөйли Путин. Ельцин һәм Собчак арасында килеп туган низагны күз уңында тотып сөйләгәндә дә Ельцин фамилиясен атамады.

Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

Собчак белән Ельцин арасында каршылыклар "шок терапиясе" вакытында була. Әти ул сәясәтне хупламый. Егор Гайдарны, Анатолий Чубайсны моның өчен ачулана, Совет берлегенең таркалуына да каршы була. Бүгенге күзлектән караганда, аны социаль-демократ дип атарга мөмкин. Әйе, азатлык кирәк, либераль кыйммәтләр кирәк, ләкин моңа халыкка карата циник сәяси алымнар белән ирешергә ярамый. Реформалар нәтиҗәсендә ил ачлыктан интегә. Бу хакта сөйләгәндә Путин "Анатолий Собчак Мәскәү гамәлләре белән бик үк килешеп бетмәде" дип кенә куйды. Ельцин фамилиясен атамады.

–​ Әгәр әтиегез исән булса, ул бүген кем булыр, нәрсә белән шөгыльләнер иде?

– Белмим. Без бу сорауны фильмда да бирәбез. Вакыт – зирәк. Без моны беркайчан да белмәячәкбез.

–​ Ничек уйлыйсыз, Анатолий Собчак тулыканлы сәясәтче була алдымы?

– Ул узган гасырның 90нчы еларында иң төп сәясмәннәрнең берсе булды. Аны бөтен илдә таныйлар иде. Беренче сайлауларда (1991 елның 12 июнендә Петербур мэры булып сайлана - ред.) ул 70тән артык процент тавышы җыйды. Ләкин аның абруыен алдан уйланылган план, вак ялганнар, гайбәтләр, яла ягулар белән юкка чыгардылар.​

– Ничек уйлыйсыз, 1990нчы еллар янә кайтырга мөмкинме?

– Яшьләр миндә өмет уята. Алар Совет берлеген бөтенләй хәтерләми, аларда "совок" сыйфатлары юк. Алар ни өчен ирекләрен кысарга тырышуларын, ни өчен ниндидер депутатларның кем белән йокларга рөхсәт ителә, ә кем белән ярамаганы турында өйрәтүен аңламый. Яшьләр моның белән ризалашырга әзер түгел. Алар элеккедән калган, иске телдә сөйләшкән хакимиятне аңламый. Яшьләр бу хакимиятне китәргә мәҗбүр итәчәк, аларның бу җитәкчелек белән бернинди уртаклыклары юк.

Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

Фильм турында сөйләгәндә Ксения Собчак изгелек эшләү хакына кино геройларының күбесе, шул исәптән Путин да канун бозарга мәҗбүр була дип сөйләде. Бүгенге көндә дә кануннарны бозмый гына яшәү авыр ди Собчак. "Тишкерүләр, янгын сүндерүчеләр, санэпидемстанцияләр... Алар синнән ришвәт алу өчен генә тырыша. Моның белән килешмәсәң, бюджет өлкәсендә эшләргә мәҗбүр буласың. Хакимияткә шул гына кирәк тә. Бу – дәүшми торрган, ил җитәкчелегенә тулысынча бәйле булган күпчелек. Аның бөтен мөмкинлеге – туры элемтәгә шалтыратырга тырышу. Әгәр актив эшмәкәр юлын сайласаң, бөтен җаваплылыкны үз өстеңә аласың, кануннар да бозарга туры килә. Ә бу инде бер кыек сүз әйтү белән синең артыңнан килеп җитәкчәкләр дигән сүз" , дип сөйләде Собчак.

Ул җинаять эзәрлекләвенә дучар ителүче Юрий Дмитриев, Кирилл Серебренниковлар турында да искә алып, "нахакка гаепләнәләр" дип әйтте.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Собчак шулай ук узган гасырның 90нчы елларындагы бандитларын бүген куәт оешмалары алыштырды дип саный. "Бандитлар 90нчы еллардагы кебек көчле дип уйламыйм. Аларны "силовиклар" алыштырды. ФСБ хезмәткәрләренең кемнең бизнесын яклавы, кемнедер таркатуы, утыртуы турында меңәрләгән очрак атарга була. Бу нормаль хәл түгел, хакимият вәкилләре бандитка әйләнде," диде журналист.

Документаль фильмның режиссеры – Вера Кричевская. Моңа кадәр аның мәрхүм сәясәтче Борис Немцов турында "Слишком свободный человек" ("Артык ирекле кеше") дигән документаль фильмы чыкты. Фильмның бюджеты, бәясе турында сорауга Ксения Собчак "ул зур сумма түгел, күп очракта "Собчак фонды" ярдәм итте", дип җавап бирде.

XS
SM
MD
LG