Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар гаиләсендә ана белән 8 яшьлек улын пычак кадап үтергәннәр


27 июнь кичендә Акмәчет янындагы Давыдовка авылында Назмия исемле 33 яшьлек кырымтатар хатынын һәм аның сигез яшьлек улын пычак кадап үтергәннәр.

Хатын шунда ук үлгән, баланы хастаханәгә китергәннәр. Ләкин ул да анда җан биргән.

Беренче мәгълүматларга караганда, үтерүче урам буйлап йорттан-йортка ачык ишекләр аша кереп йөргән. Назмияне һәм аның улын аш бүлмәсендәге пычак белән кадап үтергән. Аннары шул ук урамдагы машинаның тәрәзәсен ваткан, күрше йортның ишек тоткасында кан эзләрен калдырган.

Мәрхүмәнең тагын ике баласы калган. Үтерүче тоткарланган. Ул 23 яшьлек егет диелә.

Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләүләр һәм үтерүләр Русия ярымутрауны 2014 елда аннексияләгәннән соң башланды. Русия иминлек көчләре кырымтатарларның өйләрендә тентүләрне даими уздырып килә. Кырымтатарларны иминлек хезмәткәрләре яки билгесез кешеләр көч белән алып китә. Алып кителгәннәрнең кайберләре югала яки үле килеш табыла. Изоляторда үлүчеләр дә бар.

Халык арасында Кырым аннексиясеннән соң, ярымутрауга Русиянең төрле төбәкләреннән чит-ят кешеләр килә башлады, алар рәтендә җинаять төркемнәре әгъзалары, аерым җинаятьчеләр дә бар дигән хәбәрләр йөри. Кырымга "русский мир" килде дигән курку да сизелә.

XS
SM
MD
LG