Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җитәкчеләре милләтне алдаудан туктап, аны саклау эшенә керешергә тиеш


Сулдан: Фәрит Мөхәммәтшин, Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов

Татар теленә, гомумән татарлыкка каршы башланган яңа һөҗүм сурәтендә Татарстан җитәкчелеге ни эшләргә тиеш? Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үз язмасында аларга түбәндәгеләрне киңәш итә.

Татарда бер начар сыйфат бар – “Без булдырабыз!” дип бар дөньяга нәгърә оралар да, эшләре барып чыкмаса, җиңелүне дә җиңү итеп күрсәтергә тырышалар. Башка очракларда бу алым үзеңне юатырга яраса да, тел мәсьәләсендә бер-береңне алдау һич ярамый, чөнки тел мәсьәләсе – милләт мәсьәләсе ул! Һәм бу алдау-алдануның очы бик тиз чыгачак һәм киләчәктә алдыбызга тәмам телсез калу булып килеп басачак. Димәк, милләткә дә, бер-беребезгә дә дөресен әйтеп сөйләшер вакыт җитте. Ә дөреслек нәрсәдә соң?

19 июнь көнне Мәскәүдә милли телләргә каршы канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде, чигенергә урын калдырмас өчен, ул хәтта аерым карар белән дә ныгытылды. Аннан күренгәнчә, урыннарда милли телләрне укыту мәктәп програмының мәҗбүри өлешендә калдырыла, әмма аны уку-укымауны ата-аналар хәл итә, ягъни, ихтыяри була. Күреп торасыз, икенче шарт беренчесен юк итә, бу – милли телләрдә укыту мәҗбүри булмый дигән сүз. Ата-аналарга әллә ни өмет багларга ярамый, чөнки бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) урысча булгач, алар балаларына шул телне сайлаячак. Баласының киләчәге хакына аның туган телен "урыс" дип яздырган ата-ананың өендә баласына милли тәрбия бирә алуына да өмет юк.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Укытучылар да үзләре өчен җайлыны сайлаячак. Хәзер шәһәрләрдә генә түгел, саф татар авылларында да, шушы имтиханнар хакына, бөтен предметларны русча укыта башладылар. Җеп очында гына эленеп торган татар телен узган көздә прокурор балтасы тапаган булса, хәзер канун белән бетереп куячаклар. Чөнки тел белән бергә мең еллык милли әдәбият, язма сүз белән бәйле мәдәният, сәнгать тә юкка чыгачак. Татарча матбугат, радио-телевидение бетәчәк, чөнки болар барысы да милли тел белән бәйле. Милли телдә укырга, язарга, фикерләргә бары тик милли мәктәп кенә өйрәтә ала. Бу гомер буе шулай булды, бар дөнья шулай яши, үз-үзен шул рәвешле саклап кала.

Татар теленең һәм милләтнең алдагы язмышы нинди буласын беләсегез килсә, Урал аръягына барып карагыз, анда 60 яшьтән түбәннәр татарча укый-яза белми инде, чөнки мәктәптә эләкмәгән. Урыслар белән катнаш никахлар 80-90 процент. Русиянең күп төбәкләрендә шушы хәл. Инде шушы телсезлек, милли мәктәпсезлек фаҗигасе Татарстанга да яный, ә Татарстан – ул татар халкының үзәге, оешып яши һәм сакланып кала торган бердәнбер урыны. Инде Татарстанда да татар теле бетсә, милләт үзе дә бетәчәк, урысча укыган бер-ике буында тел өзеләчәк, татар халкы урыс милләте составына күчәчәк. Бу – котылгысыз хәл, Думадагы соңгы кануннар да шуның өчен кабул ителә - татарны рәхимсез рәвештә, ихтыяри-мәҗбүри урыс аранына куып кертәләр, һәм ул аннан чыга алмаячак инде. Дин юк, тел юк, мондый кыйбласыз кавемне кытае да, урысы да бик тиз кабып йотачак...

Инде безгә нишләргә?

1. Халыкка дөресен аңлатырга кирәк

Иң беренче, халыкка дөресен сөйләргә кирәк, тел белән бергә милләтнең дә юкка чыгу куркынычын аңлатырга кирәк. Бу – Татарстанның дәүләт сәясәте булырга тиеш. Чемпионатларга алданып, милләтне читләр казанына салырга ярамый, бүген туп типсәләр, иртәгә безнең башларны тибәргә мөмкиннәр! Әгәр татар үзенең милләт буларак бетүе белән ризалаша икән, бу дин һәм ирек өчен корбан булган әби-бабаларыбызның изге рухына хыянәт итү булачак. Тарихка хыянәт, үз-үзеңә хыянәт, милләтеңә хыянәт, киләчәгеңә хыянәт... Без хәзер шушы утлы чиктә басып торабыз, татар халкының милләт буларак исән калуы хәзер һәрберебездән тора.

2. Мәскәүгә барып кабат сөйләшеп карарга кирәк

Татарстан җитәкчеләренә, милли телләргә каршы бу мәкерле канун кабул ителгәнче, Мәскәүгә барып, Русия җитәкчеләре белән тагын бер тапкыр сөйләшеп карарга кирәк. Бу җаваплы эшне Шәймиев белән Миңнеханов үз өстенә алырга тиеш. Югыйсә, алар да "Без бу канун проектыннан канәгать" дигән куркыныч сүзләр ычкындыра башладылар. Имеш, әле икенче укылыш бар, шунда нидер үзгәртергә була икән.

3. Бу канунны бөтенләй кабул иттертмәскә кирәк

Юк, егетләр, үз-үзегезне дә, халыкны да алдамагыз, икенче укылышта төп принципиаль нәрсәләрне үзгәртеп булмаячак! Ә бу канунның төп максаты – урысларга җирле халыкларның телен укытмау һәм җирле халыкларга үз телләрен укытмау. Алар шушы принциплардан бер адым да артка чигенмәячәк. Хәзер Шәймиев белән Миңнехановның милләт алдында төп бурычы, тарихи миссиясе – милли телләргә каршы бу канунны бөтенләй кабул иттертмәү, алай эшли алмасалар, урыннарда милли телләрне һәм республикаларның дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны таләп итү. Шушыннан чигенергә ярамый!

4. Халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк

Инде Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турындагы Декларациясен, референдум нәтиҗәләрен дә искә төшерер вакыт җитте. Тел мәсьәләсендә халыкара мәхкәмәләргә мөрәҗәгать иткәндә өстәлләрдә шушы мөһим документлар ятарга тиеш. Заманында Татарстан барысын да халыкара хокук нормаларына таянып канунлы эшләде, хәзер үзебезне шушы институтлар аша да яклар вакыт җитте. Милли шураның, Татар конгрессының төп эше дә менә шулар булырга тиеш – милләтне халыкара мәйданнарда яклау һәм даими рәвештә татар халкы белән эшләү. Ә милли хәрәкәтнең төп максаты – татар халкын үз бәйсез дәүләтен торгызырга әзерләү, чөнки дәүләтсез милләткә беркайчан да үзенчә яшәргә ирек бирмәячәкләр, Русиянең биш гасыр буе татарларга каршы алып барган юк итү, геноцид сәясәте – шуның ачык мисалы. Болар турында җитәкчелек тә, халык та белеп торырга һәм ашыгыч чаралар күрергә тиеш.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG