Accessibility links

Кайнар хәбәр

Орхан Джемаль җеназасы Мәскәү җәмигъ мәчетендә үтәчәк


Орхан Джемаль (1966-2018)
Орхан Джемаль (1966-2018)

Африкада үтерелгән журналистларның җәсәдләре Мәскәүгә кайтарылды. Русия тикшерү комитетына экспертиза башкару өчен кимендә ике көн кирәк булачак.

Үзәк Африка республикасында үтерелгән журналист Орхан Джемаль, оператор Кирилл Радченко һәм режиссер Александр Расторгуевның җәсәдләре якшәмбегә каршы төндә Мәскәүгә кайтарылды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Джемальның дусты Максим Шевченко хәбәр итүенчә, Русия тикшерү комитетына экспертиза башкару өчен кимендә ике көн кирәк булачак.

Орхан Джемаль җеназасы 7 августка билгеләнгән. Ул Мәскәү җәмигъ мәчетендә үтәчәк. Соңнан ул Хован зиратында җирләнер дип көтелә.

Радченко һәм режиссер Расторгуевның җеназасы турында әлегә хәбәр ителми.

Орхан Джемаль, Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуевның үтерелүе турында 31 июль билгеле булды. Алар Үзәк Африка республикасына "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү өчен килгән булган.

XS
SM
MD
LG