Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда пенсия яшен һәм ягулык бәяләрен арттыруга каршы урам җыенына 500ләп кеше чыкты.

Чараны "Русия коммунистлары" фиркасенең Чаллы бүлеге оештырды. Фирка җитәкчеләре шәһәр хакимиятеннән бу урам чарасына рөхсәт алганда "22 июнь - сугыш башланган көн. Сугышта һәлак булучыларны искә алырга җыелабыз", дигән сүзләр дә өстәгән. Русия хөкүмәте карарларына ризасызлык белдерәчәкбез дисәләр, чарага рөхсәт бирелмәячәген аңлагандыр.

Икенче дөнья сугышы турында берничә чыгыштан соң сүзләр бүген Русиядә пенсия яшен арттыру мәсьәләсенә күчте. Пенсия яшен арттыруга карата кискен фикерләр әйтелә башлагач, каршылык чарасын оештыручы, фирканең Чаллы бүлеге җитәкчесе Татьяна Гурьеваны тәртип саклаучылар читкә чакырып алды. Гурьева шушы сөйләшүдән соң халык алдына чыгып аңлатма бирде. "Миңа карата урам чаралары кануннарын бозган өчен беркетмә төзеләчәк. Органнар урам җыенын шушы билгеләнгән урында туктатуны таләп итте. Чөнки без гаризабызда бу чарада 400 кеше катнашачак дип күрсәткән идек. Хокук органнары бирегә килүчеләрнең 400 кешедән артып китүен һәм шуның белән безнең тәртип бозуыбызны, штрафлар салыначагын искәртте", диде ул.

Гурьева һәм аның тарафдарлары чара өчен бирелгән мәйданнан халыкны читкәрәк алып китеп, Җиңү паркында торган танклар янына барып, пикетны шунда дәвам итте. Бу чараны оештыручылар пикет дип атады. Шулай да чыгышлар да булды. Элек каршылык акцияләрендә чыгышлар булса, аны урам җыены дип бәялиләр иде. Ә бүген бер яңалык күренде: чыгыш ясаучыларның тавышлары көчәйткеч аша бирелмәсә, үз тавышы белән генә әйтсә, бу урам җыены саналмый, пикет буларак исәпләнә икән. Шулай да чыгыш ясаучыларның тавышлары ишетелмәүгә зарланучылар, "кайда тавыш көчәйткечләр?" дип кычкыручылар җитәрлек булды. Аларга оештыручылар "бу - безнең чынбарлык, болар-безнең хокукларны кысу. Кануннарны боза алмыйбыз. Шуңа тавыш көчәйткечсез генә сөйләргә мәҗбүрбез”, дип җавап бирде.

Җыен танк янында дәвам итте
Җыен танк янында дәвам итте

Каршылык чарасы барышында Азатлык Татьяна Гурьевага: "Мәскәү Кремле президент Путинның бүгенге пенсия реформаларына бернинди катнашы булмавын ассызыклап килә. Сез моңа ышанасызмы?" дигән сорау бирде.

Татьяна Гурьева
Татьяна Гурьева

"Бу - юк сүзләр. Президент белән килештермичә берни дә эшләнми. Ничек инде моңа президент катнашы булмасын ди? Аның вәкаләтләре чикләнмәгән. Ул теләсә кайсы канунны туктатып тора яки эшләтеп җибәрә ала. Әгәр кешеләр пенсия яшен арттыруны "халыкка каршы канун" дип кабул итә икән, шушы сүзләргә колак салып, ул бу канунны гамәлгә керттермәскә мөмкин. Әгәр пенсия кануннары гамәлгә керә икән, Путин отставкага китәргә тиеш. Ул бит мин президент булган чакта Русиядә пенсия яше артмаячак дип белдергән иде", диде Гурьева.

Путин, мин президент булганда пенсия яше артмаячак, дип вәгъдә иткән иде

Гурьева фикеренчә, пенсия яше үзгәрүгә карата халык әле үз фикерен әйтәчәк. Каршылык чаралары торган саен зураячак. Халыкның түземлеге дә бетәчәк. Ул шулай ук Русия халкын көнбатыш илләр халыклары белән дә чагыштырды. "Көнбатышта аз гына ошамаган кануннар турында сүз башланса, халык дәррәү урамнарга чыга. Бездәге халык түземле. Түзә-түзә дә, шундый итеп бәрә, бар Русияң селкенеп торырга мөмкин", диде Гурьева.

Хөсәен Хамматов
Хөсәен Хамматов

Чарада катнашкан Хөсәен Хамматовтан пенсия яшен арттыруга мөнәсәбәтен белештек. "Сүриядә, Кырымда, Донбасста, Молдованың Днестр буенда Русия яклы тәртипне тоту өчен галәмәт зур акчалар кирәк. Андагы вазгыятьне Русиянең газ һәм нефть акчаларына гына саклап, тотып булмавы ачыкланды. Хәзер соңгы берничә дистә ел алып барылган сәясәтне дәвам итү өчен хакимият Русиянең хәерче халкы, пенсионерлар өлешенә керә башлады. Бу күренеш элек-электән үк күзәтелә”, диде ул.

Сүрия, Кырым, Донбасс, Днестр буенда Русия яклы тәртипне тоту өчен галәмәт зур акча кирәк

Пикет-җыенда кабул ителгән резолюциядә "Без Русия хакимиятләренә үзебезнең конституцион хокукларыбызның катгый кысылган шартларда яшәргә теләмәвебезне белдерәбез. Илнең хәле катострофага тиң. Социаль хокуклар һәм халыкның яшәеше буенча без 100 елга артка ыргытылган. Халыкның эшкә һәм иң кечкенә хезмәт хакына булса да хокулары гарантияләнмәгән" диелә. Шушында ук "хәерчеләр хезмәт хакы"на кешеләрчә яшәп булмавы, балаларны тәрбияләп үстерү мөмкин түгеллеге белдерелә. Җыен кабул иткән карарда Русиядә пенсия яшен күтәрү - ул халыкны талауга, аның бер өлешен эшсез дә, пенсиясез дә калдыруга юнәлдерелгән булуы әйтелә. "Эшсез дә, пенсиясез дә калган халык бары үлемгә генә хөкем ителә", дип тә белдерелде.

Резолюциягә имза җыю
Резолюциягә имза җыю

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG