Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телләрне уку турында җәмәгать тыңлаулары үткәрү тәкъдиме кире кагыла


Русия Федерация шурасының Конституцион канунчылык һәм дәүләт корылышы комитеты кырымтатарларның туган телләрдә укыту һәм аларны өйрәнү турында җәмәгәть тыңлаулары үткәрү тәкъдимен кире какты.

Комитет рәисенең беренче урынбасары Людмила Бокова мондый тыңлаулар үткәрү җирле хакимият оешмалары карамагында диелгән хат юллаган.

Өстәмә рәвештә кырымтатарларга юлланган хатта укучыларга туган телләрне өйрәнү, теләгән телне сайлау мөмкинлеген тәэмин итү өчен канун өлгесенең икенче укылышында федераль уку стандартлары туган телләрдә укуны тәэмин иткән маддәләр белән тулыландырылырга тиеш диелә.

Русия думасы депутаты Юрий Левицкий һәм думаның Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никоновның Акланган кырымтатар халкы хокукларын химәя итү кырым инициатив төркеме вәкиле Ильяс Беляловка туган телләр турында җавап хаты да Федерация шурасыннан килгән хатка аваздаш, тик монда инде бу канун өлгесенә кагылышлы саннар да китерелә. Мәсәлән, бу канун өлгесенә бәя биргән 69 төбәк шураларының 68-е уңай, берсе тискәре, 74 төбәк башкарма хакимиятенең 73-е уңай, берсе тискәре бәя биргән.

Бүгенге көндә туган телләрне өйрәнү турында федераль үзәк раслаган исемлектә тик биш тел дәреслекләре, ягъни татар, башкорт, алтай, чечен, хакас телләре дәреслеге, 13 тел, шул исәптән татар һәм кырымтатар телләренең уку програмнары бар диелә.

Шуны да әйтергә кирәк, туган телләрне, республикаларның дәүләт телләрен уку мөмкинлеген тәэмин итү өчен канун өлгесенә тиешле маддәләрне кертү тәкъдим ителә, ләкин бу телләр укучылар сайлаган очракта укытылачак дигән аңлатма да бирелә.

Бу инде урыс телен укуга сәгатьләр берничә тапкыр күп булачагына мөмкинлек бирә

Республикаларның дәүләт телләре мәктәпләрдә мәҗбүри укытылачагы хакында сүз юк, ә менә урыс телен дәүләт теле буларак өйрәнүдән тыш, аны туган тел кебек тә, укучылар сайлап алган тел кебек өйрәнү мөмкинлеге дә бар. Бу инде урыс телен укуга сәгатьләр берничә тапкыр күп булачагына мөмкинлек бирә дигән сүз.

Шулай итеп, республикаларның дәүләт телләре, шул исәптән татар һәм кырымтатар телләре дәүләт телләре булса да, бу телләрдә укыту, йә уку мөмкинлеге әни-әтиләр гариза язса гына булачагы аңлашыла. Димәк, мәктәпләрдә хәтта чит ил телләрен бернинди гаризасыз өйрәнергә мөмкин, ә республикаларның асаба, төп халыкларының дәүләт телләре итеп канунлаштырылган үз туган телләрен тик гариза язылса гына өйрәнә алачаклар. Федераль шура, Русия думасы кырымтатарларга юллаган хаттан шундый нәтиҗә ясарга була.

Решат Аблязисов (c) һәм Ильяк Белялов (у)
Решат Аблязисов (c) һәм Ильяк Белялов (у)

Думага хатны юллаган Акланган кырымтатар халкының хокукларын химәя итү кырым инициатив төркеме вәкиле Решат Аблязисов бу канун өлгесенә борчылу белдерде. “Алар бу канунны үткәрәчәк, чөнки инде беренче укылышта аны яклап 370-кә якын депутат тавыш биргән иде. Безне урыс телен дә туган тел итеп укыту мәсьәләсе борчый. БДИны урыс теленнән бирү мәҗбүри булганга, әти-әниләрнең туган тел буларак урыс телен сайлау ихтималы зур. Димәк дәүләт теле буларак укытылган урыс телен тагын туган тел итеп тә җәдвәлгә кертү мөмкинлеге кырымтатар телендә укытуга зыян китерәчәк дигән курку бар бездә”, диде Азатлыкка Аблязисов.

Кырымда югары түрәләрнең вазифадан китүе мөмкин

Кырымтатар халкының хокукларын химәя итү кырым инициатив төркеме вәкиле Ильяс Белялов Русия думасыннан килгән хатка бәйле фикерләрен Азатлык белән уртаклашып узган атна башында (9 июль) Кырымга ФСБ җитәкчесе Николай Патрушевның килуе очраклы түгелдер диде:

Кырым мөфтие Эмирали Аблаев та муллаларга тел мәсьәләсенә тыкшынмаска киңәш итә

"Без кырымтатар теле мәсьәләсе турында Акмәчеттә галимнәребез катнашында тагын бер конференция үткәреп, аның карарларын Мәскәүгә юлламакчы булдык, ләкин Кырым инженер-педагогия университеты президенты Февзи Якубов безгә конференцияне үткәрү өчен урын бирмәде. Кырым мөфтие Эмирали Аблаев та муллаларга тел мәсьәләсенә тыкшынмаска киңәш итә.

Думада канун өлгесенә беренче укылышта тавыш биргән, Мәскәүдә Кырым депутаты булып утыручы Руслан Бальбек безнең тел турында беренче конференциябезнең аңа биргән резолюциясен һәм концепциябезне тиешле комитетка җиткермәгәннән соң аның депутатлыктан китүен таләп иттек. Бальбекның Кырымда төрле вазифаларга, шулай ук кырымтатар мәктәпләрендәге вазифаларга үзенең кешеләрен утыртканы, театрбызның җитәкчесен вазифасыннан алдыртуы һәм башка шундый эшләре өчен без Думаның Этика комитетына хат юлладык, комитет җитәкчесе Отари Аршба белән очраштык. Бездә булган мәгълүматка күрә, аның мәсьәләсе, хәтта депутатлыктан китүе каралачагын көтәбез. Гомумән, без Кырымда хакимияттән иң югары дәрәҗәдәге түрәләрнең китүен фараз итәбез. Кырымның Җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффеның Кырымда тел мәсьәләсендә берьяклы карашы милләтара мөнәсәбәтләрне киеренкеләштерүгә юнәлдерелгәнен дә Мәскәүгә җиткердек.

Бу канун өлгесен думада хуплаган Татарстан депутатлары да аннан китәргә тиеш

Минем фикеремчә, тел турындагы бу канун өлгесен думада хуплаган Татарстан депутатлары да аннан китәргә тиеш. Без Татарстан галимнәренә, матбугатына тел турында кабул иткән карарларыбызны, таләпләребезне юлладык. Безгә мәгълүм булганча, Мәскәү Татарстанга 100 миллиард сум акча аерган. Алардан 40 миллиарды инде килеп төшкән. Безнең фикеребезчә, бу тел өчен көрәшмәүнең бәясе булса кирәк.

Без Русия думасына, Федераль шурага тел, Кырым мәсьәләсе турында 150-дән артык хат юлладык, күп очрашулар үткәрдек һәм төрле комитетлар, депутатлар белән элемтә урнаштырдык. Думада безнең активлыгыбызны иң зур активлык дип бәяләгәннәр. Моның нәтиҗәсендә алар Кырымда булган, белмәгән нәрсәләрне белгәннәрен сөйләделәр безгә. Патрушевның Кырымга килүендә безнең дә ниндидер өлешебез бардыр дим. (Патрушев Кырымда тотрыксызлык ихтималын чит илдә булган Кырымтатар мәҗлесенең җитәкчеләре эшчәнлеге белән бәйләде - ред.) Хәзер без тел мәсьәләсендә тагын бер документ әзерләп аны 18 июльгә хәтле Мәскәүгә җибәрергә тиешбез" диде Ильяс Белялов Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG